Ярминкәләр чоры
Узган шимбәдә Арчада Өлкән яшьтәге кешеләр ункөнлеге, Авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган ярминкә булды.
— Безнең машина кайда? — дип, иртәдән әбиләр эзләп йөри иде инде ди социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев. — Машина булачагын район газетасыннан укып белдек, диләр. Бер капчык бодай алганнары да булды. Илтеп биргәч, бик рәхмәт әйттеләр инде.
Көзге муллык ярминкәләрдә дә ачык күренә. Ашлык, бәрәңге, суган, кәбестәгә байлык быел. “Бер кәбестә 10 килограмм килде”, — ди фермер Нафил Гатауллин.
Икенче икмәкнең ничек уңганлыгын 17 октябрьдә үтәчәк “Бәрәңге бәйрәме”ндә күрербез. Бик матур бәйрәм булачак ул.
Шөкер, бүген кибетләрдә җаның ни тели, шул бар. Әмма халык ярминкәләргә арзанракка алып булмас- мы, дип килә.
— Ярминкәләр ярдәмендә табыш алу, акча эшләү максаты куелмый. Биредәге бәя кибетнеке кебек булса, аның кирәге дә калмас иде, — диде Татарстан Респуб- ликасы авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов журналистлар белән очрашуда.
Арчадагы ярминкәләрдә соңгы вакытта ит эзләп йөрүчеләрне еш очратырга туры килә.
— Итнең хезмәте бик күп, — ди “Северный” ширкәтеннән Рәфидә Миннуллина. — Иртүк торып Көтектәге сугым цехына тере малны алып барып чалдырып, анализ ясатып, кләймә суктырып алып килдек. Ә болай безнең ширкәтнең итен бик яратып алалар, килгән саен күп итеп сатабыз.
Рәфидә Миннуллина 36 ел сатучы булып эшләгән, Татарстан Республикасының атказанган сәүдә хезмәткәре.
Шәхси хуҗалыкларга ит белән сәүдә итү кыенлашты, чыгымнар, мәшәкать артты.
— Каз, үрдәк, тавык итен сатарга теләүчеләргә итне елга бер тапкыр лабораториядә тикшертү җитә, — ди район ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Ринат Фәйзрахманов. — Ә менә эре терлекләрнең сатарга дигәненең һәрберсен сугым цехына алып барырга кирәк.
Арчалылар Казан шәһә- рендәге ярминкәләрдә дә актив катнаша.
— “Северный” ширкәте алтышар машина белән бара, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин.
— “Ак барс” агрокомплексы”, “Ватан”, “Курса МТСы”, “Татарстан” ширкәтләре дә зур җаваплылык белән карый. Ит, сөт, бәрәңге бик әйбәт үтә. Соңгы баруда ашлыкны да алып бетерделәр. Арча сөтен бик яраталар. Ә быел умартачылар бармый, чөнки бал булмады, узган ел бал күп иде, бик алучы булмады.
10 октябрьдә “Казан” агросәнәгать паркында мәктәп авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте. Анда безнең районнан педагогика көллияте, агросәнәгать көллияте, Арчаның 7нче, Ашытбаш, Шушмабаш, Яңа Кенәр, Лесхоз, Урта Курса, Пөшәңгәр мәктәпләре катнашты. Алар алып килгән күп төрле товарларны бик яратып алдылар.
Ильяс Фәттахов