Быел бәрәңгегә мәдхия җырларлык булды

2015 елның 21 октябре, чәршәмбе

Быел бәрәңгегә мәдхия җырларлык булды

Өстәлдә кара икмәгең белән ярмаланып пешкән бәрәңгең булса, тамагым тук, дип уйла. Юкка гына “йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ах, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге”не икенче икмәк белән тиңләмәгәннәр, аңа мәдхия җырламаганнар. Ә быел ул йодрык кадәрле генә булып калмады, кайберләре хәтта куш йодрыктан да артып китте. 900 грамм, бер килограмм, бер килограмм 350 граммлы бәрәңгеләрне редакциягә дә алып килделәр. “Ак Барс” агрокомплексы” ширкәте басуларында хәтта 2 килограммнан да артып киткән бәрәңгеләр булган.

–Без берничә сорт бәрәңге утыртабыз, – ди баш агроном Рөстәм Мөхәммәдиев. – “Ред-Леди” дигән сорт (кызыл бәрәңге) гектарыннан 450 центнер уңыш бирде. Ә “Гала” сортлы сары бәрәңгене (анысын быел беренче тапкыр утырт- тык) гектарыннан 460 центнерга кадәр алдык. Мондый уңыш барлык технологияләрне кулланып үстерүдән дә тора, аннан быел елы да бәрәңге өчен бик уңышлы килде, туфрак дымлы булды. Җыеп алырга көннәрен дә бирде.

Рөстәм узган шимбәдә үткәрелгән бәрәңге бәйрәменә үзләрендә үстерелгән бер килограмм 800 граммлы (алганда ул 2 килограммнан да артык булган) бәрәңгене алып килгән иде. “Иң зур бәрәңге” бәйгесендә аны узучы булмады. Ашытбаштан Рәис Шәкүров бер килограмм 396 граммлы бәрәңгесе белән икенче урынны яулады.

– Быел безнең бәрәңге искиткеч булды. Гектарыннан 400 центнер чыкты, – диде ул.

Өченче урында 980 граммлы бәрәңгесе белән Божадан Фәния Сабирҗанова. Фәния бәрәңгегә багышлап шигырь дә язып алып килгән.

– Бүген төнлә яздым. Көй дә чыгарырга уйлыйм әле, – диде ул.

Икенче икмәк турында шигырь иҗат итүче бер Фәния генә булып чыкмады. Арчадан Мәрьям Зарипова, Минсәвәр Хәбибуллина, Факия Шәрәфетдинова, Зөлфия Галәветдинова, Наилә Миңнемуллина, Казанбаштан Рәфкать Низамиев, Якты Көннән Венера Шакирова, Божадан Язилә Баһаветдинова, Чиканастан Нурзия Хәсәнгалиева, Кәчедән Адилә Әхмәтҗанова, Түбән Атыдан Гөлия Кәримова, Урта Бирәзәдән Фирдүс Ганиев, Носыдан Алия Романова да үзләренең шигырьләрендә бәрәңгегә мәдхия җырлаган. Алар арасыннан да иң яхшылары сайлап алынды. Беренче урын Арчадан Минһаҗ Кашаповка бирелде, Хәсәншәехтан Рузалия Вәлиева хәтта бәрәңге турында әкият язган һәм икенче урынны яулады. Ә өченче урында “Бәрәңге монологы” белән Арчадан Хәйдәр Зәйнуллин.

Моннан тыш бәйрәмдә иң оригиналь бәрәңгеләргә дә урын бирелде, иң тәмле бәрәңге дә билгеләнде. Ә аның тәмен пешереп карап кына белеп була. Нинди генә ризыклар әзерләмиләр аннан. Ярып, мичкә тыгып, төеп тә пешерәләр, өчпочмагы, күзикмәге, бәлеше дә бик тәмле була.

– Күп итеп маен салсаң, җиренә җиткереп әзерләсәң, – дип өстәде Арча станциясеннән Зөлфия Мифтахова.

Бу көнне ул телеңне йотарлык тәмле итеп күзикмәк пешереп алып килгән иде.

– Бәрәңге ризыкларын бик яратам. Быел барын да пешерергә була. Бәрәңге уңышы яхшы булды, – ди Зөлфия.

Бәйрәм җырлар белән тулыландырылды. Алып баручы Фәрхәт Зыятов Тукай шигырьләрен дә искә алды. Теләгән кеше шунда ук оештырылган ярминкәдә “йодрык кадәрле, йомры гәүдәле, ах, тәмле, бигрәк тәмле бәрәңге”не сатып та ала алды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International