Җилгә каршы барулары җиңел түгел

2016 елның 18 марты, җомга

Җилгә каршы барулары җиңел түгел

Роберт Харис улы Фазылҗанов Арча “Сельхозтехникасы”н төзеткән кеше. Алай гына да түгел икән әле.

— Мин үз гомеремдә ике авыл салдырдым, — диде ул юбилее уңаеннан очрашканда.

— Анысы ничек булды?

— Мине 1972 елның 7 мартында Әтнә “Сельхозтехникасы”на җитәкче итеп куйдылар. 1969 елның 9 маенда бу оешманың мастерское янып беткән иде. Миңа предприятиене яңадан диярлек торгызырга туры килде. 120 кеше эшли иде, 1973 елда химияләштерү оешмасы төзелгәч, 80гә калдык. Мастерскойны төзеп бетердек, электр цехы ясадык. Елга 28 мең электр насосы, 2,5 мең су кудыру насосы ясыйбыз, генераторлар, эретеп ябыштыру трансформаторлары ремонтлыйбыз. Безгә ремонтка Урал якларыннан ук китерәләр иде.

Менә шул вакытта эшчеләр өчен 58 квартир салдык. Үзе бер авыл инде, аңа күптән түгел Яңа Әтнә дип исем дә биргәннәр.

Ә Арчада 186 квартир төзедек. Болар бар да үз көчебез, хуҗалык ысулы белән.

— Мин райкомда эшләгәндә Сезне райком секретаре итеп китерделәр...

— Әйе, 1978 елда КПСС райкомының икенче секретаре итеп сайладылар. Авыл хуҗалыгы буенча эшли торган секретарь инде бу. Бер дә киләсе килмәгән иде. Әтнә “Сельхозтехникасы”нда миннән 242 кеше калды, еллык эш күләмен 1 млн. 642 мең сумга җиткергән идек. Аерылуы авыр булды, көчләп алдылар, дияргә дә була. Арчага шактый вакыт күченми дә йөрдем әле. Беркөнне беренче секретарь мине иң ерактагы Карл Маркс колхозына (Шурабаш) җибәрде. Фермаларны йөреп чыктым, тик күңел нигәдер тыныч түгел. Әтнәгә кайттым, капка төбендә төялгән “Урал” машинасы тора. Өйгә керсәм хатын елый, райком хезмәткәрләре бар әйберне төяп Арчага күчергәннәр. Кайткач беренчегә: “Ник алай эшләдегез инде?” — дим. “Шулай итмәсәк күчмисең бит”, — ди. 1983 елда яңа “фронтка” — “Сельхозтехника”ның яңа базасын төзүгә ташладылар.

— Буш урынга, колхоз басуында беренче казыкны кактыгыз?

— Казык кагуы да алай җиңел генә булмады. Башта җирне рәсмиләштерергә кирәк иде. Авыл хуҗалыгы җирләре бит, Казан ул вакытта ике гектар ярымга гына рөхсәт бирә ала иде. Ә безгә 10 гектар кирәк. Мәскәүгә барып рөхсәт алып кайттык. Ул чакта безгә бирелгән җирләрдә бодай үсә иде. Өлгергәнен көттек, суктыргач саламын кырыйга эттереп чыгардык та эш башладык. Шимбә, якшәмбе өмәләре үткәрәбез, бөтен халык шунда. 36х36 зурлыкта мастерской ясап куйдык. 36х78ле җылы гараж сафка басты, районда җылытыла торган беренче гараж иде ул. Газ белән җылытыла, бөтен “КамАЗ” шунда сыя. Төзелештә 6 кран гына эшләде, “С–100”, “Т–4” тракторлары, бульдозерлар кырмыскалар кебек кай- нашты. Проект буенча яңа предприятиедә ике сменада 800 кеше эшләргә тиеш иде. Мин бер сменаны туплап калдым, калганына ирек бирмәделәр.

Эшчеләр өчен күпме шартлар тудырдык. Норма буенча бер кешегә 18 квадрат метр торак тиеш булып, без аны 20 квадрат метрга җиткергән идек (АКШта норма — 42 квадрат метр иде). Ермоловка авылында ярдәмче хуҗалыкны көчләп тактылар. Без аны да эшчеләребез файдасына файдалану юлларын таптык. Базарда итнең килограммы — 5 сум, без 2 сум 50 тиенгә бирәбез, бушлай диярлек 1әр тонна фураж, печән алдылар.

Үзебезнең территориядә алма бакчасы утырттык. Административ бинаның өске катында кышкы бакча ясадык, анда кыяр, помидор, чәчәкләр үсте.

— Планнарыгызны тормышка ашырып бетерергә ирек бирмәделәр, дидегез. Ни өчен?

— Хәзер аңа да барып җитәбез. Заманча, менә дигән итеп төзелгән биналарга күзе төшүчеләр булгандыр. Нинди генә станоклар юк иде анда. Эстониядән, Молдавиядән, Одессадан кайтарттык, кайбер станоклар СССР күләмендә берничә генә булгандыр. Одессадан кайт-кан пресс–автомат станогы белән сменага 7 тоннага кадәр электрод ясыйбыз. Сыек пыяла кайната башладык. Аны “КамАЗ” заводының кою цехында, нефтьчеләр бораулаганда кулланалар икән. Менә шулай гөрләтеп эшләгәндә мине коллективтан аердылар. Миннән 384 кеше, өр–яңа куәтле матди–техник база калды.

 

Миңа бинасы да, хезмәтем дә түгел, шул станоклар кызганыч. Ботарлап металлга тапшырып бетерделәр. Бүген дә бик ярап куяр иде алар.

 

— Әле күптән түгел генә ягулык салу станциясенең җир астындагы сыешлыкларын казып алып кискәләп бетерделәр, диделәр. Ул якка чыкканыгыз юкмы? Сез төзеткән биналарны тышлап матурласалар да, алар барыбер Сез салдырган булып кала бит.

— Борылып та караганым юк. 2500 кеше эшләгән чүәк фабрикасы, 500 кешене эшле иткән “Сельхозхимия” юкка чык-ты. “Сельхозтехника” турында әйттем инде.

— Әмма Сез алай гына бирешергә теләмәдегез...

— Өч ел суд юлында йөрдем. Моңа район җитәкчесе генә гаепле дип уйламыйм, җилләр югарырактан исә иде. Минтимер Шәймиевкә кертмәделәр, аппарат җитәкчесе алышынгач кына керә алдым. Өстәл артына кара–каршы утырып 40 минут сөйләштек, ул нәрсәләрнедер язып та барды. Соңыннан: “Роберт, бераз сабыр ит”, — диде. Аның бу сүзе нәрсә аңлатканын ул вакытта аңламаган идем, бераздан төшендем. Суд мине эшемдә торгызды, өч еллык хезмәт хакын түләделәр. Яңадан үз урыныма кайтасы килмәде. Биектауда, аннан соң республика “Сельхозтехникасы” берләшмәсе җитәкчесе урынбасары булып эшләдем. Авыл хуҗалыгы министры урынбасар бул, дип өйгә килде, ризалашмадым.

Гомере буе җил уңаена түгел, ә аңа каршы барган, район тарихына төзүче булып кереп калган шәхес ул, Роберт Харисович!

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International