Якты Көндә клип төшерелде
Сәйдә Мөхәммәтҗанова халыкка телевидение каналыннан барган “Голос” тапшыруы аша танылды. Аның саф татар телендә татар халык җырын башкаруы, челтерәп аккан чишмә суыдай яңгыравыклы, матур тавышы жюри әгъзаларын гына түгел, бөтен дөнья халкын сокландырды.
– Аңа кадәр Сәйдә “Созвездие–Йолдызлык” бәйгесендә Гран-при отып, клип төшерү мөмкинлегенә ия булган иде. Ул эш тормышка да ашырылды. Тик әлеге клип бик уңышлы чыкмады. Бу минем фикерем генә түгел, чит җирләрдән, хәтта Америка, Латин Америкасы, Европа илләреннән шул хакта шәрехләүләр дә килде. “Кем ул татар? Бу җырда нәрсә хакында сөйләнә?” – дигән сораулар бирделәр. Һәм менә без Сәйдәнең танылган “Су буйлап” җырына яңа клип төшерергә булдык, – диде яшь җырчы кызның әтисе Айрат Мөхәммәтҗанов.
Моның өчен ул “Җидегән чишмә” Арча халык театры режиссеры Рафис Сәлахетдиновка мөрәҗәгать итә. “Үземнең “Җидегән чишмә” Арча халык театры коллективы белән эшләргә телим мин”, – ди режиссер. Айрат Мөхәммәтҗанов риза була. Аның фикеренчә, танылган артистларга караганда таныш булмаган йөзләр күренсә, уңышлырак килеп чыгар күк тия. Клипны төшерү өчен Рафис үзебезнең Якты Көн авылын сайлый.
– Татар халкы җыр аркылы үзенең моң-зарын сөйләгән бит. Хәзер андый моңлы җырлар сирәк туа. Чөнки тормыш яхшы, халык матур яши. Ә алар авыр вакытларда килеп чыккан. Мин нигездә сугыш чорын алырга кирәк, дигән тәкъдим керттем. Үзебезнең гаилә тарихын да шуңа бәйләргә теләдем, – диде Айрат Мөхәммәтҗанов.
– Ә Якты Көн авылы моның өчен бик уңай булып чыкты. Башта Әтнә районының Мөндеш авылын сайлаган идем. Якты Көндә булып, аның ачык йөзле, ярдәм итәргә әзер торган халкы белән танышкач, фикеремне үзгәрттем, – ди Рафис Сәлахетдинов. – Сценарий буенча биредә элеккеге коесы, иске йортлары, ярым җимерек коймалары – барысы да бар. Лаеклы ялдагы укытучы, хезмәт ветераны Светлана Латыйпова йортында төшерергә рөхсәт бирде. Божадан Таһир абый аты белән килде.
Эчтәлеге буенча клип сугыш чорын тасвирлый. Авыл халкы ир-егетләрен фронтка озата, төп героиня иреннән йөкле булып кала, хат ташучы алып килгән сәлам хатларын сөеклесенең үлеме турында хәбәр иткән “кара” конверт алыштыра, кызы әтисен бер тапкыр да күрә, “әти” сүзен әйтә алмыйча үсә. “Җидегән чишмә” Арча халык театры артистлары үз рольләрен тәмам эченә кереп бетеп, җиренә җиткереп башкардылар. Клип төшерү өчен махсус Казаннан кайткан эшче төркем дә бу хакта әйтми кала алмады.
– Ә клипның Арчада төшүе минем өчен аеруча сөенечле. Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында тусам да, мин үземне Арча ягыныкы, дип саныйм, – ди Айрат Мөхәммәтҗанов. – Гаилә белән без Сеҗе авылына күчеп кайттык. Тугызынчы сыйныфны мин шунда укыдым. Аннан Арчада Җиңү урамында йорт сатып алып, шунда яши башладык. Унынчыны Арчаның икенче мәктәбендә тәмамладым. Университетта укыганда да әле бирегә кайтып йөрдем. Аннан күченеп киттек. Әниемнең бертуганы Салих Гыйлаҗев (аның улы Арча районы мөхтәсибе Раил Гыйлаҗев) Арчада Геологическая урамында яшәгән. Бу якка кайтуыбызның сәбәбе дә шул булгандыр, дип уйлыйм.
Сәйдә Мөхәммәтҗанованың “Су буйлап” җыры уңышлы яңгыраган кебек, клип буларак та тамашачы мәхәббәтен яуласын. Аның Арчада төшерелүе белән безгә дә горурланырлык булсын.
Гөлсинә Зәкиева