Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Куллары алтын Гөлнараның
2015 елның 3 июле, җомга
Куллары алтын Гөлнараның
Алтын куллы осталардан ак көнләшү белән көнләшәм, аларның эшләренә кызыгам, тырышлыкларына сокланам мин. Һәр хезмәт вакыт кына түгел, искиткеч зур сабырлык та сорый бит. Шушмабаш урта мәктәбе каршында һәм ишегалдында ясалган сыннарны күреп аптырап калдым. Аларның кем эше булуы белән кызыксындым.
– Озынайтылган көн төркеме укытучысы Гөлнара Шәвәлиева ясый аларны, – диде мәктәп директоры Рәзилә Шәймәрданова. – Кышын боздан, җәен кул астында булган бар нәрсәдән шундый матур әйберләр ясый ул. Өендәге мичен дә бизәп тышлап куйды.
Аның сүзләре технология укытучысының үзе белән танышу теләге тудырды. Директор үз кул астында эшләгән һәр кеше турында андый мактау сүзләре яудырмый. Димәк, юкка түгел.
Гөлнара Шәвәлиева Шушмабаш кызы. Шушында туып–үсә, мәктәбендә укый, кияүгә чыга, тормыш кора.
– Мәктәптә укыганда ук бәйли, әйберләрне үзгәртеп тегеп кия идем, – ди Гөлнара. – Гаиләдә биш бала булсак, дүртебез кыз. Кыз, малай эше, дип торырлык булмады. Әти белән урманга да йөрдек, утынын да кисеп ярдык. Әни дә, әти дә жәлләп тормады безне, тормышка яраклашып, бөтенесен белеп үссеннәр, дигәннәрдер. Моның өчен аларга бик рәхмәтле мин. Әни ягы да, әтинеке дә кул эшенә оста булган. Безгә дә алардан килгәндер. Апалар пешерүгә оста. Әлфинур апам мендәр чистартып, тышларын тегеп кәсеп итә. Аның белән бергә укыдык без.
Кыз индустриаль педагогика техникумына укырга керә. Теләге–технология укытучысы булу. Биредә аларны тегәргә, чигәргә, хәтта штукатур–буяучы хезмәтенә кадәр өйрәтәләр.
Өченче курста укыганда кыз кияүгә чыга. Дәүләт имтиханын бирергә баласы белән бергә бара. Ире Дамир бала карап кала. Дипломлы белгеч үзе белем алган Шушмабаш мәктәбеннән дә артмый.
– “Оста куллар” түгәрәге дә алып барам. Аяк астындагы бөтен кирәксез, дип ташланган әйберләргә яңа тормыш бирергә өйрәтәм. Мәсәлән, ташландык каплар, савытлар, шешә капкачлары, пластик савытлар һәм башкалар. Барысын да җыеп барам, ясыйм, аннан соң балаларга өйрәтәм. Бүләккә бирерлек әйберләр килеп чыга. Хыялый балалар бар. Укырга сәләтле булмасалар да, эшкә куллары бара. Шуларны күреп алып, дөрес юнәлеш бирү – баланы үстерү ул, – ди Гөлнара Шәвәлиева.
Моннан тыш, ул балаларны өстәл әзерләү, өстәл янында үз–үзеңне тоту серләренә төшендерә, һаман әти–әниләреннән акча сорамас өчен, үз куллары белән бер–берсенә бүләк әзерләргә өйрәтә.Үзе дә тик тормый. “Хыялым чын дизайнерларча бизәп сын ясау иде”, – ди Гөлнара Шәвәлиева. –Шуны тормышка ашырмыйча тынычлана алмадым”. Бервакыт мәктәптә төзекләндерү эшләре барганда керү юлларын матурларга була. Директордан рөхсәт тә ала. Тик нәрсәдән? Шунда күзе калдык–постык кирпечләргә төшә. Нигезен салып, шул кирпечләрдән өеп, фән символы булган ябалак сыны ясарга була һәм эшләп тә чыга. Канализация чокырына чәчәклек итеп ясап куя. Аннан тагын әллә нинди сыннар пәйда була. “Укучылар да, укытучылар да булышты”, – ди Гөлнара. Моның белән генә чикләнми укытучы, киелмәгән киемнәрне үзгәртеп, костюмнар да тегә.
Хезмәтең кеше өчен булса, белгәнең үзең өчен. Белгәннәре тормышында да ярап куя. Ире Дамир шофер, хатынының хезмәтен карап йөри дә, үз фикерен җиткерә, ярдәм итә. Балалары да булыша. Эльмирасы әнисе юлыннан китеп, төзелеш институтына укырга кергән. Динарасы 9 сыйныфта укый, әтисенә охшаган, җырга, биюгә, сүзгә оста икән.
– Тормышымнан канәгать, – ди Гөлнара Шәвәлиева. – Сыеныр гаиләм, тормышка өйрәтүче әнием, яхшы коллективым, яраткан эшем, мине аңлаган авылдашларым булуына шатланам.
Гөлсинә Зиннәтова
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
апрель, 2026 ел
Татарстанның кече шәһәрләре һәм авыллары халкы почта бүлекчәләрендә ремонт өчен товарлар белән онлайн-заказлар ала алачак
Россия Почтасы һәм «Леман ПРО» йортын ремонтлау һәм төзекләндерү өчен товарлар ретейлеры хезмәттәшлекне киңәйтә. Хәзер якындагы почта бүлекчәләрендә онлайн-заказларны Россия төбәкләре халкы, шул исәптән аз санлы һәм ерак торак пунктлар да ала алачак. Товарлар китерелә торган почта бүлекчәләренең күбесе 50 000 кешедән азрак халкы булган зур булмаган шәһәрләрдә һәм авылларда урнашкан, анда күптән түгел генә электрон коммерция заказларына керү мөмкинлеге чикләнгән иде. Почта бүлегендә сатып алуны алу өчен онлайн-заказны рәсмиләштергәндә алуның шундый ысулын сайларга кирәк. Әлегә бу хезмәт 30 кг га кадәр авырлыктагы һәм төргәкнең өч ягы 180 см дан артмаган посылкалар өчен мөмкин.
14
апрель, 2026 ел
«ЭКОяз-2026»
Татарстан халкын санитар-экологик икеайлык кысаларында Табигатьне саклау акцияләрендә катнашуга җәлеп итү максатыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгы «Экояз-2026»республика конкурсы нигезләмәсен раслады. Чара кысаларында өмәләр, экологик агарту һәм табигатьне саклау чаралары үткәрелә.
Консультация-метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү сәгать 12 дән. 14 апрельдә 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 15 апрель
14 апрельдә көннең икенче яртысында Татарстан Республикасының көньяк районнарында урыны белән 500 метр һәм аннан да кимрәк күз күреме булган томан сакланачак. 14 апрельдә кич, 15 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә урыны белән 15-18 метр тизлектәге көчле җил көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк 4. Зур агачлар янында булырга ярамый, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый – җил өзеп алган ботаклар зур куркыныч тудырырга мөмкин. 5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
Татарстанлылар почтада талпан тешләүдән иминиятләштерелә ала
Яз җитү белән республикада яшәүчеләрнең Россия почтасы бүлекчәләрендә талпан тешләүдән үзләрен иминиятләштерү мөмкинлеге барлыкка килде. » Антиклещ " ирекле иминиятләштерү программасы бөтен ил территориясендә талпан тешләгән очракта квалификацияле медицина ярдәме алырга мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор мәгълүматы буенча, быел республикада талпан тешләгәннән соң медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итүнең 30дан артык очрагы теркәлгән. Төбәкнең 30 районы талпан энцефалиты буенча эндемик, ә бореллиоз буенча — республиканың барлык районнары. » Антиклещ " программасы тешләгәндә финанс югалтуларын киметергә ярдәм итә. Бизәү ике минуттан да артык вакытны алмый. Полисның яшь һәм мөрәҗәгатьләр саны буенча чикләүләре юк, ул ел дәвамында илнең бөтен территориясендә гамәлдә. Почтальоннар полисны авыл җирендә яшәүчеләрнең өенә илтә алалар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз