23 ноябрьдә киләсе елның район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

23 ноябрьдә киләсе елның район бюджеты проекты буенча ачык тыңлаулар узды. Аны район Советының бюджет–финанс мәсьәләләре буенча даими комиссия рәисе, Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков алып барды. Финанс–бюджет палатасы җитәкчесе Фәнис Исмәгыйлев бюджетның төп күрсәткечләре белән таныштырды. Район башлыгы урынбасары Любовь Осина, авыл җирлекләре башлыкларыннан кергән гаризалар нигезендә, бюджетта урыннарда янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен өстәмә чыгымнар билгеләргә тәкъдим итте. Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов шулай ук суд карарларын үтәүне, җирлекләргә тапшырылган төрле вәкаләтләрне башкаруны финанслауның кирәклеген дә ассызыклады.

Ачык тыңлауда катнашучылар, гомумән алганда, бюджет проектын хуплауларын белдерделәр. Шул ук вакытта биредә яңгыраган тәкъдимнәрне өйрәнеп, аларны бюджет проектына кертү мөмкинлеген карауны сорадылар.

Соңыннан Любовь Осина авыл җирлекләре башлыклары белән территорияләрне төзекләндерү, чистарту, Яңа елга әзерлек чараларына багышланган киңәшмә уздырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International