Замана баласына – заманча укыту
Арчаның 5нче гимназиясендә район мәктәпләренең математика укытучылары түгәрәк өстәл артына җыелды. Укытучылар балаларны Федераль дәүләт стандартлары нигезендә укыту буенча (ФГОС) үзара фикер алыштылар, тәҗрибә уртаклаштылар.
Чыгышлар тәмамланганнан соң арадан бер укытучы:
– ФГОС буенча дәресне ничек алып барасыз – шул турыда сөйләсәгез иде, – дип үтенде.
Шуннан соң сөйләшү тагын да җанланып китте.
ФГОСның үз таләпләре бар. Укытучылар белемнәрен күтәрә, сыйныф бүлмәләре техник яктан җиһазлана, укучыларга федераль стандартка туры килгән дәрес-лекләр, укытучыларга ярдәмлекләр эшләнә һ.б.
ФГОС буенча махсус сораштырулар үткәрдем. Төрле укытучыда төрле фикер. Хәтта “ФГОС баланы надан калдыра”, – дигән фикерләрне дә ишетергә туры килде.
– Мәктәптә 32 ел укытам, – дип сөйләде түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашкан Арчаның 2нче мәктәбе укытучысы Гөлфия Мөхәммәтҗанова. – Эшемне яратам. Быел миндә өч 5нче сыйныф, 79 бала. Федераль стандартлар буенча укытам. Баланың фикерен сорый-сорый дәресне алып барам. Баланы үз фикерен әйтергә курык- маска өйрәтәм. Төпле фикерле балалар бар. Дөрес әйтми икән төзәтмим. Дәрес барышында укучы үзенең ялгышканын аңлый. Өйгә эшне компьютердан күчермәскә дә өйрәтәм. Дәрескә килгәч, өйгә эш дәфтәрләрен җыеп алам да, нәкъ шундый эшне, саннарны гына үзгәртеп, чишәргә бирәм. Менә шунда күренә инде: кемнең үзе эшләгәне, кемнең компьютердан әзерне күчергәне. Эшли алмаган укучыга мәсьәләне аерым төшендерәм.
Носы мәктәбе укытучысы Илмира Абдуллина:
– Федераль стандартлар буенча укыту кызыклы, – ди. – Теманы читләтеп, урап килеп, балалардан яңа теманың исемен, максатын әйттерү ул яхшы укучылар өчен генә түгел, йомшаграклар өчен дә кызыклы. Бу яңача укытуны без, укытучылар, ачык дәресләрдә өйрәнсәк, тагын да нәтиҗәлерәк булыр иде.
Түгәрәк өстәл артында сөйләшүдә катнашкан, 6 ел элек 5нче гимназиядә эшләп пенсиягә чыккан математика укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы Гөлүсә Вәлиуллина фикерләре белән дә кызыксындым.
– Балаларга иҗади эшләргә мөмкинлек бирә идем. Аларның һәркайсы мәсьәләне үз юлы белән чиште, – дип сөйләде ул. – Яңа теманы да үзләре әйтеп бирерләр, билгене дә үзләренә үзләре куярлар иде. Берьюлы, балаларны ашханәгә озатып йөреп, дәрескә 5 минутка соңга калдым. Директор кереп утырганын да күрмичә дәресне башладым. Мин кергәнче балалар үзләре дәрес алып бара иде инде. Тактага өй эшләрен дә, яңа тема исемен дә язып куйган иделәр. Минем эш алымым ФГОСныкы кебек булган икән, дим хәзер.
Үз эшенә бирелгән көчле укытучыларның эш алымы бу. Арчаның 1нче мәктәбе башлангычларын укытучы Ольга Мадагулова фикерләре дә кызыклы.
– ФГОС буенча икенче ел гына укытабыз әле. Монда әллә ни зур яңалык күрмим мин, – дип сөйләде ул. – Дәреслекләр нигездә шул ук. Аз гына үзгәрешләр бар. Ә менә принциплар икенче. Хәзер бит замана башка, балалар бик актив, хәрәкәтчән, алар каршында озак итеп сөйләп тору мөмкин эш түгел, аларны һәрдаим кызыксындырып, алга проблема куеп, шуны чишү юлларын таптыру, яңа темага үзләренең килеп чыгуы – менә эш нәрсәдә!
...Арчаның 2нче мәктәбенең 5 сыйныфында математика дәресе бара. Гөлфия Мөхәммәтҗанова дәресне федераль стандартлар буенча үткәрә. Укытучы дәресне тагын да кызыклы итү өчен балалар алдына шундый бурыч куйды: “Һәр рәттә өчәрләп утыртылган 9 агач. Менә шуннан өчәр агачлы 10 рәт китереп чыгарыгыз”. Укучылар муеннан эшкә чумды. Бу балалар өчен генә түгел, зурлар өчен дә кызыклы иде.
Мин бер нәрсәгә төшендем: федераль стандартлар укытучы һәм укучыдан зур хезмәт таләп итә. Ә әти-әниләр мине болай дип куркыта: “Балаларыгыз бакчага йөри, бик рәхәт вакытыгыз, менә укырга кергәч, хәлләр башлана”. Аллага тапшырдык.
Румия Надршина