Гриппка бирешмик
Россиядә грипп эпидемиясе бара. Ул шундый җитди төс алды, бу мәсьәләне Россия Президенты Владимир Путин һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге дә үз контрольлегенә алды. Яңа гына үткәрелгән видеобрифингка Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин маска киеп керде, хәтта туйларга барудан тыелып торырга кушты. Без дә ашыгыч рәвештә газетага материал әзерләү өчен Татарстан Республикасы буенча “Роспотребнадзор” идарәсенең Арча, Биектау районнарындагы территориаль бүлек җитәкчесе Эльвира Шәйхуллинага мөрәҗәгать иттек.
– Эльвира Гаделҗановна, районда грипп бармы?
– Әлегә юк. Әмма республикада, күрше районнарда дуңгыз гриппы А (Н1N1) бар. Районда сулыш юллары вируслы инфекция чирләре күзәтелә, бигрәк тә балаларда. Грипп билгеләре сизелүгә табибка күренергә кирәк. Аның билгеләре: температура күтәрелә, йөткертә, борынга томау төшә, тамак, баш авырта, еш-еш сулыш ала, тән авырта башларга, күзләрдә конъюнктивит барлыкка килергә мөмкин. Кайбер очракларда эч авырта, укшыта һәм эч китүе дә ихтимал.
– Грипп билгеләре сизелүгә иң башта нишләргә?
– Беркая да бармаска, өйдә калырга һәм ашыгыч рәвештә табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Табиб кушканнарның барысын да үтәү сорала. Ятып торырга һәм күп итеп сыеклык эчәргә киңәш ителә. Кеше күп йөри торган урыннарга бармавың хәерле. Урамга чыкканда башкаларга грипп йоктырмас өчен гигиена маскасын кияргә, йөткергәндә, төчкергәндә авызны кулъяулык белән капларга, кулларны сабын белән еш юарга кирәк.
– Гаиләдә берәрсе грипп белән авырганда киңәшләрегез.
– Авыруны аерым бер бүлмәгә урнаштырсаң әйбәт. Андый мөмкинлек юк икән, авырудан 1 метр ераклыкта торуың хәерле. Бигрәк тә балаларга, өлкәннәргә, хроник авыруларга арала- шырга рөхсәт ителми. Бүлмәне еш җилләтергә, чисталыкны сакларга, кулларны юып торырга, авыру янында авыз, борынны капларга кирәк. Авыруны бер генә кеше карасын иде.
– Дуңгыз гриппы А(Н1N1) ни өчен куркыныч?
– Сезондагы грипп 5–7нче көнне төрле катлаулылыклар китереп чыгарса, ә А(Н1N1) гриппы авырый башлауның 2–3нче көнендә үк өзлегүләр бирергә мөмкин. Вируслы үпкә ялкынсынуы беренче урында тора. Ул шулкадәр тиз җәелә, 24 сәгать эчендә кеше хәтта сулыш ала алмаска мөмкин.
– Грипптан районда үлем очраклары булдымы?
– Кызганыч, андый очраклар булды. Әлеге грипп 2009 елда башланды.
– Грипптан ничек сакланырга?
– Грипп А(Н1N1) вирусы биг-рәк тә балаларга, өлкәннәргә, йөкле хатыннарга, хроник авыруларга һәм иммунитеты йомшак кешеләргә куркыныч. Грипп йоктырмас өчен кулларны сабын белән еш юарга, көнкүреш юу чаралары белән бүлмәләрне чистартып торырга киңәш ителә. Сабын белән кулларны юу микроблардан саклый. Кулларны юарга мөмкинлек юк икән, спиртлы яки дезинфекцияли торган салфетка кулланырга кирәк. Ишек тоткаларын, өстәл, урындыкларны һ.б. чистартып тору вирусны юкка чыгара. Авыру кеше белән якыннан аралашмагыз. Ара кимендә 1 метр булсын. Юлга чыгудан, кеше күп йөри торган урыннарга барудан тыелып торыгыз. Куллар белән күз, авыз, борынга кагылмагыз. Грипп бигрәк тә һава юлы белән күчә. Шунлыктан бер-берегезгә якын килмәгез, маскалар киегез. Вируска каршы дару куллансаң да әйбәт. Физик активлык, тиешенчә йокы, аксымга, витаминнарга, минерал матдәләргә бай ризык – болар бар да организмны ныгыта. Ә нык организм чирләргә бирешми. Суган, сарымсак, лимон, имбирь шулай ук файдалы.
– Киңәшләрегез өчен рәхмәт.
Румия Надршина