Үзең үстергәне тәмле дә, файдалы да

2016 елның 25 марты, җомга

Үзең үстергәне тәмле дә, файдалы да

Кара каргалар кайтканга бер ай була инде, җырда әйтелгәнчә, язлар килергә уйламый, бурый да бурый буран. Февраль белән март урыннарын алышканын кошлар да белеп бетерә алмаган шул. Безнең сыерчыклар да ашыгып, 12 мартта ук кайтты быел.

Ә менә Алмаз Закировның Төбәк–Чокырчадагы теплицасында җәй, җылы, рәхәт. Сап–сары кыяр чәчәкләрендә бал кортлары, төклетуралар нектар җыя.

— Безгә дә кояш кирәк, — ди Алмаз. — Кояшлы көннәр сагындырды.

Бер елны февраль аенда район эшмәкәрләре белән Самара өлкәсендәге Гали авылына барып шаккатып кайткан идек. Һәр хуҗалыкта теплица, һәркайсында кыяр өлгереп утыра. Безнең белән Алмазның абыйсы Фәнис тә барган булган икән.

— Безнең аңа кадәр бер сутый ярым чамасы җирдә теплица бар иде инде, — ди Алмаз. — Аны 20 сутыйга җиткердек.

Орлыкларны 10 гыйнвар тирәсендә чәчкәннәр. 3–4 көндә тишелеп, аннан соң 25 көн лампочка астында үскәннәр. Хәзерге вакытта 5 мең төп кыярлары бар. Яңа уңыш өлгергән инде. Узган ел бер квадрат метр җирдән 20 килограммнан артык кыяр алганнар. Монысы — беренче уңыш.

— Казан Сабантуеннан соң бәяләр төшә, — ди Алмаз Закиров. — Без менә шушы көннән 45 көн алда помидор орлыклары чәчәбез. Кыярны әкренләп помидор үсентеләре белән алыштыра барабыз. Көзгә помидорларның бер өлеше кызара, кызарып өлгермәгәннәрен тартмаларга тутырабыз.

Алмаз энесе Илназ белән эшли, тагын башка туганнары булыша. Чыгымнарны киметергә тырышалар, теплицаның бер өлеше газ, калган өлеше утын ягып җылытыла. Узган елга караганда газ ягу күпкә кимегән. Кредит–мазарларга кереп чуммаганнар.

— Узган ел безнең районда барысы 9656 тонна яшелчә үстерелде, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең үсемлекчелек бүлеге җитәкчесе Миннәхмәт Сәгыйтьҗанов. — Шуның 8906 тоннасы ябык грунтта.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсенең финанс–икътисад бүлеге җитәкчесе Марат Абдуллин быел районда яшелчә тагын да күбрәк үстерелер дигән өметтә тора.

— Халыкка утырту суганы, чөгендер, кишер, кәбестә орлыкларын бушка өләшү мөмкинлеге булырга тора, — диде ул. — Моның өчен муниципаль берәмлекләрдә исемлеккә язылырга кирәк. Бу шулай ук Арча шәһәрендә яшәүчеләргә дә кагыла.

Утырту бәрәңгесе кирәк кешеләр “Кырлай”, “Ак барс” агрокомплексы”, “Сафия” ширкәтләренә мөрәҗәгать итә алалар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International