Ялгызлык ачысын күрмәгез

2015 елның 23 октябре, җомга

Ялгызлык ачысын күрмәгез

Әни үлгән. Әни үлгән? Ничек инде үлгән? Әле кичә генә мине үз янына яткырды да битләремнән сыпырды, аркамнан сөйде, күзләремнән үпте. Ә бүген әниең үлде, диләр.

Алты яшьлек Сәкинә шулай уйлап, әнисе яткан карават янына килде, өлкәннәр күрмәгәндә үрмәләп менеп, битенә япкан ак яулыкны алып атты да, әнисенең битләреннән сыпырды, үбәргә үрелде.

– Һай, Аллам, нишли инде бу бала? – дип килеп җиткән ят бер апага бирешергә теләмичә, әнисен ныгытып кочаклап алды.

– Җибәрегез, җибәрегез, минем әнием белән йоклыйсым килә, – диде ул чәбәләнеп.

– Ятсын, соңгы тапкыр булса да әнисе янында йок- ласын, тимәгез балага, –диде күрше апа.

Аның сүзеннән соң Сәкинәне борчучы табылмады. “Ах, балакай, балакай”, – дип көрсенгәләп алсалар да, балага берәү дә тимәде.

Икенче көнне йокыдан уянганда ул ят бер җирдә ята иде. Кинәт әнисен исенә төшереп сикереп торды да: “Әнием кайда, әнием, җибәрегез мине әнием янына”, – дип үрсәләнеп кычкырырга тотынды.

– Балам, әниең юк инде синең. Бигрәк иртә ятим калдың шул, – дип алдагы көнне аны яклаган күрше апа башыннан сыпырды.

Тәрәзә янына басып карашын еракка төбәгән кыз бу мизгелләрне бүгенгедәй хәтерли. Ә калганы томан эчендә кебек. Абыйсын армиягә алдылар, апасы шәһәрдә эш тапты, ә Сәкинәне ниндидер ике апа белән бер абый машинага утырттылар да еракка алып киттеләр. Ул хәзер балалар йортында яши. Шул көннән башлап апасын да, абыйсын да бер тапкыр да күргәне юк.

 – Сәкинә!

Үзенең исемен ишетеп, кыз артына борылып карады. Анда тәрбияче апасы басып тора иде.

– Сәкинә, әйдә бүлмәңә кер, бала.

– Юк, мин апамны көтәм. Киткән чакта: “Сеңлем, озакламый килеп алып китәрмен, көт”, – дигән иде. Үзе һаман күренми. Тәрәзә яныннан китсәм, күрми калырмын, дип куркам.

– Мин сине чакырырмын, Сәкинә, сүз бирәм, чакырырмын. Әйдә, ашарга, аннан соң ял итәргә.

Сәкинә акрын адымнар белән тәрбияче артыннан иярде. Әнә шулай көн артыннан көн үтте, апасы күренмәде. Кыз үзенең беркемгә дә кирәге юклыкны аңлап, барына да күнде. Тәрәзә янына барып апасын да көтми башлады. Онытылыр өчен үзенә әле бер, әле икенче төрле шөгыль тапты. Дәресләрдән соң түгәрәкләргә йөреп, чигәргә, бәйләргә, тегәргә өйрәнде. Биергә, җырларга да оста иде. Бер генә концерт та аның катнашыннан башка үтмәде. Гел мактадылар үзен, башкаларга үрнәк итеп куйдылар. Тик Сәкинә масаймады, алай гына да түгел, мактауларга исе дә китмәде. Кызларга караганда күбрәк малайлар белән уртак тел тапты, алар белән уйнады, ярышларга йөрде.

18 яше тулган көнне аның янына апасы килде.

– Сәкинә, таныйсыңмы, бу мин, апаң, – диде ул Сәкинәгә кулларын сузып.

Тик кыз аның кочагына атылырга ашыкмады. Күз яшьләрен күрсәтмәс өчен арты белән борылып басты.

– Үпкәләдеңме әллә, сеңлем? Ачуланма, моңарчы килә алмадым. Ә хәзер мин сине үзем белән алып китәм. Без һәрчак бергә булырга тиеш, аңлыйсыңмы?

Аңлый ул апасын, ник аңламасын. Тик тамагына килеп бөялгән апасына үпкә белән тулы төерне йотып кына җибәрә алмый. Күңеле тарта, аякларының апасына таба атлыйсы килми.

– Бала, – диде тәрбияче апасы йомшак кына итеп аның җилкәсенә кагылып. – Апаң белән китми хәлең юк. Сиңа 18 яшь тулды. Башкача монда яши алмыйсың. Шуңа апаңны чакыртырга мәҗбүр булдык.

Ах, менә нәрсә икән. Чакыртканга гына килгән икән апасы. Сеңлесен күрәсе килгәнгә түгел. Булса, килгән бит. Башка барыр җире бармы соң аның? Шулай булгач, теләсә, теләмәсә, апасына иярергә туры килә. Тора-бара күз күрер.

Сәкинә апасы каршына барып, аңа кулын сузды. Апасы аны кочаклап алды да елап җибәрде.

– Ачуланма мине, Сәкинә. Нишлисең бит, язмыш өчебезне өч якка ташлады. Абыйдан әле дә бернинди хәбәр юк. Икебез бергә тотынсак, табабыз бит без аны, шулаймы?

Кыз йөзендә беренче тапкыр елмаю чаткылары күренде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International