БЕРГӘ ТЫРЫШКАНДА ГЫНА ЭШЕБЕЗ АЛГА БАРЫР

2016 елның 11 феврале, пәнҗешәмбе

8 февральдә муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев укытучылар белән очрашты. Анда мәгариф идарәсенең узган елгы эш нәтиҗәләре каралды, 2016 елга бурычлар куелды. Көн тәртибенә караганда гадәти хисап җыелышы. Әмма районда мәгариф өлкәсендәге проблемаларны исәпкә алсаң, чаң сугарлык ук булмаса да, борчылырлык урыннар җитәрлек.

Җыелыш күңелле күренештән башланып китте. Илшат Нуриев фәннәр буенча республика олимпиадалары җиңүчеләрен һәм аларны әзерләүче укытучыларны бүләкләп китте.

Аннан инде очрашуның төп өлеше башланды. Мәгариф өлкәсендә 2014 елгы күрсәткечләр белән чагыштырганда алга китеш бар. Укыту буенча район республикада 18 урында, алдагы уку елында 20нче иде. Түбән тәгәрәргә күп кирәкми, ә менә үргә менү бик кыен. Шуңа бу күрсәткечне күтәрелүгә таба бер адым дип уйларга була. Әмма бу әле район укытучылары алдына куелган таләпләрне йомшартырга мөмкин дигән сүз түгел. Тәрбия эше буенча 30нчы урында булганда, бигрәк тә.

2015 елда мәктәпләрдә ныклап төзекләндерү эшләре алып барылды. Бу эш быел да дәвам итә. Балалар бакчалары сафка басты. Яңа җиһазлар кайтарылды, кабинетлар яңартылды. Тәрбиячеләрнең һәм педагогларның хезмәт хаклары да зарланырлык түгел, 24-25 мең сум. Эшләү өчен шартлар җитәрлек. Укытучыларның 94,7 проценты югары белемле.

– Әмма узган уку елында беренче тапкыр база мәктәпләре укытучылары өчен үткәрелгән диагностик тикшерү нәтиҗәләренең дө- реслеге күңелдә шик уятты. БДИ форматында үз фәннәрен белү дәрәҗәсенә иде алар. Күрсәткечләрнең бик яхшы булуы объектив бәя куелдымы икән дигән сорау тудырды. Чөнки шул ук вакытта аларның укучылары андый югары нәтиҗәләргә ирешә алмады. Укытучы үз фәнен шулай яхшы белгәч, ни өчен укучысы аны начар үзләштергән? – диде район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев.

Быел рус теле һәм математика укытучыларына бөтенроссия диагностик тест үткәрү турында да карар кабул ителгән.

– Шуның белән бергә бүген эшли торган мәктәп директорларының идарә итә белү компетенцияләрен бәяләү нәтиҗәләре дә аларга һөнәри яктан үсү кирәклеген күрсәтте. Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан уздырылган тестта 12 мәктәп җитәкчесенең 6сы “кызыл” зонага эләкте, – дип өстәде З.Дәүләтбаев. – Быел яшь укытучылар һөнәри стандартка җавап бирү-бирмәвенә (ирекле рәвештә), ә тәҗрибәле укытучылар һөнәри яктан тагын да үсү өчен сертификация үтәргә тиеш булачак.

Ел ахырында мәктәп- ләрдә үткәрелгән контроль эшләр нәтиҗәләре дә сорау тудыра. 94,6 процент укучы уңай нәтиҗәгә ирешкән. “Шушы көннәрдә авылларга чыгып контроль эшләр үткәрәчәкбез. Чыннан да шулай булса, бик яхшы. Тик бу өлкәдә объектив булырга кирәк”, – диде җитәкче. Шул ук вакытта ул сынау өчен алдан биреп караган БДИ нәтиҗәләренең куанырлык булмавы турында белдерде.

Очрашуда Ашытбаш мәктәбе директоры Рәмизә Кавиева, Арчаның беренче мәктәбеннән укыту–тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Эльвира Камалова, Яңа Кенәр мәктәбеннән Сөмбелә Хәнәфиева чыгыш ясады. Район башлыгына сораулар да күп булды.

– Белемнәрен күтәрү өчен укучыларны институтларга укыту-күнегү үтү җыеннарына җибәрергә кирәк, – дигән тәкъдимгә Илшат Нуриев:

– Аны Арчада да эшләп була. Бер мәктәптә бик яхшы химия, икенчесендә физика кабинеты булдырасың. Шуларда сәләтле укучыларны олимпиадаларга әзерләргә мөмкин. Яхшы укытучы алу, эшли белмәгәнен өйрәтү дә директор эше. Районда сәләтле балалар өчен ел буена эшли торган лагерь төзергә дә ниятлибез. Өченче мәктәптә сәләтле балаларны тупларга планлаштырган идек, тик ул барып чыкмады. Гадәти мәктәп булып калды. Сәләтле балаларны бер мәктәпкә җыеп укытып буламы? Сездән фикерләр көтәбез.

Очрашуда транспорт мәсьәләсе дә күтәрелде.

– Автобуслар балалар өчен эшләргә тиеш. Аларның эшен көйләүне турыдан-туры мәгариф идарәсендә хәл итәргә кирәк, – дип җавап бирде бу сорауга район башлыгы.

– 9нчы сыйныфтан соң балаларны училище, көллиятләргә җибәрү өчен зур эш алып барабыз. Әмма кире кайталар. Алар белән нишләргә? Өлгерешләре начар бит, – дигән сорау бөтенләй аптырашта калдырды. Мәктәпнең күрсәткечен түбән төшерә дип баланы кире борырга мөмкинме?!

– Ничек инде нишләргә? Укытырга. Баланы куып чыгарып булмый бит инде, – диде Илшат Нуриев та. – Безнең чорда начар укыганнарны гына түгел, ә мөмкинлегеннән түбәнрәк билге алганнарны да укытучылар дәрестән соң алып калып, өстәмә шөгыльләнә иде. Бәлки үзегез эшләп җиткермисездер?

Мәктәп җитәкчеләреннән төзекләндерү, матди-техник базаны ныгыту буенча да сораулар күп булды. Район башлыгы әлеге мәсьәләнең планлы рәвештә хәл ителүен һәм аның район хакимиятенең дә, республика җитәкчеләренең дә даими игътибар үзәгендә булуын билгеләп үтте.

– Мин сездән күбрәк укыту-тәрбия эшенең нәтиҗәлелеген күтәрү турында тәкъдимнәр ишетергә теләгән идем. Яңа идеяләрегез булса, җиткерегез, без ярдәм итәргә әзер, – диде соңыннан район башлыгы. – Бергә тырышканда гына эшебез алга барыр.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International