Һәркем үтәргә тиеш

2016 елның 5 феврале, җомга

Һәркем үтәргә тиеш

2015 елда Арча районында 311 җинаять теркәлде, 2014 елда 202 иде, үсеш 54 процент. Былтыр җинаятьләрнең 75,3 проценты ачылды (2014 елда 79,6 процент).

Ясалган җинаятьләрнең 37се авыр һәм аеруча авыр (2014 елда 31) булып исәпләнә.

Урлаулар 83тән 117гә җитте. Складлардан, кибет базаларыннан һәм башка сәүдә нокталарыннан, фатирлардан урлау, талау, милекне ут төртеп юк итү яки зыян китерү сизелерлек артты.

2015 елда кеше үтерү, законсыз рәвештә транспорт чараларына ия булу фактлары кимеде, көчләү, хулиганлык фактлары булмады.

Элек хөкем ителгән кешеләр тарафыннан 54 җинаять ясалды, 2014 елда 29 иде. Төркем белән ясалган җинаятьләр саны 16дан 11гә кадәр кимеде. Исерек хәлдә ясалган җинаятьләр саны артты.

Җәмәгать урыннарында 86 җинаять теркәлде, бу 2014 елдагыдан 30,3 процентка күбрәк.

Икътисади юнәлештәге 20 җинаять теркәлде, 2014 елда 8 иде. Коррупция юнәлешендәге җинаятьләр — 3әү (2014 елда 5әү иде).

Административ күзәтчелек астында булучылар 7 җинаять ясады (2014 елда – юк).

2015 елда балигъ булмаганнар тарафыннан 8 җинаять ясалды (2014 елда — 9 иде).

Былтыр эшмәкәрләрне яклау турындагы законнарны үтәү өлкәсендә 9 хокук бозу фактлары ачылды. Муниципаль хезмәтләр оештыруда закон бозуларга юл куелган булган. Реклама конструкцияләре куюга, җир участогының шәһәр төзелеше планы, объектны файдалануга тапшыруга рөхсәт бирү сроклары бозылган. Тикшерүләр нәтиҗәләре буенча район башкарма комитеты җитәкчесенә күрсәтмә кертелде, дәүләт хезмәтендәге бер кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Эшмәкәрләр хокукларын яклау турындагы законнарны бозу “Водоканал–Сервис” ширкәте эшчәнлегендә дә ачыкланды, коммуналь челтәрләргә тоташтыруга техник шартлар бирү буенча хезмәт күрсәткәндә закон таләп-ләре үтәлмәгән. Тикшерү нәтиҗәләре буенча директорга күрсәтмә кертелде, гаепле кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Районда “Дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль башкарганда юридик затларның һәм шәхси эшмәкәрләрнең хокук- ларын саклау турында”гы Федераль законның үтәлешенә күзәтчелек куелган таләпләрнең, тулаем алганда, үтәлүен күрсәтә. Юридик шәхесне нигезсез планлы тикшерүнең бер генә факты ачыкланды. Гаепле кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Эш бирүчеләр тарафыннан гражданнарның үзвакытында хезмәт хакы алуга конституцион хокуклары сакланышын тикшерү Арча районы предприятиеләре һәм оешмаларында хезмәт хакы түләүнең барышы һәм бурычларның торышы канәгатьләнерлек булуын күрсәтте. 2015 елда 12 предприятиедә 23366 мең сум хезмәт хакы буенча бурыч барлыгы ачыкланды.

Тикшерү нәтиҗәләре буенча хезмәт законнарын бозуга юл куючы җитәкчеләр җаваплылыкка тартылды. Аерым алганда, 8 җитәкче административ җәза алды. Моннан тыш 3 административ эш кузгатылды, аның нәтиҗәләре буенча 1 җитәкче бер ел ярымга эшеннән читләштерелде, 2се 15әр мең сум штрафка тартылды.

Арча районы предприятиеләре һәм оешмалары хезмәткәрләре мәнфәгатьләрендә судка 1,4 млн. сум хезмәт хакын эзләп алуны сорап 99 гариза җибәрелде. Алар бар да суд тарафыннан канәгатьләндерелде. Шулай ук прокуратура күрсәтмәсе буенча предприятиеләр 23366 мең сум хезмәт хакын түләделәр.

Район прокуратурасы хезмәт мәсьәләләре буенча 25 мөрәҗәгать карадылар, аларның 18е нигезле дип табылды һәм алар буенча чаралар күрелде.

2015 елда район прокуратурасы тарафыннан салым законнары өлкәсендә 22 тәртип бозу ачыкланды (2014 елда 14 иде), алар буенча закон бозуларны бетерү турында 22 күрсәтмә кертелде. Әлеге күрсәтмәләр нигезендә җирле бюджетка 4 млн. 373 мең сум акча керү тәэмин ителде.

Былтыр район прокуратурасы салым органнарының салым түләүче милкенә арест салу турындагы карарларына рөхсәт бирү буенча эшне активлаштырды. Барысы 686 мең сумлык 5 карарга рөхсәт бирелде.

Район прокуратурасы предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләрнең, шулай ук шәхси эшмәкәрләрнең салымнар һәм җыемнарны түләвен тәэмин итү максатларында ел дәвамында ведомствоара комиссия эшендә катнашты.

Узган ел хезмәтне сак-лау өлкәсендә 33 тәртип бозу очрагы ачык- ланды (2014 елда 24 иде). Алар буенча 20 кеше административ җаваплылыкка тартылды, хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрүне йөкләү турында 8 эзләү гаризасы судка җибәрелде. Шулай ук кертелгән 5 күрсәтмә буенча 8 дәүләт эшендәге кеше дисциплинар җаваплылыкка тартылды.

Узган ел районда эш урынында үлем белән беткән бер бәхетсезлек очрагы теркәлде. Әлеге факт буенча предприятие җитәкчесе административ җаваплылыкка тартылды.

2015 елда район прокуратурасына 231 мөрәҗәгать керде (2014 елда 259 иде). Шуларның 207се хәл ителде, башка ведомстволарга 10 мөрәҗәгать җибәрелде, 1се хәл ителми калды.

Хәл ителгән мөрәҗәгатьләрнең 52се нигезле дип табылды һәм алар буенча прокурор чаралары күрелде.

Мөрәҗәгатьләрнең күпчелек өлеше (171) Федераль законнарны үтәү мәсьәләләре буенча, шул исәптән торак законнары (16), торак–коммуналь хуҗалыгында (9), җир законнары (7), административ хокук бозулар турындагы законнар өлкәсендә (10), балигъ булмаганнар турындагы законнар өлкәсендә (15), башкару производствосы мәсьәләләре буенча (33), башка мәсьәләләр (55).

Анализ күрсәткәнчә, башкару производствосы турындагы мәсьәләләр буенча мөрәҗәгатьләрнең артуы гражданнарның үз хокукларын яклау буенча активлыгы арту, шулай ук суд приставлары хезмәтенең эше канәгатьләнерлек булмау белән бәйле. Мондый мөрәҗәгатьләрнең 10сы нигезле дип табылды һәм алар буенча чаралар күрелде.

Хезмәт мәсьәләләре буенча 24 мөрәҗәгать алынды, шуларның 17се нигезле дип табылды һәм чаралар күрелде.

Гражданнарның барлык мөрәҗәгатьләре закон билгеләгән срок- ларда каралды.

2015 елда халык арасында профилактика эше алып баруга зур игътибар бирелде. Прокуратура хезмәткәрләре массакүләм мәгълүмат чаралары аша еш чыгыш ясыйлар, Интернет челтәре мөмкинлекләрен киң кулланалар. Җәмәгатьчелеккә җинаять һәм административ законнардагы үзгәрешләр, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау буенча чаралар турында закон таләп-ләре, гаилә һәм торак хокук мөнәсәбәтләре өлкәсендә, шулай ук халыкның санитария–эпидемиология иминлеге турындагы законнар таләпләре турында аңлатмалар бирелде. Прокуратура хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә, торак–коммуналь хуҗалыгы һәм төзелеш оешмаларында даими рәвештә булып аңлату эшләре алып бардылар.

Ринат

Ситдыйков,

район прокуроры, өлкән юстиция советнигы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International