Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
АНЫ КҮПЛӘР ХӘТЕРЛИ
2015 елның 24 июле, җомга
АНЫ КҮПЛӘР ХӘТЕРЛИ
Борһанов Тимерхан Борһан улы 1925 елның 11 июлендә Минзәлә кантонының, хәзерге Мөслим районы, Вәрәшбаш авылында туган, әнисе Бибигатифә аңа 11 яшь чакта вафат була. Әтисе Борһан кабат өйләнә, ләкин ул үги әнисе дә озын гомерле булмый, Тимерханга тагын бер үги әни белән яшәргә насыйп була.
Тимерхан кечкенәдән тырышып укый, кичләрен сукыр лампа яктысында Тукайның ятимлеге турында елый-елый укып утырулар, сукыр музыкантларның бәхетсез язмышларын җиңеп чыгуларын белү Тимерханның китек күңеленә дәва булып, җанында өмет уты кабыза торган була. Ничек кенә авыр булмасын, ул җиденче сыйныфны “5” ле билгеләренә тәмамлый, мактау кәгазе алып чыга. “Борһан малае булдыра!” – диләр авылда.
Колхозда ат җигеп инештән су, урманнан утын ташу да куркытмый. Бервакыт аны колхоз идарәсенә чакырып алалар, ул хисапчы булып эшли башлый. Тимерхан 5 айлык хисапчылар курсында укып кайта, 16 яше дә тулмаган Тимерханны колхозның баш хисапчысы итеп сайлап куялар. Аның күңеле сәнгатькә тартыла, өздереп гармун уйнарга өйрәнә, спектакль-концертларда актив катнаша.
1941 елның 22 июне, сугыш башлана, авылда бала-чага, карт-коры, хатын-кыз өелеп кала. Колхозның наряд бирүләре, исәп-хисаплары – барысы да Тимерхан өстендә кала. Шулай итеп мең төрле мәшәкать белән ду килеп йөри торгач, 1943 ел килеп җитә. Тимерхан 8 гыйнварда повестка ала, аны өч айга бронь белән калдырыр- га уйлыйлар, ләкин ул: “Мин иптәшләремнән калмыйм. Мин фронтка китәм”, – ди.
Тимерхан Борһанов 1943–1950 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә, Бөек Ватан сугышында Япония гаскәрләренә каршы сугыша.
Тыныч тормыш башлана, Тимерхан Борһан улы 1950–1951 елларда Мөслим районының авыл хуҗалыгы бүлегендә бухгалтер-инструктор, 1951– 1952 елларда районның “Михайлов” совхозында партия оешмасы секретаре булып эшли. Асия апа белән гаилә коралар, бик матур итеп яши башлыйлар.
Эшкә сәләтле, оста оештыручы егетне КПССның Мөслим райкомында партия, профсоюз һәм комсомол оешмалары белән эшләү бүлеге мөдире итеп күчерәләр, ул анда 1952–1954 елларда эшли. 1958 елда Казанда югары партия мәктәбен тәмамлый. 1958–1961 елларда секретарь, 1961–1963 елларда КПССның Тукай райкомы беренче секретаре вазыйфаларын башкара, зур тәҗрибә туплый.
Тимерхан Борһанович 1963 елдан безнең Арча районында халык депутатлары Советы башкарма комитеты рәисе булып эшли башлый. Ул районыбызның үсешенә бик зур өлеш керткән шәхес, аны күпләр хәтерли, зур ихтирам белән искә ала.
Тимерхан Борһанович 1977–1986 елларда ТАССРның социаль тәэминат министры урынбасары булып эшләде. Ул 1963–1967, 1971–1975 елларда ТАССРның Югары Советы депутаты итеп сайланды.
Якташыбыз, Татарстанның халык язучысы Гариф Ахунов күренекле шәхес Тимерхан Борһанов турында өч повесть язды. “Тимерханның яшьлеге”, “Тимерханның авыл юллары”, “Тимерханнын атылган комиссарларны эзләве” дип исемләнгән тәрбияви әһәмия- те зур булган бу повестьлар, “Тимерханның күргән-белгәннәре” исеме белән аерым китап итеп чыгарылды. Китап балалар өчен дә, олылар өчен дә бик кызыклы.
Арчаның “Казан арты” тарих-этнография музеена бүләк ителгән нөсхәсендә автор: “15 ел буе Арча райбашкармасында рәис булып эшләгән фронтовик Тимерхан Борһанов турында бу китап. Арча әдәбият-сәнгать музеена зур хөрмәт белән бүләк итәм. Гариф Ахунов 3 август 1999 ел”, – дип язылган.
Арча шәһәрендә Борһанов урамында ел саен бәйрәм үткәрелә. Исемен шушы урам йөрткән талантлы оештыручы, 15 ел гомерен Арча районы халкына хезмәт итүгә багышлаган Тимерхан Борһан улын ул көнне күп тапкырлар олылап искә алалар. Районыбызның социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, районыбыздан киткәч тә һәрчак ярдәм итеп яшәгән Тимерхан Борһановны искә төшерми мөмкин түгел. Якташыбыз, халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевның “Кеше китә – җыры кала” дигән сүзләре Тимерхан Борһан улына атап әйтелгәндер кебек.
Шәфигулла Гарипов,
“Казан арты” тарих-этнография музее директор урынбасары
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз