Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Шура апа чишмәләрне сагына
2015 елның 18 сентябре, җомга
Шура апа чишмәләрне сагына
Төбәк-Чокырча авылыннан 87 яшьлек Александра Федотова редакциягә чишмәләр өчен борчылып килде. Кайберәүләр: “Аллаһы Тәгаләгә табынып утыра торган вакыты, нәрсә җитми карчыкка?! – дип, аның бу гамәлен аңлап та бетермәскә мөмкин.
Икенче көнне Шура әбинең өенә бардым. Яшеллеккә, чәчәккә күмелеп утырган ишекне ачып, эчкә уздым. Мин кергәндә Александра Петровна Аллаһы Тәгаләгә табынып утыра иде.
– Төшке ашка кадәр менә шулай, – дип каршылады ул мине.
– Үзегез генә яшәргә курыкмыйсызмы? – дип сорыйм.
– Юк. Бары тик Аллаһы Тәгаләдән генә куркам.
Шура апа тәфсилләп, үзенең үткән тормышы турында сөйләде:
– Сугыш башланганда мин 5 сыйныфка барырга тиеш идем. Без 9 бала идек. 1924 елгы абый Василий сугышта һәлак булды. Ике апам бер-бер артлы ачлыктан, салкын тиюдән үлделәр. Мин исән калдым! Ябык, кечкенә идем, әмма үҗәтлегем бар иде. Заготконторада эшләдем. Әти бик нык таушалып сугыштан исән кайтты.
– И-и, сөенгәнсездер инде...
Шура апа куллары белән битен каплап, рәхәтләнеп бер елап алды.
– Әти белән күрешкәндәй булдым. Әни, әтиең сугыштан кайтса, укуыңны дәвам итәрсең, дигән иде. Шул сөенечләр дә кушылгандыр инде. 7 сыйныфка мәктәпкә бардым. 1946 елда Арчада шәфкать туташы булырга укыдым. Чабаталы аякларымны өстәл астына яшерәяшерә укырга керергә гариза язганым хәтеремдә. 1948 елда Теләче районына эшкә җибәрделәр. Фатир хуҗасы Хәерлебанат апа, улым сугыштан исән-сау кайткан булса, сине килен итеп кенә алыр идем, дияр иде. Теләчедә 6 ел эшләдем. Шуннан туган якны сагынып ямансулый башладым. Туган авылыма кайтам, бары тик авыл егетенә генә кияүгә чыгам, дияр идем. Күрше егете Иванга кияүгә чыктым. Район хастаханәсендә туберкулез бүлегендә эшли башладым. Авыр вакытлар. Мичен дә яктык, авыруларны ашаттык та, савыт-сабасын да юдык. Авыруларны карарга да кайберәүләр кебек, чир иярер дип, чирканып тормадым. Тырышлыгымны күреп, икенче бүлеккә күчерделәр. Көмәнле идем. Салкын тиеп, токсикоз да өстәлеп, бик нык авыртып алдым. Шунда иремне котыртканнар, янәсе, миндә туберкулез. Шулай беркөнне ирем белән эштән кайтабыз. Чиркәү янына килеп җиткәч, синдә туберкулез, көмәнеңне алдырт, мин синнән аерылам, диде бу. Минем улым булачак, мин баланы табам, дидем. Аларга башка кайтмадым, әниләрдә яши башладым. Иванның дусты Михаил Федотов безнең аерылышканны белеп, армиядән миңа хат яза башлады. Дуслар идек без. Улым туды. Михаил армиядән кайткач өйләнештек. Уртак кызыбыз булды. 39 ел яшәдек. Беренче ирем яшьләй үпкә чиреннән үлеп китте. Михаилның күңеле бик яхшы иде. Үзенеке булмаса да, баланы бик яратты. Хәзер аңлыйм, мине дә бик яраткан ул.
– Сез бәхетлеме?
– Мине яраталар. Мин кешегә начарлык эшли белмим. Шуның белән бәхетле мин.
...Бакчасында тәлгәш-тәлгәш балан, кара миләш өлгергән. Кабаклары агачка ук үрмәләгән. Капкадан чыгып, тыкрыктан чишмәләр булган урынга төштек. Бер су чыга торган урынны Шура апа каплап куйган. Су эчәргә кружка, чүмеч тә бар. Ә икенче бер су саркып торган урынга тимербетон боҗралар куелган.
– Өегездә кое, башкалар да үз коеларыннан су эчә, нигә чишмәләр дип, шулкадәр җан атасыз? – дип сорыйм Шура ападан.
– Мин ата-бабаларыма чишмәләрне саклармын, дип сүз бирдем. Монда су чыга торган урыннарны чистартып, чишмәләргә юл бирергә кирәк. Елгабыз элеккечә су белән тулып торсын.
Арча шәһәр Советы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ришат Шәмсетдинов бу урын белән яхшы таныш.
– Анда чишмә ясарлык су юк бит, – ди. – Моннан берничә ел элек без аны трактор белән казытып карадык инде.., кайберәүләрнең коеларында су бетте. Әгәр дә су булса, без чишмәне ясатып куяр идек. Ә менә тимербетон боҗралар куелган урынга кое эшләтәбез анысы.
Чишмә көчле бит ул, аның юлын капласаң да, ул икенче җирдән бәреп чыга. Әллә хуҗалык саен диярлек кое булып, су шунда юл алганмы?
Саубуллашканда Шура ападан:
– Сез эшегезне яраттыгызмы? – дип сорыйм.
– О-о, ничек кенә әле! Кешегә укол кадаганда үземә кадаган кебек кичерә идем.
– Кем булырга хыялландыгыз?
– Прокурор! Нишләп прокурор булырга теләгәнмендер, белмим.
– Прокурор була алды- гызмы соң?
– Әйе, булдым! Үземнең яшәгән җиремдә прокурор мин, тәртип саклаучы.
Шура апа рәхәтләнеп көләргә дә, мәзәкләр дә сөйләргә ярата. Аның белән күңелле.
Румия Надршина
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз