Ирекнең кадерен белмәсәң

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Ирекнең кадерен белмәсәң

Арча район суды 18 ноябрьдә җинаять–башкару инспекциясе соравы буенча Алмаз Шакировка карата кулланылган шартлы хөкем карарын юкка чыгарды.

Әлеге җәза чит милекне урлаган өчен бирелгән булган.

Арча районында яшәүче Алмаз Шакиров 2015 елның 23 июнендә суд карары белән 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителә. Әмма бу җәза 1 ел 6 ай сынау срогы белән шартлы рәвештә бирелә. Аңа өстәмә бурычлар да йөкләнә: җинаять–башкару инспекциясенә белдермичә даими яшәү урынын алыштыр- маска һәм теркәлү өчен килгәләп торырга.

Инспекциягә исәпкә куйгач аның белән әңгәмә үткәрелә. Әмма ул берничә тапкыр теркәлүгә килми, әйтеп тормыйча яшәү урынын алыштыра, административ хокук бозулар өчен җаваплылыкка тартыла.

Шакиров моннан соң җәзаны колония җирлегендә үтәчәк.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары,

юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International