Тәртипне үзеңнән башла

2016 елның 2 марты, чәршәмбе

Тәртипне үзеңнән башла

Үткән шимбәдә район авыл җирлекләре башлыклары Арча электр челтәре оешмасына җыелды. Сакчыл производство системасына багышланган семинарда район башлыгы урынбасары Любовь Осина катнашты.

Сакчыл производство – яңалык түгел. Әмма без аны яңалык итеп кабул итәбез. Хәтерегездәдер, узган елның октябрендә “КамАЗ” заводы базасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында фәнни-гамәли конференция булды. Анда Рөстәм Миңнеханов: “Барысы да 10 ел элек “КамАЗ”дан башланды, – дип сөйләде. – Сакчыл производство процессы барлык өлкәләрдә дә бара. Минем үземдә төзелеш комплексында тәртип урнаштыру теләге көчле. Моннан тыш, бу методика бюджет өлкәсендә, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдә кулланыш табар”.

Килешерсез, һәр эш урынында яшерен югалтулар бар. Ә ул югалтуларны ничек ачыклап, юк итәргә соң? Семинарда катнашучылар Арча РЭСы участокларында булып, әнә шул сорауга җавап алдылар. Баш инженер Илнар Зәйнуллин болай дип сөйләде:

– Без сакчыл производство системасын 2014 елдан тормышка ашыра башладык. Эш урынын кирәк булмаган әйберләрдән арындырдык, чистарттык, һәр документның, хезмәт коралының, җиһазның үз урынын булдырдык, хезмәт нәтиҗәсен күтәрү юлларын таптык һәм бу максаттан даими эшлибез.

– Сакчыллык, тәртип һәркайсыбызга кагыла, – дип ассызыклап үтте Любовь Осина. – Ул һәркемнең хезмәт урыныннан, эш өстәлендәге тәртиптән башлана. Эш сәгатьләре төгәл көйләнгән булырга тиеш. Бу тәртип, чисталык кына түгел, ул нәтиҗәле хезмәт тә.

Семинарда катнашучылар Арча РЭСының арка складында, җылы гаражда, мастерскойда, администрация бүлмәләрендә булдылар, андагы тәртипне күрделәр, хезмәтне ничек төгәл оештырып булуы хакында мәгълүмат алдылар. Көрәк, себеркеләрнең дә үз урыннары булуы, аларны беркетеп куярга җайланмаларга кадәр эшләнүе сокланырлык иде.

Инженер Ләйсән Миннебаева үзенең эш бүлмәсе белән таныштырды.

– Бүлмәдә тәртип урнаш- тыруы җиңел булмады, – дип сөйләде ул. – Бар кәгазь дә кирәк кебек. Әмма тәвәккәлләдек. Бүлмәдән шактый кирәкмәгән әйберне чыгардык. Кирәкле документларны папкаларга салып, шкафка тездек, папканы алгач, киредән үз урынына куяр өчен төсле авыш сызык сыздык. Сакчыл производствода төп таләп – даими рәвештә яхшыра бару (кайдзен).

Шунысы кызыклы, сакчыл производство системасында җитәкче үз кул астында эшләүчегә җәза биргәнче, әлеге проблеманы китереп чыгарган сәбәпне эзләргә тиеш. Әйе, һәрнәрсәдә үзгәреш сорый торган Япониядә башланган зур система бу.

 Арча РЭСында электромонтер булып эшләүче Камил Паштыревтан үзгәрешләр турында сорашам.

– Без кирәк-ярак тутырылган фургонлы “КамАЗ” машинасында юлга чыгабыз, – дип сөйләде ул. – Безнең машинада хәзер тәртип. Һәр запчасть, прибор, җиһазларның машинада үз урыны бар, ячейкаларга детальләрнең исеме язып куелган. Әйбер эзләп азапланмыйбыз. Эшне тиз арада һәм сыйфатлы итеп башкарабыз.

Арча РЭСы ишегеннән үтүгә терминал куелган. Анда эчкә үтмичә дә һәркем кирәкле хезмәтне сорап гариза яза ала.

Соңыннан авыл җирлеге башлыклары фикерләре белән кызыксындым. Апаз авыл җирлеге башлыгы Ренат Садыйков:

– Бик кирәкле семинар булды, – диде. – Бигрәк тә безгә кагылганы – эш бүлмәсендә ничек итеп документларны тәртипкә салулары ошады. Бу таләпне һәр җирлектәге оешма, учреждениеләргә дә җиткерергә кирәк.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International