Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
ЯҢА ПУНКТ АЧЫЛДЫ
2015 елның 31 июле, җомга
ЯҢА ПУНКТ АЧЫЛДЫ
1 июльдән сату өчен билгеләнгән терлекләр бары тик махсус сугым пунктларында гына чалынып эшкәртелергә тиеш. Безнең районда шундый цех Көтек авылы янында төзелде. 30 июльдә аны ачу тантанасы булды. Анда район җитәкчесе Илшат Нуриев, җирлек башлыклары, хуҗалык җитәкчеләре, ит белән эш итүче эшмәкәрләр катнашты.
— Без закон кушканны үтәргә тиешбез, — диде район җитәкчесе үзенең чыгышында. — Бөтен таләпләргә туры китереп шундый пункт төзегән өчен Нияз Шәрәповка зур рәхмәт. Биредә хәләл ит әзерләнәчәк, быелдан башлап район мәктәпләре, балалар бакчалары бары тик шушы пунктта эшкәртелгән итне генә алачак.
Район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов 1 июльдән терлек сую, пунктның эшчәнлек тәртибен аңлатты.
— Сатуга дигән терлекне пунктка алып килгәндә аның үзеңнеке булуы турында авыл җирлеге белешмәсе, барлык дәвалау чаралары үткәрелү турында участок ветеринария фельдшеры белешмәләре булу мәҗбүри, — диде ул. — 1 июльдән соң ветеринария берләшмәсе келәймә белешмәләре бирми.
Пунктка китерелгән малны кабул итеп алалар, машинаны юалар һәм дезинфекциялиләр. Көнендә сую мөмкинлеге булмаса, аларны урнаштырып тору урыны да бар. Эшкәртү цехлары заманча җиһазланган. Итне суытырга кирәк булса суыткычлар эшләп тора. Үпкә- бавырлары гына түгел, мөгез-тоякларга кадәр эшкә китә. Теләсәң, бәясе канәгатьләндерсә, терлекне бөтенләе белән тапшырып, акчасын алып китә аласың.
Билгеле инде, транспорт мәсьәләсе дә кузгатылмый кала алмады.
— Кирәк булса, терлекне үзебез барып алабыз, — ди пункт мөдире Нияз Шәрәпов.
— Бер терлекне чалып, эшкәртеп бирү күпмегә төшә инде?
— Без Арча районы кешеләре өчен терлекнең тиресен, башын калдырсалар, шуңа риза инде.
Район җитәкчесе Илшат Нуриев шәхси хуҗалыкларда сыерлар кимүенә борчылуын белдерде. 78 хуҗалыклы Чулпан авылында нибары өч сыер калган.
— Сез дә бу мәсьәләне игътибарда тотыгыз, — диде ул, хуҗалык җитәкчеләренә. — Печән, фураж белән тәэмин итүдә тоткарлыклар булырга тиеш түгел.
Район җитәкчесе игеннәрне урып-җыюда оешканлык булырга тиешлеген искәртте. Соңгы көннәрдәге эссе һава бөртекләрнең дымлылыгын киметте. Элеватор ашлыкны кабул итеп, эшкәртеп бирергә әзер.
Элеваторның яңа директоры Ләйсән Әһлиуллина ашлыкны эшкәртеп бирү тәртибен аңлатты.
Ильяс Фәттахов
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
29
май, 2026 ел
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 21 сәгатьтән. 29 майда сәгать 10 га кадәр. 2026 ел, 30 май
2026 елның 30 маенда төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе тәкъдим итә: Томан вакытында: Әгәр сез табигатьтә томан куерганын күрсәгез, урманда яки сулыкларда ориентацияне югалтмас өчен чаралар күрергә кирәк.Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да куркыныч тудыра. Томан эчендә автомобильдә хәрәкәт иткәндә артык үзгәртеп корулардан, узып китүләрдән, алдан җибәрүләрдән баш тартырга кирәк.Күпчелек юл-транспорт һәлакәтләре томан шартларында алда хәрәкәт итүче транспорт чарасы белән була. Томанның ераклыкны урлавын исәпкә алу мөһим - гадәти дистанцияне арттыру,тизлекне киметү максатка ярашлы. Кискен тормозлаулардан сакланырга кирәк: туктарга кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Тормоз педаленә берничә тапкыр басарга кирәк, шуның белән сезнең арттан хәрәкәт итүче автомобиль йөртүчеләрне кисәтә торган сигнал бирергә кирәк. Томан эчендә хәрәкәт иткәндә машина йөртүчеләрнең аруы арта, саклык артык булмаячак.
26
май, 2026 ел
Консультация-18 сәгатьтән метеорологик күренешләрнең интенсивлыгы турында кисәтү. 26 майда 18 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 27 май
2026 елның 27 маенда Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән көтелә: төнлә һәм иртән томан; - төнлә һәм көндез көчле яңгыр (Казанда-төнлә), яшен һәм кыска вакытлы җилнең көчәюе 15-20 м/с. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Яшен вакытында: Әгәр дә Сез велосипедта яки мотоциклда булганда яшенле яңгыр белән очрашсагыз, һичшиксез хәрәкәтегезне туктатыгыз һәм яшенне үзегезнең транспорт чарасыннан якынча 30 метр ераклыкта көтегез. Сәфәрне автомобильдә дәвам итәргә кирәкми, чөнки электроника эшендә хокук бозулар да кире кагылмый. Туктарга, машинаның тәрәзәләрен ябарга һәм бәхетсезлекне көтәргә кирәк. Яшенле яңгыр вакытында сез ачык урында булсагыз, мөмкин булганча түбәнлектә җиргә (комлы яки ташлы грунтка) ятарга киңәш ителә. Сезнең янда елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч, ә яшен сугуы сулыктан 100 метр радиуста тарала. Машина йөртүчеләргә юлда бик игътибарлы булырга кирәк. Җәяүлеләргә автотрассалар аша чыкканда һәм алар янында булганда сак булырга кирәк. Мөмкин булса, ерак араларга йөрүдән баш тартыгыз.
22
май, 2026 ел
Татарстан Республикасында "Суд приставлары-балаларга" Бөтенроссия мәгълүмат акциясе башлану турында
Халыкара балаларны яклау көне алдыннан Федераль суд приставлары хезмәте 2026 елның 20 маеннан 1 июненә кадәр «суд приставлары – балаларга»Бөтенроссия мәгълүмат акциясе уздыра. Чаралар илнең барлык төбәкләрендә, шул исәптән Татарстан Республикасы территориясендә уза. Акциянең төп максаты-алимент түләүләрен түләтүнең нәтиҗәлелеген арттыру, балигъ булмаган балаларның хокукларын торгызу һәм җәмгыятьнең игътибарын ата-ана бурычларына җаваплы мөнәсәбәт мәсьәләләренә җәлеп итү. Федераль суд приставлары хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә алимент түләтү мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә. Суд приставларының системалы эшләве нәтиҗәсендә ел саен алимент түләүләре суммасы арту тенденциясе саклана.
21
май, 2026 ел
Татарстан почта бүлекчәләре Корбан бәйрәме уңаеннан эш графигын үзгәртәчәк
27 май Россия Почтасының республикадагы күпчелек бүлекчәләре өчен ял көне булачак. Маркетплейслардан заказлар бирү буенча хезмәт күрсәтүче почта бүлекчәләре гадәти режимда эшләячәк. 26 майда почта бүлекчәләренең эш көне бер сәгатькә кыскара. Бәйрәм көнендә хат ташучылар почта җибәрүләрен һәм вакытлы матбугат басмаларын таратмаячак. Пенсия һәм пособиеләрне алар Россия Социаль фондының төбәк бүлеге белән килештерелгән график буенча китерәчәкләр. Кайбер почта бүлекчәләре башка график буенча эшли ала. Актуаль эш расписаниесен ачыкларга яки картада якындагы ачык бүлекне табарга мөмкин сайтта pochta.ru яки компаниянең мобиль кушымтасында.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз