Горурланып, Арча кызы диям...

2016 елның 8 апреле, җомга

Горурланып, Арча кызы диям...

Ашытбаш мәдәният йортында “Тукай төрле телләрдә яңгырый” районара конкурсында җиңүчеләрне котладылар. Үзенең туган авылына шагыйрь Наил Касыймов Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Салихов белән кайтты.

Балалар үзләре язган шигырьне, рус һәм инглиз телләренә тәрҗемә иткән Г. Тукай әсәрләрен укыганны видеотасмаларга яздырып, жюри хөкеменә җибәргән иделәр. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Зөлфия Кәлимуллина: “160 эштән 51е җиңүчеләр исемлегенә кертелде”, — диде. Иң яхшы эш авторлары Ашытбашка җыелды. Аларга тантаналы шартларда бүләкләр тапшырдылар.

Укучылар үзләре иҗат иткән әсәрләрне укыды. Иң тәэсирләндергәне 5нче гимназиядән 9нчы сыйныф укучылары Адилә Гәрәева һәм Алсинә Сәфиеваның инглиз телендә Тукайга багышланган әсәрләрен уку иде. Чын татар аһәңе белән инглиз телендәге шигырьләрне шундый сәнгатьле итеп яттан сөйләде алар. Афәрин, кызлар! Укытучыларын да әйтеп үтәсе килә. Адилә Гәрәеваның инглиз теле укытучысы – Ләйсән Ильяс кызы Кәбирова. Алсинә Сәфиеваныкы – Гөлназ Сәет кызы Камалиева.

— Адилә Гәрәева сәләтле бала, — дип сөйли укытучысы Ләйсән Ильясовна. — Шигырьләр яза, “Нур” телестудиясенә йөри, инглиз теленнән “5”кә генә укый. Тукай турында язган шигырен инглиз теленә үзе тәрҗемә итте.

Курса–Почмак мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Гөлүсә Мортазина үзе язган “Туган як” шигырен яттан сөйләде.

Кайчакта миннән

 сорыйлар,

Кайсы яктан безгә

 килдең дип.

Горурланып,

 Арча кызы диям,

Арча минем

 туган җирем дим.

Игътибар белән тыңлап утырган Наил Касыймов “Афәрин!” дип куйды.

Соңыннан Гөлүсәнең үзе һәм татар теле, әдәбияты укытучысы, сыйныф җитәкчесе Гөлия Гыйбадуллина белән сөйләштек.

— Гөлүсә кечкенәдән шигырьләр яза, — дип сөйләде укытучысы Гөлия ханым. — Матур яза. Аның белән күп конкурсларда катнашабыз һәм җиңәбез.

— Кем шулай матур сөйләргә өйрәтте? — дип сорыйм Гөлүсәдән.

— Укытучым Гөлия апа һәм Укучылар сараендагы “Нур” телестудиясе җитәкчесе Зөлфирә Зарипова. Әнием дә (Фидания) бик матур сөйли һәм җырлый минем.

...Котлаулар тәмам. Арчада шундый иҗади конкурс- ларның булып торуына Казан кунаклары да сөенгән. Аларның уй–фикерләрен беләсе килде...

– Милләтебезнең пәрвәр егетләре һәм кызлары күп җыелган. Шуның кадәр бала янып яши икән, димәк, Тукаебыз, милләтебез яши! — диде ялкынланып драматург Данил Салихов.

— Халык мәгърифәтле, мәдәни булырга тиеш, — дип сөйли шагыйрь Наил Касыймов. — Арабыздан чыксын шагыйрьләр, язучылар, композиторлар... Менә Ашытбаш мәктәбенә рояль кайтып утырган. Боерса, үзебезнең композитор да булыр әле! Мондый чараларны оештыру ул эзсез үтми, аларны үткәреп торырга кирәк, бу яктылыкка, мәгърифәткә илтүче юл.

Румия Надршина

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International