Гриппка бирешмәскә
Әңгәмәдәшебез — район балалар консультациясе мөдире, педиатр Алсу Кузнецова.
— Алсу Альбертовна, кышка да озак калмады. Районда сентябрь, октябрь айларында гриппка каршы прививка ясату кампаниясе бара. Нишләргә, ясатыргамы, әллә юкмы?
— Соңгы елларда гриппка каршы сыйфатлы яңа препаратлар белән прививка ясала. Прививканы үзем ясаттым инде. Әйбәт кичердем. Башкаларга да, шул исәптән балаларга да, ясатырга киңәш итәм.
— Грипп бигрәк тә кемнәргә куркыныч?
— Иммунитеты ныгып җитмәгән балаларга һәм инде сәламәтлеге йомшара барган өлкәннәргә, хроник чир (бронхит һ.б.) белән интегүчеләргә.
— Вакцина ясатсаң да, грипп белән авыру очраклары бар бит.
— Дөрес, вакцина ясатсаң да, грипп белән чирләргә мөмкин, әмма организмда төрле катлаулылыклар килеп чыкмаячак. Грипп ул шундый мәкерле нәрсә: организмдагы иң “йомшак” урынга һөҗүм итә.
— Вакцинаның тәэсир итү көче нәрсәдә?
— Вакцина ул организмга көчсезләндерелгән вирусны яки аның кисәкчекләрен кертү дигән сүз. Ул организмда гриппка каршы тәнчекләр барлыкка китерә.
— Салкын тию вирусына да каршы көрәшә аламы ул?
— Грипп вирусы структурасы белән салкын тию вирусына охшаган. Вакцина ясаганнан соң барлыкка килгән гриппка каршы көрәш тәнчекләре салкын тиюдән барлыкка килгән катлаулылыклардан берникадәр саклый. Мәсәлән, үпкә ялкынсынуыннан, хроник авыруларның кискенләшеп китүеннән.
— Вакцина ничә айга кадәр көчен саклый?
— 6 айдан 1 елга кадәр.
— Ә шулай да гриппка каршы вакцина ясатырга бик ашкынып тормыйбыз.
— Вакцина ул дөнья цивилизациясе уйлап тапкан казаныш. Аннан файдаланырга кирәк. Грипп вирусыннан катлауланып киткән үпкә ялкынсынуыннан, бик кызганыч, үлем белән тәмамланган очраклар бар. Бу хәлләр җитди уйландырсын иде.
— Организмның нык булуы да әһәмиятле.
— Әлбәттә. Сәламәт яшәү рәвеше алып барырга кирәк. Туклану рационында ит, балык, сөт ризыклары, яшелчә, җиләк–җимеш өстенлек итсен. Кибет ризыкларына салынмаска кирәк. Саф һавада йөрү, хәрәкәт файдага гына. Бүлмәләрне җилләтү, көн дә юеш чүпрәк белән тузаннарны сөртү дә нәтиҗәле.
— Халык медицинасы буенча киңәшләрегез.
— Гөлҗимеш, мүк җиләге, сырганакны элек–электән кулланганнар һәм файдасын күргәннәр. Гөлҗимешне кичтән термоска салып куйсаң, икенче көнне эчәргә эчемлек әзер була. Мүк җиләген, сырганакны сытып, җылымса су белән морс ясасаң әйбәт. Өстәлдә туралган суган, сарымсак булса яхшы. Аны карават янына куйсаң да начар булмас.
— Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина