Кешечә яшәргә өйрәнәбез

2015 елның 20 ноябре, җомга

Кешечә яшәргә өйрәнәбез

Татар теле укытучылары түгәрәк өстәл артына җыелып сөйләшкәндә Ирландия  язучысы, философ Бернард Шоуның гыйбрәтле сүзләрен искә төшерделәр: “Хәзер без коштай очарга, балыктай йөзәргә өйрәндек. Безгә нибары бернәрсә: җирдә кешечә яшәргә өйрәнү җитми”. Федераль стандартлар буенча белем бирү турында сөйләшкәндә бу гыйбрәтле сүзләрне искә алу очраклы түгел иде.

Ничек була инде бу, укытучы гомер-гомергә баланы кешечә яшәргә өйрәтә, ә һаман да кешечә яшәү җитми. Тирә-юньне пычратабыз, якыннарыбызны рәнҗетәбез, мәктәпне максатсыз тәмамлыйбыз, нинди һөнәр алырга белмибез, үз фикеребез юк, туганнар белән  талашып әти-әни малын бүләбез... Дөрес, бу барыбызга да кагылмый. Тормышта тискәре күренеш- ләр булган һәм булачак, диярсез. Килешәм. Әмма баланы кечкенәдән тәрбияләү әһәмиятле булган кебек, мәктәптә, заман таләбенә туры китереп, укыту алымын үзгәртергә кирәклеге котылгысыз кебек. Мин моңа түгәрәк өстәл артында укытучыларның чыгышын тыңлап, осталык дәресләрен карап инандым. Сөйләшүне район мәгариф идарәсе конференция залында милли мәсьәләләр буенча методист Энҗе Мостафина алып барды. Очрашуда район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев катнашты. “Ялкын” журналы мөхәррире Йолдыз Миңнуллина да кайткан иде.

Электән укытучылар илгә-көнгә файдалы кешеләр тәрбияләде. Түгәрәк өстәл артындагы сөйләшүдә катнашкан ветеран укытучы Фәрхәт Зыятов:

– Мин 42 ел мәктәптә эшләдем, – дип сөйләде. – Күп еллар татар теле һәм әдәбиятыннан укыттым. 28 укучым минем фәнне дәвам итте. Элек тә чын йөрәктән тырышып эшләдек. Хәзер дә шулай. Әмма хәзер эш алымнары икенче...

Чыгыш ясаучылар федераль стандартлар буенча укыту әһәмиятен ачык итеп әйтеп бирергә тырыштылар. Яңа Кенәр мәктәбе татар теле укытучысы Ләйсән Нигъмәтуллина:

– Казанда ачык дәрестә булдык, – дип сөйләде. – Укытучы дәрескә кергәндә үк: “Кызлар, мин сезне хәзер ничек итеп әйбәт кияүгә чыгарга өйрәтәм”, – дип әйтеп керде. Әмирхан Еникиның “Хәят” әсәре турында бара иде монда сүз. Бу гадәттәгечә теманы сөйләү түгел иде инде. Федераль стандартларның төп максаты балаларны кызыксындыра белүдә. Быел мин 5нче сыйныфларны укытам. Балалар янып тора. Башлангычтан алар федераль стандартлар буенча укып килде, төркемләп эшләргә, үз фикерләрен әйтергә өйрәнгәннәр, тырышалар.

Ләйсән Нигъмәтуллина “Укытучы белем тапшыручы түгел, ул белемгә шартлар тудыручы” дип әйткән сүзләрен ачык дәрестә дәлилләп күрсәтте. Балалар икешәрләп утырып, тарихчылар, мәдәниятчылар, пешекчеләргә бүленеп, Нәүрүз бәйрәмен өйрәнделәр. Каршыларында компьютер. Бик күңелле килеп чыкты. Балалар сорауларын да, җавапларын да үзләре таптылар. Бу инде укытучының балалар алдында озаклап Нәүрүз турында сөйләве һәм укучыларның да кайсы тыңлап, хыялланып, кайсы шаярып, йокымсырап утыруы түгел. Балалар үзләре эзләнә, иҗади эшли.

Ярар, баланың үз фикере дә булсын, ди. Моннан аңа ни файда, диярсез. Ташкичү мәктәбе укытучысы Рәисә Шаһидуллина:

– Баланың мәктәпне тәмамлаганда алдында максаты булырга һәм ул аны тормышка ашыра белергә тиеш, – дип сөйли. – Федераль стандартлар баланы әнә шуңа әзерли.

Кеше, бауга менгәнче, 9 каттан сикергәнче, эчүгә сабышканчы, тормышта төрле катлаулы хәлләрдән чыгу юлын табарга сәләтле булырга тиеш. Дәрестә эзләнү, иҗади эшләү, үз-үзләренә, критерийлардан чыгып, билге кую баланы кечкенәдән тормышта югалып калмаска өйрәтә. Федераль стандартларның идеясе бик әйбәт. Аны дөрес итеп тормышка ашырырга гына кирәк. Тик шунысы бар: укытучыга да, укучыга да эш күп. Әмма кызыклы.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International