Сөенечле вакыйгалар, яңа уңышлар елы булсын

2016 елның 24 феврале, чәршәмбе

Сөенечле вакыйгалар, яңа уңышлар елы булсын

Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриевның район Советы утырышында ясаган чыгышы (кыскартып бирелә)

Татарстан Республикасы Президентының Дәүләт Советына 2015 елга Юлламасында Рөстәм Нургалиевич: “Без үзгәрешләр чорында яшибез. Бернигә дә карамый үз алдына ачык максатлар куйган һәм шуларга омтылучы кеше уңыш яулый”, — диде. Узган ел бик гадиләрдән булмаса да, мин бүген алдыбызга куелган максатларыбыз өлешчә үтәлде һәм без 2015 елны уңай социаль-икътисадый күрсәткечләр белән тәмамладык, дип әйтә алам.

Үткән ел сәяси һәм социаль-мәдәни вакыйгаларга бай булды. Бу барыннан да элек Җиңүнең 70 еллыгы, Татарстан Республикасы Президентын сайлау һәм муниципаль сайлаулар.

Күпьеллык данлыклы тарихлары белән район елъязмасына кергән Арча педагогика көллиятенең һәм “Арча хәбәрләре” газетасының 85 еллык юбилейлары шулай ук истәлек- ле вакыйгалар булды.

Район Советының бүгенге утырышына әзерләнү чорында җирлекләрдә, учреждениеләрдә һәм предприятиеләрдә зур оешканлык белән еллык хисап җыелышлары узды. Аларда район Советының, башкарма комитетның җаваплы хезмәткәрләре, җәмәгать оешмалары вәкилләре катнашты һәм халык белән очрашты.

2016 елның 1 гыйнварына безнең районда 52274 кеше яши иде. Хисап елында 788 сабый дөньяга килде, 666 кеше вафат булды, 363 пар гаилә корды, кызганыч, 104 пар аерылышты.

ИКЪТИСАД

Районның икътисадый үсешенең төп күрсәткече – тулай төбәк продукты, 2015 елда ул 8 млрд. 762 млн. сум тәшкил итте.

Кешене – җир, кешелекне шул җирдә эшләүчеләр туендыра. Арча районы табыннарыбызны төрле сый-нигъмәтләр белән баетучы алтын куллы хезмәтчәннәре булган төбәк. Районыбызның 62 процент кешесе авыл җирлегендә яши, шулардан 2814е авыл хуҗалыгында хезмәт куя. Соңгы елларда, кызганыч, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең саны нык кимеде. Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә хезмәт хакларын арттыру, кадрларга сакчыл караш кирәклеге турында искәртеп үтәсем килә. Бүгенге көндә дә күп кенә хуҗалыклар кадрлар кытлыгы кичерә, алдагы елларда хәл тагын да катлауланырга мөмкин.

Бүген районда 53340 баш мөгезле эре терлек бар, аларның 70 проценты агрофирмаларга, 4 проценты фермер хуҗалыкларына, 26 проценты шәхси ярдәмче хуҗалыкларга туры килә.

2015 елда авыл җирлегендә көн күрүче төрле милек формасындагы хуҗалыкларда 3 млрд. 884 млн. сумлык продукция җитештерелде, ә сатудан кергән акча күләме 1 млрд. 840 млн. сумны тәшкил итте, ягъни 1 гектар сөрүлек җирләренә күчереп исәпләгәндә 15 мең сум туры килә, республика буенча бу сан 17,3 мең сум.

 

Бер гектар сөрүлек мәйданына исәпләнгән акча кереме хуҗалык эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген билгеләүче төп күрсәткеч. Республиканың алдынгы хуҗалыкларында 1 гектарга акча кереме 50 мең сумнан артып киткәнен исәпкә алсак, районыбыз хуҗалыкларына 4 миллиард сумга якын акча кереп җитмәгән дип борчылып уйланырлык урын бар.

Арча районы Татарстан Республикасындагы иң эре районнарның берсе. Районның сөрүлек җирләре республикабызның 3,79 процентын тәшкил итә. Шуңа күрә икмәк, бәрәңге, яшелчә һәм башка игенчелек продукциясен җитештерүдә өлешебез саллы булырга тиеш.

Хисап елында районыбыз кырларыннан 150 мең 600 тонна бөртекле һәм кузаклы культуралар, 63 мең тонна бәрәңге, 7 мең 500 тонна яшелчә, 6 мең 500 тонна рапс уңышы җыйнап алынды.

2015 елда чәчүлек җирләренең һәр гектарыннан уртача 31,2 центнер бөртек берәмлеге үсемлекчелек продукциясе җыеп алынды.

Бер үк төбәктә, бер үк һава шартларында иген иксәк тә, күргәнебезчә, хуҗалыкларда уңыш күрсәткечләре берничә процентка гына түгел, ә берничә тапкырга аерыла. Уңышның тулаем күләме һәм гектардан чыгышы чәчелгән орлыкның сор- тына, репродукциясенә, технология алымнарының төгәл үтәлешенә һәм, һичшиксез, ашламалардан нәтиҗәле файдалануга бәйле.

“Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Игенче”, “Курса МТСы”, “Ватан” хуҗалыкларында бер гектардан уңыш 35 центнердан артык булганда, “Венета”, “Арча”, “Мәрҗани”, “Сафия”, “Нива” хуҗалыкларында бу күрсәткеч берничә тапкырга кимрәк, 20–16 центнер гына булды.

Авыл хуҗалыгы культураларыннан минераль ашламалар кулланмыйча гына югары уңыш алып булмый. Былтыр бер гектарга тәэсир итүче матдәләрдә нибары 35,1 килограмм гына ашлама кертә алдык.

Җитәкчеләребезгә һәм инвесторларыбызга таләп шундый: 2016 ел уңышы өчен һәр хуҗалык гектарга тәэсир итүче матдәләрдә кимендә 60 килограмм ашлама тупларга тиеш.

2016 елда иген мәйданнарының 10 проценты бөртеккә кукуруз игүгә һәм 10 проценты рапска калдырылды. Хуҗалык җитәкчеләренә һәм белгечләргә шушы культураларның тиз өлгерүчән сортларын, җитәрлек ашлама һәм үсемлекләрне саклау чараларын, тиешле техниканы әзерләргә һәм механизатор кадрларны укытуны тәэмин итәргә кирәк.

Үсемлекчелек тармагында булган мөмкинлекләрне дөрес кулланганда, артта сөйрәлүчеләр уртача район күрсәткеченә ирешкән очракта 250 млн. сумнан артыграк өстәмә продукция алып булыр иде. Җитәкченең, агрономның, игенченең үз эшенә намус белән каравы бик зарури.

2015 елда бәрәңге 2 мең гектарда игелде. “Кырлай” агрофирмасында сугарулы мәйданнарда игелә торган 750 гектар бәрәңгенең һәр гектарыннан 450 центнер уңыш җыйнап алынды. Бу культураның һәр гектары хуҗалык кассасына 360 мең сум күләмендә акча кертә, исәпләре – быел сугарулы мәйданны 940 гектарга җиткерү.

Авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан кергән акчаның 1 млрд. 219 млн. сумы, ягъни 66 проценты – терлекчелек тармагыннан. Район икътисады өчен терлекчелек иң мөһим тармак булды һәм шулай булып кала. Терлекчелек – төп җитештерү чыганагы, хуҗалыкның финанс тотрыклылыгы, авыл кешесенең яшәү рәвеше нигезе. Белгәнебезчә, бу тармакның нәтиҗәле эшләве өчен өч төп шарт кирәк: терлек, азык һәм кадрлар.

Хисап елында сөт җитештерүдә тотрыклылык һәм үсеш тәэмин ителде. Сөт саву күләмен 2014 елга карата 4 процентка гына булса да арттыруга ирешә алдык. Район хуҗалыкларында һәр сыердан уртача 5200 килограммнан артык сөт савып алынды. Сөт җитештерүдә иң зур үсешне “Игенче”, “Тукай” хуҗалыклары тәэмин иттеләр. 100 гектар авыл хуҗалыгы җирләренә уртача 434 центнер сөт җитештерелде. Бу күрсәткеч “Ак барс” агрокомплексы”нда 841 центнер, “Ватан” хуҗалыгында 597 центнер булса, “Арча” хуҗалыгында 298 центнердан артмады.

Хуҗалыклар арасында һәр сыердан тәүлегенә нибары алты–җиде килограмм сөт савучылар бар. Мондый хәлдән чыгу өчен беренче чиратта ашатуның тулы кыйммәтле булуын тәэмин итәргә, селекция-нәсел эшенең үз агымына куелуын туктатырга кирәк. Сөт – ул безнең яшәү чыганагы. Сөт җитештерүдә файдаланылмаган резервларыбыз зур әле. Бигрәк тә терлек азыгын төрле өстәмәләр белән баетуга, җитештерелгән продукцияне югары сортлы итеп сатуга, хезмәткә вакытында һәм лаеклы түләүгә игътибар артырга тиеш. Райондагы савым сыерларының 40 проценты тискәре яктан искә алынган “Акчишмә”, “Мәрҗани”, “Арча” хуҗалыкларына туры килә. Әгәр бу хуҗалыкларда 1 сыердан савып алынган сөт күләме уртача район күрсәткече дәрәҗәсендә генә булса да, алар өстәмә 110 миллион сумга якын акча алырлар иде.

Дәүләт тарафыннан бирелә торган субсидияләрнең зур өлеше сатылган сөтнең сыйфатына бәйле булуын исәпкә алсак, югалтулар тагын да югарырак.

“Ак барс” агрокомплексы”, “Сервис Агро” ширкәтләре – эре агросәнәгать холдинглары районда әйдәп баручы хуҗалыклар булып торалар. Районның иҗтимагый-икътисадый стратегик үсеше планы кысаларында, бу хуҗалыкларда авыл хуҗалыгын үстерүнең алдынгы ысуллары буенча тәҗрибә уртаклашу, фикер алмашу, өйрәнү үзәге булдыру, мастер-класслар үткәрү күздә тотыла. Программа нигезендә районның социаль-икътисадый үсешенең төп юнәлешләре гамәлгә ашырылачак.

Шәхси хуҗалыклар киләчәктә дә терлек азыгы, транспорт, төзелеш материаллары, сөт саву аппаратлары, ташламалы кредитлар белән тәэмин ителәчәк. Бүген шәхси хуҗалыкларда 13730 баш мөгезле эре терлек, шул исәптән, 5682 сыер асрала. Аларда хисап елында 1950 тонна ит, 28 мең тонна сөт, 40 мең тонна бәрәңге һәм күп кенә башка төр продукция җитештерелде. Авыл җирлеге башлыкларына шәхси хуҗалыкларда, мөгезле эре терлекнең санын арттыру турында уйларга кирәк. Урыннарда кыска вакытта шәхси хуҗалыклардан продукция җыюны оештыру, сатып алу бәяләрен көйләп, контрольдә тоту – район башкарма комитеты икътисад бүлегенең мөһим бурычы.

Сәнәгать предприятиеләре 1 млрд. 562 млн. сумлык продукция эшләп чыгардылар, сәнәгать җитештерүе индексы 2015 ел йомгаклары буенча 104,5 процент тәшкил итте.

Безнең бурыч – булган сәнәгать предприятиеләренең тотрыклы эшләвен тәэмин итү, инвестицияләр кертүчеләрне табып яңаларын булдыру, әлеге өлкәдә район эшмәкәрләренең активлыгын арттыру.

Районда сәүдә өлкәсенең торышы, аның үсеш темплары, тулаем алганда, канәгатьләнерлек. 2015 елда сәүдә әйләнеше 4 млрд. 123 млн. сумга җитте һәм 29 процентка артты, халыкка түләүле хезмәтләр күрсәтү 19 процентка артып, 862 млн. сум булды. Шул ук вакытта оешмаларга, эшмәкәрләргә хезмәт хакын күтәрү, сәүдә хезмәтләренең сыйфатын яхшырту буенча эшләргә кирәк. Сәүдә әйләнешенең 75 проценты кече һәм урта бизнеска туры килүен дә билгеләп үтәргә кирәк.

Сәүдә өлкәсенә без керем чыганагы яки эш урыны дип кенә түгел, ә меңләгән кешеләрнең көндәлек ихтыяҗларын канәгатьләндерүче мөһим тармак дип тә карарга тиеш дип саныйм.

Бүгенге көндә районда 1171 кече һәм урта эшмәкәрлек субъекты эшчәнлек алып бара. Тулай территория продуктында аларның өлеше – 29,4 процент, уртача хезмәт хакы – 17400 сум.

Эшмәкәрләр арасында район үсешенә сизелерлек өлеш кертүчеләрне әйтеп үтәргә кирәк: “Монолит”, “АрскПласт”, “Металл”, “Центр кровли Арск”, “Круг” ширкәтләре, шәхси эшмәкәрләр Хәлиуллин, Минхәиров, Шакирҗанов, Сабиров, Локманов, Төхвәтуллин. Хезмәт күрсәтүче оешмалардан “Жилкомбытсервис”, “Водоканал-Сервис”, “Газстройгарант”, “Газ-сервис” ширкәтләре мактауга лаек.

Арча районы эшмәкәрләре республикада гамәлдә булган программалар буенча 16 млн. сумнан артык ярдәм алдылар.

2015 елда шәхси ярдәмче хуҗалыкларга мөгезле эре терлек асрарга булышу буенча тагын бер программа старт алды, аның буенча безнең районда 30 шәхси ярдәмче хуҗалыкка 6 млн. сум акча бирелде.

Район территориясендә 4 сәнәгать мәйданчыгы эшли, шуларның икесе узган ел Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында дәүләт аккредитациясе алды. Әлеге мәйданчыкларда рәсми резидент статусы булган 14 эшмәкәр бар (2014 елда 6 иде). Сәнәгать мәйданчыклары резидентларының җиһазлар алу буенча чыгымнарын субсидияләү программасы буенча 2 эшмәкәр 630 мең сум алды.

Кризис шартларында шәхси эшмәкәрлекне үстерү район икътисадын ныгытуның, халыкның тормыш сыйфатын күтәрүнең төп юлы дип саныйм, без моны һәрвакыт истә тотарга һәм бу юнәлештә максатчан эш алып барырга тиешбез.

Былтыр гражданнарны авария хәлендәге торак фондыннан күчерү программасын үтәүгә аерым игътибар бирелде, 2015 елда гына да күп фатирлы 30 йорт төзелеп, кулланышка тапшырылды.

2015 елда 8 күп фатирлы йорт ныклап төзекләндерелде, 2016 елда тагын 6 йорт төзекләндереләчәк.

“Юл картасы” чаралары планын тормышка ашыру кысаларында Мөндеш һәм Үрнәк авылларында 50шәр урынлы балалар бакчалары төзелде, Арча станциясенең Күпер урамында 80 урынлы балалар бакчасы төзекләндерелде. Арчаның 3нче номерлы мәктәбен 40 урынлы балалар бакчасы урнаштырып үзгәртеп кору төгәлләнде. 6 авыл мәктәбе ныклап төзекләндерелде, “Авыл клублары” республика программасы буенча Иске Иябаш авылында 100 урынлы күпфункцияле үзәк төзелде, Наласа авылында мәдәният йорты, Арча балалар сәнгать мәктәбе ныклап төзекләндерелде. Сәламәтлек саклау объектлары да онытылмады: Арча үзәк хастаханәсенең икенче корпусы ныклап төзекләндерелде. Урта Курса авылында ветеринария пункты төзелде, чистарту корылмасын төзекләндерүгә, “Чиста су” программасы буенча 10ар млн. сумлык эш башкарылды. Бу эшләрнең күбесе программадан тыш эшләнде. Моның өчен районыбыз үсешенә һәрдаим игътибар биреп килгән Президентыбызга арчалылар исеменнән аерым рәхмәтемне белдерәсем килә. Төзүчеләребез сыйфатлы һәм төгәл эшләре белән сөендерделәр, бу эшләрне башкаручыларга, аеруча, “Арча КСМы”, “Энергосервис”, “МСО” ширкәтләре җитәкчеләренә һәм хезмәтчәннәренә зур рәхмәт.

Парклар һәм скверлар елында шәһәрдә Җиңү паркы ачылды, Шәрык микрорайонында Г.Тукай исемендәге сквер төзелә, вокзал янындагы сквер норматив хәлгә китерелде.

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов декабрь ахырында үткән муниципаль берәмлекләр съездында, финанс–икътисадый хәлнең гади булмавына карамастан, республика программаларының дәвам итәчәген әйтте. Безнең өчен бу бик мөһим.

Юллар торышы иң катлаулы мәсьәлә. Узган ел барысы 60 млн. 700 мең сумга җирле әһәмияттәге гомуми кулланылышта булган 15,5 километр юл норматив хәлгә китерелде; Татарстан Республикасында юллар программасы буенча барысы 12,8 километр озынлыктагы юл участокларында юл эшләре башкарылды, республика бюджетыннан капитал кертемнәр күләме 107 млн. 638 мең сум тәшкил итте.

Кызганыч, райондагы 128 торак пунктның 44енә асфальт яки таш түшәлгән керү юллары юк. 2016 елда Татарстан Республикасында юл эшләре программасы буенча 193 млн. 768 мең сумлык 14,6 километр озынлыктагы юл эшләре башкару планлаштырыла.

Урам-юл челтәрен норматив хәлгә китерү программасы буенча 56 млн. сумга 14,6 километр озынлыктагы юлларны төзекләндерү күздә тотыла.

2015 елда районда уртача хезмәт хакы 5,1 процентка артып, 19524 сум тәшкил итте. Күргәнегезчә, хезмәт хакы авыл хуҗалыгы тармагында һәм мәдәният учреждениеләрендә түбән булып кала бирә. Быел безнең бурыч – хезмәт хакларын вакытында түләп бару, аны үстерү юлларын эзләү һәм хезмәт хакы салымнарын вакытында түләп баруны тәэмин итү.

Районда 30 меңнән артык эш яшендәге кеше яши. Бүгенге көндә Мәшгульлек үзәгендә 187 эшсез кеше теркәлгән, эшсезлек күрсәткече 0,87 процент тәшкил итә. 2015 елда “соры” хезмәт базарын бетерү буенча күләмле эш башкарылуына карамастан, 2 меңнән артык кеше әлеге көнгә кадәр рәсми рәвештә теркәлмичә генә эшләвен дәвам итә. Бу узган ел физик затлар кеременә булган салымнар буенча гына да район бюджетына 15 млн.сумнан артык салым кермичә калды дигән сүз. Тормыш дәрәҗәсен күтәрү һәм керемнәрне легальләштерү комиссиясенә, хокук саклау органнарына бу юнәлештә эшне активлаштырырга, тиешле чаралар күрергә кирәк.

2015 елда инвестицияләр суммасы бюджет кертемнәрен исәпкә алмыйча 1,3 млрд. сумнан артып китте. Бу 2014 ел белән чагыштырганда 2 тапкырга артык.

Социаль өлкә

Мәгариф өлкәсенә булган игътибар – ул киләчәгебез турында кайгырту, алдагы көннәргә ныклы ышаныч дигән сүз. 2015 хисап елында мәгариф тармагына район бюджетыннан 677 млн. 500 мең сум акча бүленеп бирелде, бу район бюджетының – 66 процентын тәшкил итә. Бүгенге көндә 35 мәктәптә 5338 бала белем ала, 54 балалар бакчасында яшь ярымнан 7 яшькә кадәр 2447 бала тәрбияләнә.

2015 елда районыбызда мәктәп һәм балалар бакчаларының матди-техник базасын ныгыту, белем бирү учреждениеләре челтәренең инфраструктурасы үсеше, укытуда яңа технологияләр куллануга юнәлтелгән мөһим чаралар тормышка ашырылды.

Бүгенге көндә мәгариф учреждениеләре эшчәнлеге нәтиҗәсенең төп күрсәткече булып Бердәм дәүләт имтиханнары тора. Нәтиҗәләр бик мактанырлык түгел, нибары 34 укучы югары күрсәткечләргә иреште.

2015 елны урта мәктәпне тәмамлаган 208 укучының 70 проценты – югары, 24 проценты махсус уку йортларына керделәр. Узган елда башлангыч һөнәри уку йортларына нибары 2 укучы керүе һич тә канәгатьләндерми һәм мәктәпләрдә әлеге эш тиешле дәрәҗәдә алып барылмавын дәлилли.

2015 елда халыкка сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү өлкәсендә күп кенә эшләр башкарылды: Арча үзәк хастаханәсе 32 млн. сумга ныклап төзекләндерелде, 22 млн. сумга җиһазлар алынды, 10 фельдшер–акушерлык пункты ремонтланды.

Медицина тармагының төп бурычлары – сәламәтлек саклау учреждениеләрен югары белемле яшь белгечләр белән тәэмин итү, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын тагын да арттыру, яңа технологияләр кертү, диспансерлаштыруны вакытында үткәрү өчен шартлар тудыру.

2015 елда социаль яклау бүлеге аша районның 25062 кешесенә 152 миллион сумнан артык дәүләт социаль ярдәме күрсәтелде.

Ел дәвамында аз керемле, тормышта авыр хәлдә калган гаиләләргә дәүләт ярдәме күрсәтү буенча нәтиҗәле эшчәнлек алып барылды: барлыгы 542 кешегә 2 млн. сумнан артык социаль ярдәм акчасы түләнде.

2016 елда да социаль яклауга мохтаҗ кешеләрне барлау, вакытында тиешле һәм сыйфатлы ярдәм күрсәтү көндәлек бурычларыбыз булып кала.

Халыкка мәдәният хезмәте күрсәтү – җаваплы һәм үзенчәлекле тармак. Әлеге тармак 137 учреждениене берләштерә; аларда 442 кеше, шул исәптән 286 белгеч хезмәт куя.

Районыбыз мәдәният йортларында һәм авыл клубларында 563 клуб берләшмәләре эшли, аларга барлыгы 7636 кеше йөри (барлык халыкның 15 проценты). Барлыгы 11 меңнән артык чара үткәрелде, бер учреждениегә 139 чара туры килә.

2015 ел республикада — Әдәбият елы, Россиядә 2016 ел — Кино елы буларак игълан ителүе районыбызның мәдәният өлкәсендә киң масштаблы чараларның уздырылуына этәргеч бирде.

Милли гореф-гадәтләребезне торгызу, яшь талантларны үстерү, яңа иҗат коллективлары булдыру, Г.Тукайның 130 еллык юбилеена әзерлек, Курсавиның 240 еллык юбилеен югары дәрәҗәдә уздыру – быел мәдәният өлкәсендәге төп бурычлар.

Сәламәт булу һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару турыдан-туры спорт һәм физик культура белән бәйле. Районыбызда спорт тармагын үстерүгә җитди игътибар бирелә, 2015 елда спорт корылмалары төзү, матди-техник базаны яңарту өчен 218 млн. сум акча тотылды. 10 универсаль спорт мәйданчыгы файдалануга тапшырылды. Бүгенге көндә районыбызда физкультура һәм спорт белән даими рәвештә 21692 кеше шөгыльләнә, бу барлык район халкының 45,4 процентын тәшкил итә.

Халыкны спортка тагын да якынайту, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүчеләрнең санын арттыру юнәлешендә барлык булган спорт корылмаларын нәтиҗәле файдалану, республика, Россия һәм халыкара ярышларда районыбыз спортчыларының күрсәткечләрен үстерү өчен уңайлы шартлар булдыру, мәктәпләрдә, мәдәният йортларында, спорт корылмаларында оешкан түгәрәкләр, секцияләр эшен активлаштыру, яшьләрнең ял вакытларын файдалы һәм кызыклы итеп оештыру, массакүләм чараларга күбрәк җәлеп итү – төп максат булып тора.

2015 елда район тормышын киң яктыртып баруда “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе һәм “Арча” телерадиокомпаниясенең роле зур булды. Районның массакүләм мәгълүмат чаралары алдында республикада һәм районыбызда уңышлы тормышка ашырылып килүче социаль программаларны халыкка җиткерү юнәлешендә эшне тагында камилләштерү бурычы тора.

Узган ел законлылык һәм хокук саклауны ныгытуга, профилактик эшчәнлекне активлаштыруга юнәлдерелгән чаралар Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлегенә районда иминлекне контрольдә тоту мөмкинлеге бирде.

Барлыгы 2015 елда район территориясендә 311 җинаять теркәлде, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 54 процентка артык. Борчылырлык сан!

Авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 19,4 процентка артык. 10 мең кешегә 59,8 җинаять туры килә, ә узган ел бу сан 38,8 тәшкил итте. Караклык киң җәелеп бара. Районда кылынган җинаятьләрнең яртысы диярлек чит милек урлау белән бәйле.

Моны икътисадый хәлнең киеренке булуы белән генә аклап булмый. Кичекмәстән сәбәпләрен ачыкларга, җирле үзидарәләр, мәдәният, спорт һәм мәгариф учреждениеләре белән берлектә халык арасында кисәтү чаралары үткәрергә кирәк. Җәмәгать тәртибен саклау пунктлары, ирекле халык дружиналары эшчәнлеген тагын да яхшырту төп максатларның берсе булырга тиеш. Шул ук вакытта, прокуратура һәм полиция хезмәткәрләреннән хокук бозуларны кисәтү, җинаятьләрне ачу буенча эшне активлаштыруны таләп итәм. Бу юнәлештә җаваплылыкны җәмәгать оешмалары һәм җирле үзидарә комиссияләренә генә йөкләүне дөрес дип санамыйм.

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгын тәэмин итү бүген аеруча мөһим мәсьәлә. Хисап чорында район территориясендә 43 юл-тран-спорт һәлакәте теркәлде, аларда 4 кеше һәлак булды, 60 кеше тән җәрәхәтләре алды. Узган ел белән чагыштырганда юл-транспорт һәлакәтләре 7гә кимеде.

Янгын куркынычсызлыгы мәсьәләсенә аерым тукталырга кирәк дип саныйм. Узган ел районда 40 янгын булды, бу 2014 елдагыдан 3кә кимрәк.

Янгыннарда, кызганыч, 7 райондашыбызның гомере өзелде (2014 елда 5 кеше һәлак булган иде), 3 кеше тән җәрәхәтләре алды (2014 елда 1 кеше).

Янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында торак пунктларда, аеруча социаль яктан имин булмаган һәм күп балалы гаиләләрдә профилактика чараларын киңрәк кулланырга кирәк.

2015 елның төп йомгаклары әнә шундый. Эшләнгән эшләр белән бергә, районыбызда әле хәл итәсе мәсьәләләрнең күп булуын истән чыгармыйк. Без алар турында беләбез һәм актив рәвештә чишү юлларын эзлибез.

2016 ел да районыбыз тарихына сөенечле вакыйгалар, яңа уңышлар белән кереп калыр дип ышанам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International