Беренче журналистларыбызның берсе

2015 елның 10 июне, чәршәмбе
Беренче журналистларыбызның берсе
Бирәм дисә колына, чыгарып куяр юлына, дигән халык мәкале бар. Газетабызның 85 еллыгы уңаеннан мәгълүматлар туплаганда, күпме тырышсак та, 30–40нчы елларда, сугыш чорында эшләгән хәбәрчеләребез турында белә алмадык. Әмма насыйп эш таш ярыр, диләр.
Бервакыт Казанда үткән татар хатын–кызлары форумында катнашучылар Арчага кунакка кайтты. Алар белән педагогика көллиятендә очрашып, кайберләре белән аралашырга да туры килде. Кем һәм кайдан булуларын бейджикларыннан белдем. Шунда Киевтан килгән өлкән яшьтәге бер ханымны күреп алдым һәм аннан Украинада бүгенге көндә татарларның тормышы белән кызыксынырга булдым.
– Бездә татарлар бердәм булып, бер–берсенең ярдәмен тоеп, дус һәм тату яши, – диде Римма Гыйззәтуллина (ул Киев татар җәмгыяте җитәкчесе булып чыкты). – Арча ягы мине татар хатын–кызларыннан беренче югары белемле журналист Мансура Галеева туган як булуы белән дә кызыксындыра. Минем аның турында язмаларым бар, әле дә мәгълүматлар туплыйм. Мансура ханымның туган ягы Сеҗедә дә буласым килә.
Римма ханымның бу сүзләре алтын бәясенә тиң булды. Менә бит, күктән көткәнне Аллаһ Тәгалә үзе җирдә китереп бирде. Ни өчен, дисезме? Чөнки Мансура ханым утызынчы елларда “Колхозга” (“Крепим колхозы”) газетасында хәбәрче булып эшләгән, шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил махсус аны күрү өчен редакциягә кергән.
Ашыгыч арада Римма ханым белән әллә ни сөйләшеп булмады. Әмма бу очрашу миндә коллегабыз Мансура ханым турында тулырак мәгълүмат туп-лау теләге тудырды. Арча районыннан чыккан танылган шәхесләр турында күп китаплар басылып чыкты, тик аларның берсендә дә журналист Мансура Галеева искә алынмаган.
Беренче булып Сеҗегә шалтыратып карарга булдым. Кем дә булса аның турында белми калмас. Ә җепнең очы табылса, йомгакны чишүе авыр түгел. Тик кемнән сорарга? Күзне йомып, карандаш белән бер фамилиягә төрттем. Телефонны Гөлзада Җамалиева алды.
– Белдем, белдем кем икәнен. Мансура апаның сеңлесенең кызы җәен авылга кайтып тора. Дачасы бар. Әле дә Сеҗедә ул, – диде Гөлзада ханым бер мизгел генә уйланып торганнан соң һәм телефонын да бирде.
Сафура апаның кызы Алия ханым бик теләп аралашты. “Аның турында халыкка җиткерәсем килә иде. Тик җаен гына таба алмадым”, – диде. Мансура ханым турында бик күп мәгълүматлар бирә алуын әйтте.
Менә без Сеҗедә. Элеккеге еллардагы фоторәсемнәр тупланган фотоальбом, һәрберсенең үз тарихы. Алия ханым алар турында якын итеп, яратып сөйли.
– Менә монысы Мансура апаның үз куллары белән язып калдырган автобиографиясе. Монысы – 7 буынга кадәр тупланган нәсел шәҗәрәсе, – диде ул өстәлдәге кәгазьләргә күрсәтеп.
Түземсезлек белән автобиографиясен кулыма алам. “Мин империалистик сугыштан соң, Октябрь революциясе алдыннан урта хәлле Кәшифә һәм Мөхетдин Галеевларның 10 балалы гаиләсендә беренче бала булып тудым. Әтием оста тегүче булган. Киемнәрне безгә ул тегә иде. Барлык балаларын да өйрәтте. Бабам Мөхәммәтгали бай яшәгән. Безнең әби, бабайның икенче хатыны, 6 малай тапкан. Шуңа җирне дә күп биргәннәр, бабай хәтта артык икмәкне сата торган булган. Беренче хатыныннан булган кызының улы (кызы Курсага кияүгә чыккан), татар язучысы Усман Бакиров, “Яшь ленинчы” газетасын оештыручы. Казанга эшкә килгәч, миңа бик зур ярдәм итте. Ә икенче хатыныннан булган өлкән улының балалары Гали һәм Вәли Благовещенскка киткәннәр, анда хәтта үзләренең сәүдә йортлары да булган. Әтине дә үз яннарына алдыр- ганнар. Приказчик булган. Тик Октябрь революциясе аларның тормышларын бөтенләй үзгәрткән”.
Мөхетдин ага Уральскига күчкән, типографиядә экспедитор булып эшләгән, гармунда уйнарга өйрәнгән, үзешчән сәнгатьтә катнашкан. Бөлгәч, Сеҗегә кайткан. Соңыннан сәнгатькә мәхәббәтен балаларына да сеңдергән. Ә җырга, музыкага мәхәббәт Мансурага беренче укытучысы Кәрим Яхиннан килгән.
Дүртенче сыйныфны тәмамлаганнан соң әтисе Мансураны Күлле-Кимегә 7 еллык мәктәпкә җибәрми, ә район үзәге Арчага алып китә.
– Син Андриан Гурьянов абыеңда яшәрсең. Русча өйрәнергә дә әйбәт булыр, – ди.
Мансура авылын бик сагына, җае чыккан саен кайту ягын карый. Үзе белән укыган Яңа Чүриле малайлары белән кузгалып барган вагонга ябышалар да, Чүриле турысында кырыйга сикерәләр. Әмма сагынып елаулары турында әтисенә бер сүз дә әйтми. Бер елдан кыз, чыннан да, русча яхшы сөйләшә башлый. Өйдән алып килгән азык–төлек беткәч, типографиягә булышырга бара. Анда аны ашаталар, язарга кәгазь бирәләр.
9 еллык мәктәпне тәмамлый алмый кыз, 1930 елда яңа оешкан “Колхозга” һәм “Крепим колхозы” газетасы редакциясенә эшкә керә. Ул “Яшь ленинчы”, “Кызыл яшьләр” һәм Мәскәүдә татарча чыгарылган “Коммунист” газетасына да мәкаләләрен җибәрә. Күп яза, тик барысы да басылмый. Шунда ул Мәскәүдә яшәгән Муса Җәлил һәм Салих Баттал белән таныша. “Коммунист” газетасы бүлек мөдире буларак, Муса Җәлил аңа җаваплар яза, киңәшләрен бирә.
– Ә бервакыт алар Габдулла Тукай музее төзелеше барышын күзәтү өчен Арчага кайттылар, – дип яза Мансура Галеева. – Район газетасы редакция- сенә дә сугылып чыгарга булганнар. Муса Җәлилнең минем белән танышасы килгән. “Сезнең районда Мансура Галеева исемле хәбәрче бар, чакырыгыз әле шуны”, – дип мөрәҗәгать итте ул безнең мөхәррир Габдрахман абый Кадыйровка. Габдрахман абый миңа күрсәтте дә: “Менә безнең бал кортыбыз шушы була инде”, – диде. Муса Җәлил ирексездән елмаеп куйды. Аннан бер сүз әйтмичә чыгып китте. Мөхәррир урынбасары Мөнир Нуретдинов, хәбәрче Гали Галиев, рус газетасы мөхәррире урынбасары Павел Семенов көләргә тотындылар. Янәсе, мин Мусага ошамадым. Чарланган каләмле журналист күрергә теләгән, күрәсең. Ә мин гади генә киенгән, ябык, оялчан 14 яшьлек кыз.
Мансура Арчада озак тоткарланмый, ике елдан соң Казанга китә, “Яшь ленинчы” газетасында эшли. Анда тагын Муса Җәлил белән очраша. Кыз турында онытмаган шагыйрь, аның киләчәген кайгыртып йөри икән. Ул аңа Мәскәүдә Бөтенсоюз журналистика институтына керергә тәкъдим итә. “Керә алмам, дип кайгырма, үзем ярдәм итәрмен”, – ди. Мансура шулай Мәскәүгә китә, тулай торакка урнаша. Татар кызына беренче елларда институтта уку авыр бирелә.
Беренче иншасын ул 17 хата белән икелегә яза. Укытучысы Владимир Осипов исемле егеттән кызга ярдәм итүен сорый. (Ире Владимир белән танышулары шулай башлана, тора–бара мәхәббәткә әверелә, өйләнешәләр, 55 ел бергә яшиләр, ике бала үстерәләр). Муса абыйсы һәрдаим ярдәм итеп тора.
Ә Киевка Мансура Галееваны язмыш китерә. Сугыш башлангач, ирен фронтка озатканнан соң, гаилә Кыргызстанга җибәрелә. Ачлыгын да, ялангачлыгын да, җир тетрәүне дә кичерә Мансура, әмма яраткан эшен ташламый, хәтта нәни баласы белән редакциядә төн кунарга да кала. Аннан Ленинград һәм Киев. “Киевта башта “Днепровский водник” газетасы редакциясендә эшли, аннан Киев дәүләт университетында журналистика факультетында укыта. Лаеклы ялга чыккач та эшен дәвам итә.
– Мансура апа үтә дә тәвәккәл, чая хатын була. Киевта аны башта Мара Галеевна дип атыйлар. Мин татар һәм минем татарча исемем бар, дип каршы төшә. Шуннан аны Мансура Чингисхановна дип йөри башлыйлар, – ди Алия. – Озак еллар аралашып тордык. Ел да кайталар иде. 2013 елда 97 яшендә вафат булды. Украинада чуалышлар башланганнан соң балалары белән дә элемтә өзелде. Туганнары калмады да инде. Компрессор заводы директоры булып эшләгән бертуган энесе Әхмәт ага Галиев та вафат булды.
– Мансура Галеева Киевта бик дәрәҗәле кеше иде. Лаеклы ялга чыккач та тик ятмады, – диде аның турында Римма Гыйззәтуллина. Җәмәгать эшендә актив катнашты.“Шатлык” татар җыр фольклор ансамбле оештырды, җитәкчесе һәм хормейстеры булды. Алар хакында хәтта Мәскәү радиосы да сөйләде. Язмышның мондый кеше белән очраштыруына мин бик шат.
“Киев татарлары белән таныштым. Дүрт ел мөселман университетына дәресләргә йөрдем. Коръәнне яхшы укыдым, намазны калдырмадым. Киев татарлары турында материаллар туплап, китап чыгардым. “Арранд” һәм “Дуслык” журналы эшендә катнаштым”, – дигән юллар бар автобиографиясендә.
Менә нинди шәхес эшләгән безнең редакциядә. Киләчәгеңне беләсең килсә, үткәнең белән таныш, диләр. Мондый данлыклы хезмәткәрләре булган редакциянең киләчәге дә бар.
Гөлсинә Зәкиева
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International