Кеше гомере – бәһасез
22 ноябрьдә Арчада пычрак суларны чистарту корылмасы турысыннан узып, Казан–Малмыж юлына чыга торган чатта юл-транспорт һәлакәтендә бер кеше һәлак булды, дүрт кеше зыян күрде.
Әлеге вакыйга буенча район башкарма комитетында киңәшмә үткәрелде. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин алып барды. Киңәшмәдә ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе җитәкчесе Илдар Нотфуллин, “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитәкчесе урынбасары Ринат Салихов, район үзәк хастаханәсенең ашыгыч ярдәм күрсәтү бүлеге өлкән фельдшеры Мәдинә Сәлахова, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев, янгын часте җитәкчесе урынбасары Искәндәр Юзаев, Арча муниципаль районының дежур-диспетчер хезмәте җитәкчесе Артем Лесенко һәм башкалар катнашты.
– Бу урында транспортка зыян килү белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәтләре еш булып тора. Быел үлем белән икенче очрак. Беренчесендә бер кеше һәлак булып, өч кеше зыян күргән иде. Бу юлы бер кеше һәлак булып, дүрт кеше төрле авырлыктагы тән җәрәхәтләре алды, – диде Илдар Нотфуллин. – Пычрак суларны чистарту корылмасы ягыннан килеп, олы юлга чыгып килүче “Ока” машинасы (рульдә 1933 елгы ир-ат, икенче төркем инвалид) Казан–Малмыж юлыннан Арчага таба баручы “ВАЗ–2109” машинасын үткәреп җибәрми, нәтиҗәдә, алар бәрелешә, “ВАЗ–2109”ны каршы як полосага алып ташлый һәм аңа Арча ягыннан хәрәкәт итүче “ВАЗ–2114” машинасы килеп бәрелә. “ВАЗ–2109” шоферы хастаханәгә озатылды, “ВАЗ–2114” машинасын йөртүче шунда ук һәлак булды. Аның өч пассажирын да хастаханәгә алып киттеләр. Берсе йөкле булу сәбәпле, күзәтү астында тоту өчен, хастаханәдә калдырылды, икесенә ярдәм күрсәтелгән.
Ул шулай ук бу урында “Юл бир” (“Уступи дорогу”) дигән, тизлекне киметергә кушкан юл билгеләре булуы турында да белдерде, ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, Арча янгын часте хезмәткәрләренең дә тиз арада килеп җитүләре турында әйтте.
Шушы участокны авария куркынычы тудырмаслык итү өчен нәрсә эшләргә? Киңәшмәдә төп басым шуңа ясалды. Фикерләр төрле һәм бар да урынлы иде. Беренчедән, ул тирәдә юл яктыр- тылмый. Шуның нәтиҗәсендә тизлекне киметтерү максатыннан юлны күтәрттереп ясалма тигессезлек тә эшләп булмый икән. Өч урынга авария куркынычы турындагы юл билгесе куярга кирәк, дигән тәкъдим дә булды. Арча ягыннан Казан-Малмыж юлы буенча хәрәкәт иткәндә чистарту корылмаларына таба борылуны тыярга да киңәш ителде.
– Бу юнәлештә хәрәкәт иткән мәктәп автобусларын йөртүчеләрне дә әлеге куркыныч учас- ток турында кат-кат кисәтергә, ДОСААФ оешмасы, ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе, массакүләм мәгълүмат чаралары, мәктәп- ләр белән бергәләп пропаганда эшенә басым ясарга кирәк, – диде Олег Спичкин. – Яңа ел бәйрәмнәре, каникуллар җитә, экскурсияләр башлана. Бу юлдан йөрүчеләр арта. Балалар йөрткән автобус- ларда “Балалар” дигән билге булсын һәм аларны озату оештырылсын.
–Балалар бакчаларыннан ук юл кагыйдәләре буенча профилактик максатта чаралар оештырыла. Балаларны ерак юлга алып чыгар алдыннан автобуслар өстәмә тикшерү үтә, ЮХИДИнең Арча бүлекчәсе хезмәткәрләре тарафыннан озатучылар билгеләнә, – диде Зөлфәт Дәүләтбаев. – Бу очрак буенча ата-аналар җыелышында сөйләшүләр алып барырбыз, балалар белән дә эшне көчәйтербез.
Авария куркынычы тудырган әлеге участок буенча нинди чаралар кулланырга?
– Фикерләрегезне туплап, ике көн эчендә миңа тапшырыгыз. Аннан беркетмә төзеп, эшкә дә тотынырбыз. Район башлыгы Илшат Нуриев бу мәсьәләне кыска вакыт эчендә хәл итәргә кушты, – диде Олег Спичкин.
Бу хакта шул юлдан көн дә үтеп йөргән шоферлар белән сөйләштек.
Раил Гарифуллин: “Юлны яктырту бик кирәк. Хәзер иртә караңгы була, бик җайсыз”.
Илфат Шаһиев: “Бәлкем, бу урынга видеофиксатор куяргадыр? “Лежачий полицейский”ны да тар һәм биегрәк итеп ясарга кирәктер, минемчә. Югыйсә, аны уйлап та бирмиләр”.
Марат Бариев: “Берәүләрнең ваемсызлыгы нәтиҗәсендә бер гөнаһсыз кешеләр харап була. Иң беренче чиратта саклык һәм игътибарлы булу кирәк”.
Гөлсинә Зәкиева