Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
Арча муниципаль районы
рус
тат
Сорау бирү
Район турында
Арча тарихы
Идарә органнары
Район җирлекләре
Габдулла Тукайның тууына 140 ел
Арча районынан чыккан Бөек Ватан сугышы Геройлары
Торак пунктлар һәм урамнар исемнәре реестры
Арча муниципаль районы картасы
Татарстан Республикасының электрон картасы
Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы
Район тормышы
Эшчәнлек
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципальный заказ
Независимая оценка качества условий оказания услуг
Коррупциягә каршы тору
Комиссияләр
Тематик бүлекләр
Кулланучыларның хокукларын яклау
Документлар
Татарстан Республикасы Законнары
Арча район Советы карарлары
Башкарма комитет җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Фоторепортажлар
Видеорепортажлар
Аудиорепортажлар
Район оешмалары һәм хезмәтләре
Арча муниципаль районының контроль–хисап палатасы
Хокук саклау органнары
Арскмедиа
Арча муниципаль районының коммерция булмаган оешмалары
“Татэнергосбыт” ААҖе
Яшьләр сәясәте
Яшьләр өчен мәгълүмат
Конкурслар
Чаралардан Фото
Муниципаль районнар
Арча муниципаль районы
Район башлыгы сайланды
2015 елның 25 сентябре, җомга
Район башлыгы сайланды
21 сентябрьдә өченче чакырылыш Арча район Советының чираттагы беренче утырышында депутатлар Илшат Габделфәрт улы Нуриевны район башлыгы итеп сайладылар.
Билгеле булганча, 13 сентябрьдә Президент сайлаулары белән беррәттән җирле Советларга да сайлаулар узды. 17 сентябрьдә авыл җирлекләре, ә 21 сентябрьдә Арча шәһәр Советының оештыру утырышлары үткәрелде. Аларда муниципаль берәмлек башлыклары һәм район Советына вәкилләр сайланды.
Район Советының яңа составтагы беренче утырышын, иң өлкән депутат буларак, Шәйдулла Сәлахов ачып җибәрде. Утырышта Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы буенча бүлекчәсе идарәчесе Марсель Имамов, Татарстан Республикасы Президентының территорияләр белән эшләү буенча Идарәсенең баш киңәшчесе Айрат Мифтахов катнашты.
Утырыш башында Арча муниципаль районы территория сайлау комиссиясе рәисе Булат Кадыйров сайлаулар йомгаклары белән таныштырды. Алар белән сез тулырак район сайтында таныша аласыз.
Беренче көн тәртибе буенча депутатлар Илшат Нуриевны үз гаризасы нигезендә Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасыннан азат итү турында карар кабул иттеләр.
Икенче көн тәртибе буенча район Уставының 39 һәм 40 маддәләре нигезендә Арча муниципаль район башлыгын сайлау мәсьәләсе каралды.
– Илшат Габделфәртовичны сез инде яхшы беләсез. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкарган бер ел эчендә ул үзен максатчан, гадел һәм җаваплы җитәкче итеп күрсәтте, – диде Марсель Имамов үз чыгышында һәм Татарстан Республикасы Президенты исеменнән Арча муниципаль район башлыгы вазыйфасына Илшат Нуриевны тәкъдим итте.
Арча район Советында “Бердәм Россия” партиясенең депутатлык берләшмәсе җитәкчесе Любовь Осина партиянең Арча җирле бүлекчәсе тарафыннан да район башлыгы вазыйфасына Илшат Нуриев кандидатурасы күрсәтелүен белдерде.
Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы Фәргать Сираҗетдинов депутатларны Илшат Нуриевны яклап тавыш бирергә чакырды.
Депутатлар яшерен тавыш бирү юлы белән Илшат Нуриевны бертавыштан Арча муниципаль район башлыгы итеп сайладылар.
Илшат Габделфәртович үзенә шундый зур ышаныч күрсәткәннәре өчен республикабыз Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм район Советы депутатларына олы рәхмәтен белдерде.
– Муниципаль район башлыгы вазыйфасын мин, иң беренче чиратта, халык алдында зур җаваплылык итеп кабул итәм һәм бу ышанычны аклау өчен барын да эшләргә тырышачакмын, – диде ул. Илшат Нуриев, район башлыгы буларак, Россия һәм Татарстан Конституцияләре һәм законнары, Арча муниципаль районы Уставы таләпләрен төгәл үтәргә, район халкының мул тормышын тәэмин итү, гражданнарның ирекләрен һәм хокукларын саклау өчен бөтен көчен куярга ант итте.
Алга таба утырышны район башлыгы алып барды. Ул район башлыгы урынбасары итеп бу вазыйфаны алдагы елларда да бик уңышлы башкарган Любовь Осинаны сайларга тәкъдим итте. Барлык депутатлар да бу кандидатураны бертавыштан хупладылар.
Соңыннан район Советының “Арча муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфасын алыштыручыга конкурс игълан итү турында”гы карары кабул ителде.
Исрафил Насыйбуллин
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
30
апрель, 2026 ел
Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе башлыгы Ирек Кадамов хезмәттәшләрен һәм ветераннарны Россия янгыннан саклау көне белән котлады
Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннар! Бу истәлекле көндә үз гомерен янгын сүндерү эшенә багышлаган һәркемгә ихлас рәхмәтегезне һәм тирән хөрмәтегезне белдерергә рөхсәт итегез. Һөнәри бәйрәмем — Россия янгын күзәтчелеге көне белән котлыйм! Бу көн гражданнарның тормышын һәм Мөлкәтен яклауга юнәлтелгән кеше ихтыяры, белем һәм фидакарьлек тантанасын гәүдәләндерә. Янгын сүндерүче һөнәре-эш кенә түгел, ул югары дәрәҗәдәге профессионализмны, физик һәм психологик әзерлекне, шулай ук экстремаль шартларда кичекмәстән гамәлләргә әзерлекне таләп итә торган чакыру.
28
апрель, 2026 ел
Өмә-2026
Ел саен Татарстан Республикасында һәм Арча районында гадәттәгечә 1 апрельдән оешмаларның һәм район халкының бөтен көче белән районның санитар-экологик торышын яхшырту һәм уңай шартлар тудыру буенча киң күләмле эш алып барыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 19.03.2026 ел, №462-Р күрсәтмәсен үтәү йөзеннән Арча муниципаль районы Башкарма комитеты тарафыннан »Арча муниципаль районында санитар-экологик хәлне яхшырту буенча чаралар үткәрү турында"25.03.2026 ел, №241 карар расланды.
Консультация-метеорологик күренешнең интенсивлыгы турында кисәтү 06 сәгатьтән. 21 сәгатькә кадәр. 2026 ел, 29 апрель
2026 елның 29 апрелендә көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә 15-20 м/с тизлектәге көчле җил көтелә (Казанда 17 м/с кадәр).. Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе хәбәр итә: Җил көчәйгәндә: 1. Биналардан чыгуны чикләргә, биналарда булырга киңәш итәбез. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим. 2. Әгәр көчле җил Сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яки биналарның подъездларында ышыкланырга киңәш итәбез. Көчле җилдән йорт диварлары янына качарга кирәкми, чөнки түбәләрдән шифер һәм башка түбә материаллары төшүе ихтимал. Бу бит җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга кагыла. 3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк
Янгынга каршы махсус режим.
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2026 елның 15 апреле 420 номерлы карары нигезендә 25 апрельдән 11 майга кадәр республика территориясендә янгынга каршы махсус режим кертелә. Бу чорда янгын куркынычсызлыгын бозган өчен штраф күләме икеләтә арта. Быел янгынга каршы махсус режимның төп үзенчәлеге- учаклар үрчетүне, каты көнкүреш калдыкларын, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыруны тулысынча тыю. Шулай ук махсус янмый торган савытларда (мангал, жаровняларда һ. б.), җәмәгать туклануы объектлары территорияләреннэн тыш (рестораннар, кафе, барлар һ. б.), урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктларда ,гражданнарнын бакчачылык яки яшелчәчелек территорияләрендә, урман янгыннары куркынычы янаган балалар ял итү һәм аларны савыктыру оешмалары, шулай ук урман массивлары белән чиктәш икътисад объектлары территорияләрендә ашарга әзерләү өчен ачык ут куллану тыела.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз