АЛЛАҺКА ТӘВӘККӘЛЛӘ, ӘММА ДӨЯҢНЕ БӘЙЛӘП КУЙ

2015 елның 25 ноябре, чәршәмбе

Аллаһка тәвәккәллә, әмма дөяңне бәйләп куй

Районда әти-әниләр арасында балаларына прививка ясатудан баш тартучылар һәм хәтта, үз хокукларын яклап, район прокуратурасына мөрәҗәгать итүчеләр бар. Бу безнең җирлеккә генә хас күренеш түгел, ул республика, ил, дөньякүләм әһәмияткә ия.

Әти-әниләрнең прививкага карата фикерләрен сораштым. Арада: “ Мин балама прививка ясатмыйм”, – дип өзеп әйтүчеләр бар.

Иң башта район үзәк хастаханәсенең балалар консультациясе мөдире, педиатр Алсу Кузнецова белән сөйләштек.

– Алсу Альбертовна, Интернетта вакциналар сос- тавы турында ниләр генә язмыйлар.

– Бар да сафсата. Дөнья цивилизациясе уйлап тапкан вакциналар бала организмына бик аз микъдарда кертелә. Мәсәлән, БЦЖ–М вакцинасын ясаганда организмга “тере” бактерияләр керә дип әйтсәк тә, бу туберкулез таякчыклары түгел, фрагментлар гына. Медицина бик нык алга киткән вакытта вакциналар составы да камилләшә бара.

– Йогышлы чирләрнең кимүен тормыш хәле яхшыру белән аңлатучылар бар.

– Әлбәттә, тормыш хәленең яхшыруы йогышлы чирләрдән берникадәр коткарды. Әмма моның һава юлы белән йогучы бума (дифтерия), бума ютәле (коклюш), кызамык, кызылча һәм башка шундый чирләргә, кан аша күчүче гепатит В вирусына катнашы юк. Алардан бары тик прививкалар гына коткара ала. Прививкалар кимесә – инфекция- ләр баш күтәрә. Быел шундый хәл Украинада, Таҗикстанда күзәтелде. Баланы параличларга, гарип калдырырга сәләтле полиомиелит чире килеп чыкты.

– Прививка ул кешенең иммунитетына тыкшыну түгелме?

– Анадан күчкән йогышлы чирләргә каршы көрәшүче тәнчекләр балага 3 ай булганда бетә. Шул вакытта балага бума, бума ютәле, столбняк, полиомиелитка каршы АКДС вакцинасы ясала, организмга йогышлы чирләргә каршы көрәшүче тәнчекләрне барлыкка китерүче матдәләр – дүрт антиген кертелә. Ә баланың организмы 200 антиген күтәрергә сәләтле. Балада ясалма иммунитет барлыкка килә. Кайберәүләрнең җитди чирләрдә бөтен гаепне прививкаларга аударуын мин ахмаклык, дияр идем. Шул ук зыянлы авыр металлар (терекөмеш, алюминий һ.б.) безгә начар һавадан, судан, җирдән, ризыктан, тәмәке төтене, көнкүреш химиясеннән һ.б. керә.

– Бала тугач үткәрелә торган туберкулезга каршы БЦЖ вакцинасы кайбер илләрдә соңрак башкарыла.

– Россия туберкулез йоктыру буенча иң куркыныч илләрнең берсе. Шуңа күрә БЦЖ бездә иртә ясала. Бервакыт бездә бер ана БЦЖдан баш тартты. Соңрак баласының туберкулез эләктергәне билгеле булды.

– Аллага шөкер, без куркыныч йогышлы чирләрне белмибез.

– Шуңа да әти-әниләр курка белми. Бума ютәлне генә алыйк. Баланың ничек интеккәнен күрсәгез иде сез, хәтта балага карарга куркыныч, чир тагын да катлауланып китәргә мөмкин. 1991–1992 елларда дифтерия кабынып алды, үлемгә илтергә сәләтле бик куркыныч чир.

– Бөтенләй дә вакцина ясарга ярамаган балалар бармы?

– Юк. Әгәр дә бала җитлегеп тумаса, онкология белән чирләсә, иммунитеты бик йомшак булса, аңа вакцина срогы чигерелә. Аларга шәхси прививкалар календаре төзелә.

– Әти-әниләрне прививкадан соң баласының җитди авырып китүе куркыта.

– Без, табиблар, бу мәсьәләгә бик җитди карыйбыз. Участоктагы һәр баланың хәле безгә таныш. Чөнки бала туганнан медицина тикшерүе үтә башлый. Прививка алдыннан баланың анализлары алына, температурасы үлчәнә һ.б. Табиб үз өстенә бик зур җаваплылык ала. Без дә борчылабыз. Икеләнсә, бер табиб та вакцина ясарга алынмый. Интернетта табиблар адресына теләсә нәрсә язалар. Безнең хәлне аңлаган кеше бармы соң?

– Прививкалар 100 процент гарантия бирәме?

– Бер генә вакцина да 100 процент гарантия бирә алмый. Әмма теге яки бу йогышлы чирдән прививкаланган бала авырган очракта да чирне җиңел кичерә һәм организмда төрле катлаулылыклар килеп чыкмый, үлем очраклары булмый.

– Прививка ясалмаган бала балалар бакчасына, мәктәпкә бара аламы?

– Прививкаланмаган бала башкаларга куркыныч тудыра. Россия Федерациясенең Баш санитар табибы карары (22.10.2013 ел, №60) бар. Шуның бер пунктын гына әйтеп үтәм. Санитар-эпидемиология кагыйдәләре буенча балалар, туберкулез буенча фтизиатр нәтиҗәсе белән генә, балалар учреждениеләренә кертеләләр.

Район прокуроры урынбасары Алмаз Сәгыйтьҗанов та бу кагыйдәнең баланың хокукларын бозуга кермәвен әйтте.

Прививканы ясату-ясатмау хакында дин әһелләре фикерләре белән дә кызыксындык. Минем соравыма каршы Арча районы мөхтәсибе Раил хәзрәт Гыйләҗев бер хәдис сөйләп күрсәтте. Шулай бервакыт шәһәрне су баса башлаган. Берәү суга батып үлмәс өчен түбә башына үрмәләгән. Якында гына дөя белән йөзеп баручы: “Әйдә утыр!” – дип кычкырган. Тегесе: “Мин Аллаһы Тәгаләгә язмышымны тапшырдым”, – дип утырмаган. Яннан көймә белән икенче берәү йөзеп бара икән. Ул да дәшеп караган, теге, Аллаһы Тәгалә коткарыр дип, тагы утырмаган. Шуннан бу суга батып үлгән. Бакый дөньяда Аллаһы Тәгалә каршына җавап тотарга килгәч, Аллаһы Тәгалә моңа: “Мин сиңа ике тапкыр рәхмәтемне җибәрдем, ә син кабул итеп алмадың”, – дигән.

Республиканың баш казые Җәлил Фазлыев:

– Прививка ясатмыйча дөрес эшләмиләр, – дип катгый итеп әйтте.

Әйе, авыруларны дәвалау һәм кисәтү мәсьәләсендә без Аллаһтан сорыйбыз, әмма табибларга мөрәҗәгать итәбез. Хәдистә әйтелгәнчә, Аллаһка тәвәкәллә, әмма дөяңне бәйләп куй.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International