Юбилеең белән, көллият!

2015 елның 25 декабре, җомга

Юбилеең белән, көллият!

Арча педагогика көллияте үзенең 85 еллык юбилеен билгеләп үтте. Көне буена исәпләнгән чара үзенчәлекле башланып китте. Башта “Методик фән: кичә, бүген, иртәгә” дигән халыкара фәнни–техник конференция булды.

Оештыручылары–Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы, Казан Федераль университеты, Татарстан Республикасының мәгарифне үстерү институты, Арча мәгариф идарәсе, Арча педагогика көллияте, көллиятнең милли кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге.

– Конференциягә бөтен төбәкләрдән 135 гариза кабул ителде. Алар арасында Россия, Япония, Кытай, Төркия, Америка, Латвиядән галимнәр һәм методистлар да бар, – диде көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова.

Конференциянең пленар өлеше көллиятнең актлар залында узды. Гөлнара Гарипова кунакларны көллият тарихы, аның үсеше, бүгенгесе белән таныштырып үтте.

– Барлык уку йортлары да үзенең тарихын күрсәтә алмый. Арча педагогика көллияте – уникаль уку йорты. Без шушы уку йорты чыгарган укучылар белән эшләп киләбез, – диде филология фәннәре кандидаты, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының кафедра бүлеге, Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, Россиянең атказанган югары белем бирү хезмәткәре Рәсимә Шәмсетдинова һәм Татарстан Респуб- ликасының мәгарифне үстерү институты ректоры Равил Хәмитов исеменнән котлау хаты тапшырды.

Пленар утырышта шулай ук Казан Федераль университетыннан филология фәннәре кандидаты Эльзара Гафиятова, “Безнең мирас” журналы бүлек мөхәррире Ленар Гобәйдуллин, 21 ел педагогика көллиятен җитәкләгән Татарстан Рес- публикасының атказанган укытучысы Илдус Сәгъдиев, көллият укытучысы, педагогика фәннәре кандидаты Евгения Плотникова катнашты һәм чыгыш ясады.

Берлиндагы Ирекле университет доценты америкалы Кат-рин Хардин, Япониядән Казан Федераль университетында белем алучы Юто Хисиямога да сүз бирелде. Шунысы кызык, Юто саф татар телендә чыгыш ясады.

– Татар теленә мин “Татар җыры” бәйгесен караганнан соң гашыйк булдым һәм үзлегемнән аны үзләштерә дә башладым, – диде ул һәм татар телендә үзе белән таныштырды, көллиятне юбилее белән котлады.

Кайбер чит ил кунаклары бу көнне кайта алмады, әмма конференциядә катнашучыларга видео аша мөрәҗәгатьләрен юллады. Америкадан Кейт Ленбраун Кушма штатларында инглиз телен ничек укытулары турында сөйләп үтте. Кытайда кытай татарлары җәмгыяте рәисе урынбасары Гыйззәтулла Хәсәнгә дә торган җиренә кайтып китәргә туры килгән. Ул көллияттә бер булган иде инде. Шул вакытта Кытайда укытыла торган татар телендәге әлифбаны “Әлифба” музеена бүләк итәргә вәгъдә биргән булган. Сүзендә торган. Аның исеменнән чыгыш ясаган Ленар Гобәйдуллин әлеге уку әсбабын Гөлнара Гариповага тапшырды.

– Америка, Япония, Германиядән килгән яшьләр татарча сөйләшә. Сокланып утырдым. Рәхмәт сезгә, – диде Илдус Сәгъдиев. – Ә көллиятнең уңышлары безне сөендерә. Үткәне белән чагыштырганда ул бар юнәлештә дә тамырдан үзгәрде, дисәм дә ялгышмам. Киләчәктә тагын да зуррак уңыш-лар яулавына да шигем юк.

Конференциянең пленар өлеше шундый мактаулар, изге теләкләр белән тәмамланды һәм ул үз эшен секцияләрдә дәвам итте.

Ә кичен шушы залга Арча педагогика көллияте ветераннары, укытучылары, аны төрле елларда тәмамлап чыккан студентлар, оешма җитәкчеләре, кунаклар җыелды. Район башлыгы Илшат Нуриев коллективны олы юбилейлары белән котлады һәм мактаулы хезмәткәрләргә Арча муниципаль районы бүләкләрен тапшырды. Ул көнне андый бүләкләр күп булды. Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министры урынбасары Гөлнара Габдрахманова иң лаеклыларга “Мәгарифтәге казанышлары өчен” күкрәк билгеләре такты. Көллият җитәкчелегенең үз бүләкләре дә бар иде.

– Биредә искиткеч тырыш, белемле, иң яхшы педагоглар эшләде һәм эшли. Алар бар да бары тик мактау сүзләренә генә лаек. Без, ветераннар, әле дә туган йортыбызга килгәндәй бирегә ашкынабыз. Уку йортын тәмамлап киткән студентлар да аны онытмый, – ди Илдус Сәгъдиев.

Шуны раслагандай сәхнәгә бер–бер артлы көллияттә белем алып, хәзер татар эстрадасы йолдызларына әверелгән Раяз Фасыйхов, Резеда Ганиуллина, Илназ Гарипов, Рафил Җәләлиев чыгып, аңа булган хисләрен җыр аша җиткерделәр. “Без бу көллияттә белем алуыбыз белән горурланабыз”, – диделәр алар, укытучылар алдында баш иеп. Көллиятнең укытучылар һәм студентлар коллективы чыгыш- лары ямь өстенә ямь өстәде.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International