Предприятиегә 70 ел булса, аның җитәкчесе Рүзәл Гәрәевка 60 яшь. Әлеге вакыйгаларның бергә үрелеп баруы символик мәгънәгә ия. Алар бер-берсеннән аерылгысыз. Без Рүзәл Баязитовичны һәм аның коллективын матур юбилейлары белән чын күңелдән котлыйбыз!
Җитәкчеләр
Гыйлаҗ Шәмсетдинов
(1945-1947)
Михаил Кадуков
(1947-1949)
Сәгъди Әхмәтшин
(1949-1953)
Николай Корнилов
(1953-1956)
Алексей Привалов
(1956-1984)
Раушан Әхмәдиев
(1984-1988)
Рүзәл Гәрәев
(1988 елдан) “Арча АТП”сы җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев:
“Арча АТП”сы данлы хезмәт юлы үткән предприятие. Сугыштан соң оешып, нинди авыр елларда эшләгән йөк машиналары шоферлары, автобус йөртүчеләр белән горурланабыз без. 70 ел халыкка хезмәт күрсәтеп, бүгенге көндә дә кыенлыкларга бирешмәскә тырышып, предприятие яшәвен дәвам итә. Шушы чорда тарихыбызга алтын хәрефләр белән язылыр- га лаеклы бик күп кешеләр бездә эшләп чыкты һәм эшләвен дәвам итә. Без аларның һәрберсен горурлык белән искә алабыз һәм хөрмәт итәбез. Әлеге сәхифәдә алдынгыларыбызның берничәсе турында гына сөйләнелә. Алар бездә күп.
Юбилей уңаеннан коллективны, ветераннарны һәм районның барлык автотранспорт йөртүчеләрен бәйрәм белән котлыйм. Аллаһы Тәгалә һәркемгә изге ниятләрен тормышка ашырырга насыйп итсә иде.
Тормыш терәгем
Автобус йөртүче Нәкыйп Шәрәфиев:
– Быел 1 июньдә “АТП”да эшли башлаганга 30 ел булды.
Әти дә (Нуретдин) гомер буе “АТП”да эшләде. “Сельхозхимия” берләшмәсендә “КамАЗ”да эшләп йөри идем, әти, әйдә, “АТП”га кил дип, чакырып алды. Минем өчен “АТП” тормыш яме, тормыш терәге дисәм, бик канатлы сүзләр булырмы икән? Җитәкчебез таләпчән, предприятиедә тәртип. Тәртипкә өйрәнә алмаганнар китеп бара. Шуңа да коллективта тырыш кешеләр эшли безнең. Предприятие ярдәмендә йорт салып чыктык. Рүзәл Баязитович: “Йорт сал, булышабыз”, – диде. Бүген, Аллага шөкер, эшебез бар. Казанга “Нәфис” предприятиесенә автобуста эшчеләр йөртәбез. Парлап эшли торган хезмәттәшем Илфат Сабирҗанов белән аңлашып эшлибез, автобусны төзек тотабыз.
Кешегә эш бар
“Арча АТП”сы җәмгыятендә икътисадчы, кадрлар белән эшләүче Галина Кузьмина:
– Предприятиедә 27 ел эшлим. Бүген бездә барысы 85 кеше. Хезмәткәрләрнең уртача яше 36 яшь. Уртача хезмәт хакы 17 мең 208 сум. Автобус йөртүчеләрнең хезмәт хакы 20 мең сумнан артып китә. Маршрутта барысы 19 автобус, 30 мәктәп автобусы йөри. Кешегә эш бар, яшь автобус йөртүчеләр килсә, эшкә алабыз.
“АТП” эшли генә күрсен
Автобус йөртүче Рамил Садриев:
– Эш тыгыз. Көннәр буе Айванга йөреп торабыз. Әле менә яңа гына Яңасаладан кайттым. Югары Пошалымнан йөреп эшлим. 37 яшь. Армия- дән кайтканнан бирле техникада мин. Йөк машиналарында эшләдем, күбрәк “КамАЗ”да. Төрле җирдә эшләп карадым, колхозда да. Эш юк, акча юк. Тормышны алып барырга кирәк. Моннан 4 ел элек “Арча АТП”сына эшкә урнаштым. Аллага шөкер, эше дә, акчасы да бар. Автобус төзек. Ремонт мастерскоенда менә дигән осталар эшли. Ул яктан җан тыныч. Предприятие бетмәсен, эшли генә күрсен инде. Бөтен теләк шул.
Иң беренче шоферларның берсе – Әмин Камалетдинов
1945 елны иң беренчеләрдән булып авторотага шофер булып эшкә кердем. Америкадан кайткан 2,5 тонна сыешлы “Форд” машиналары бар иде. Шуңа утырдым. Гомерем йөк машиналарында, аннан автобуста эшләп үтте. Иң авыр вакытларда хезмәт иттем. Юл юк, гаражлар юк. 40-45 градус салкында машинаны кузгатып булмый. Юлда кунып калган вакытлар, дисеңме... Кызу булдым, тырыш булдым, менә шушы куллар белән эшләдем дә эшләдем. Инде 88гә җиттем.
Ремонт цехында
Автоэлектрчы Дамир Гафаров, электр, газ белән эретеп ябыштыручы Рашат Хәйруллин, Илнур Хәбибуллин, агрегатчы Газинур Галиуллинны “АТП”да гына түгел, районда да техниканы яхшы белгән иң оста һөнәр ияләре диләр.
– Безнең һәркайда тәртип. Таләп шулай куелган, – ди ремонт цехында эшләүчеләр. – Эшсез торган юк безнең. Элекке елларга караганда автобуслар азрак, аларны гел карап, рәтләп торабыз. Запчастьларга кытлык булганы юк. Әмма алар хәзер бик сыйфатлы гына түгел.
Көн-төн эшләдек
II һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгән Илдар Абдуллин:
– Чыгышым белән Урта Атыдан мин. Армиядән соң 1962 елның гыйнварында Арча “АТП”сында йөк машинасында шофер булып эшли башладым. Юлсыз, иң авыр вакытларда эшләдем. Наласа, Аты, Әтнә тауларында калып кунган вакытлар да булды. Баткан урыннан кузгалып китә алмыйча, көпчәкләр бер урында әйләнүдән янып чыгарлар иде. Ярты Россияне иңләдек без. Юллар төзедек. Ашлык ташыдык. Орденны көн-төн эшләгәнгә бирделәр. Рәхмәт җитәкчелеккә, хезмәтне күрә һәм бәяли белделәр. Рәсемем районда Мактау тактасында торды.
Коллективны яраттым
“АТП” җәмгыятендә ветераннар советы рәисе Энҗүдә Шәймәрданова:
– Безнең оешмада барысы 67 пенсионер бар. 6сы эшләп тора. Мин предприятиедә 28 ел склад мөдире булып эшләдем. Коллективны, кешеләрен яраттым. Иң авыр вакытта сыена торган урын булды ул минем өчен. Кеше хезмәт хакы ала алмаганда без хезмәт хакы алдык. Шуңа күрә пенсия- ләребез дә әйбәт. Коллектив бер генә бәйрәмдә дә без, пенсионерларны, искә алмый калмый. Бергәләп сәяхәткә чыкканда җитәкчебез автобусын бирә, кафесында ашата, юлга да ризыкны капка салып биреп җибәрәләр. Бүген дә миңа бик якын ул “АТП”, миләшле ишегалларына кадәр якын...