Тырышкан югалмый
Шәхси хуҗалыкларга ярдәм итү буенча республикада бик әйбәт программалар гамәлдә.
Мәсәлән, сөт юнәлешендәге кечкенә фермалар төзү өчен 200 мең сум күләмендә кире кайтармый торган субсидияне алырга теләүчеләр шундый күп булып чыкты ки, хәтта алар арасында конкурс уздырырга туры килде.
— Унбиш кеше әлеге ярдәмне алды инде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин. — Тагын ун кешене тәкъдим иттек.
— Безнең өчен ярап куйды ул, — ди Түбән Мәтәскә авылында яшәүче Илнар Сәгъдиев. — Шушы акчага менә абзарны зурайттык. — Эшне кәҗәдән башлаган идек, хәзер биш сыерыбыз, ике тана, алты үгез, ике ат бар. Сыерларны унбишкә җиткерергә исәп.
Илнар уйнап башлаган эшнең зурга китүен кызык итеп сөйли. Балаларга кәҗә сөте файдалы дип, кәҗә алган болар. Алар үсә төшкәч кәҗәне сатарга уйлаганнар. “Район газетасына белдерү биргәч тә телефон шалтырарга тотынды, сатып җибәргәч тә сораучылар шактый булды әле. Шуннан еракка барып кәҗә төяп кайттым”.
Әкренләп сарайны зурайта Илнар, бозаулар ала, алар танага, таналар сыерга әверелә. Хәзер мондагы шартлар иң яхшы фермадагылардан да калышмый, өстенлекле яклары да бар әле. Иң мөһиме — үземнеке дип эшләү, биредә син үзең рәис тә, мөдир дә, бригадир да, эшче дә.
— Син нәрсәләр эшлисең? — дип сорйбыз беренче сыйныфта укучы уллары Әлфистән.
— Мин бозауларга сөт эчерәм, — ди ул горурлык белән.
Өченче сыйныфта укучы кызлары Рузинә печән сала, көченнән килгән эшләрне башкара.
— Балалар өчен менә дигән хезмәт тәрбиясе дә әле бу, — ди Илнарның тормыш иптәше, укытучы булып эшләүче Халисә. — Алар мәктәптән кайткач дәресләрен әзерлиләр, уйнарга да, безгә булышырга да өлгерәләр.
Тату, бердәм, тырыш, бик матур гаилә. Алар белән аралашуы, сөйләшүе рәхәт.
— Фәргать абыйга рәхмәт, — ди Халисә. — Ул шундый программа бар, сез анда катнаша аласыз, дип тәкъдим итте.
Фәргать Сираҗетдинов — Иске Кырлай авыл җирлеге башлыгы. Иң уңышлы эшләүче гаилә фермалары, эшмәкәрләр күп биредә, һәр яңалыкны беренчеләрдән булып шушы җирлектә тормышка ашыралар. Шушы уңайдан Сәгъдиевләрнең яшь гаиләләргә торак төзүдә ярдәм программасы буенча өй салуларын әйтеп үтү дә урынлы булыр. Иркен, матур йортта үз бәхетләрен үзләре тудырып яши алар.
Ильяс Фәттахов