“Китмибез без, безгә анда...”
Бөтен Татарстанны Урта Азия халкы басты, диләр. Аларга чит итеп кырын карарга тырышканнар да бар. Төптәнрәк уйлаганда, тыныч тормышта да үз илләрендә яшәү мөмкинлеге калмаганга, бөтен тормышларын ташлап, гаиләләре, балалары белән ерак җирләргә чыгып китәргә, анда юк акчага тырмаша–тырмаша яңа тормыш корырга мәҗбүр булган безнең кебек үк кешеләр бит алар.
Хәсәншәех авылына биш ел элек кайтып урнашкан үзбәк Курбонали Фахрутдинов белән очрашып сөйләшкәндә шул турыда уйлап утырдым. Ул якты чырай белән каршы алды, өйгә чакырды, “Бездә ир–ат чит хатын–кыз белән ялгыз калырга тиеш түгел”, дип хатынына шалтыратты, шул арада үзе аш бүлмәсенә чыгып чәй куеп җибәрде. Озакламый хатыны Зебинисо белән кызы Кумринисо кайтып керде. Сөйләшергә, аралашырга бик җайлы, юмор хисенә бай кешеләр булып чыкты алар.
– Без үзбәкләр булсак та, Таҗикстанда үстек. Әти Дүшәмбедә техникумда укыган, шунда өйләнеп тә калган. 10 балалары туган. Беребез 28 яшендә вафат булды, 9ыбыз исән. Мин үзем дә училищеда белем алып, тимер юлда эшләдем, армиядә хезмәт иттем, өйләндем, биш балабыз булды. Таҗикстанда сугыш башлангач 1992 елда Үзбәкстанга күчтек. Йорт төзедем. Тик туган–үскән җирең якынрак була икән. Йортны туганыма калдырып, ике елдан яңадан Таҗикстанга кайттык, – диде Курбонали. – 2002 елда Казанга килдек. Анда бер туганым яши минем. Медицина белеме алып, даруханә җитәкчесе булып эшли. Шуның янына башта апам, абыем, хатыным кайтты. Сугыш беткәч, балалар белән без кушылдык. Әти белән әнине дә үзебездән калдырмадык. Әти йортны сатты. Ул хәзер вафат инде, әни Казанда. Риэлторлар ярдәме белән Маулуда кызым Хәсәншәехтан йорт сатып алды һәм гаилә белән шушы якка кайтып урнаштык. Иске, ташландык хәлдәге, бөтен тирә–ягын куаклар баскан, коймалары ишелеп беткән йорт иде. Нишлисең, акча шуңа гына җитте. Барлык туганнар җыелып кайтты да, ике көн эчендә тәртип урнаштырдык. Аннан үзем акрынлап төзисен төзеп, төзекләндерәсен төзекләндерергә тотындым. Койма кордым, өйне профнастил белән әйләндереп алдым, өй эчендә оныкларым өчен уңайлыклар тудырдым. Дүрт тавык белән бер әтәч сатып алдым. Хәзер менә, Аллага шөкер, сарыклар да, сыер да, үгезләр дә бар. Сөт ризыклары, йомырка — бар да үзебезнеке. Аллаһы Тәгалә әйткәнчә, түземлек булсын.
Бу йортта алар ике оныгы һәм шушы йортны сатып алган кызлары Маулуда белән яши. Маулуда үзе Казанда эшли. Әти белән әнисе барында балалары өчен дә, йорт өчен дә күңеле тыныч. Хәер, алар барлык балалары өчен дә бик зур терәк.
– Авылда ничек каршы алдылар соң? Авыл халкы белән мөнәсәбәтегез ничек? Җитәкчеләр ярдәм күрсәтәме?
– Бик яхшы. Күршеләребез алтын безнең. Ярдәм сорап барсаң, берсе дә кире бормый. Гадәттә, үз яхшылыгың үзеңә яхшылык булып кайта. Бу исбатланган дө- реслек. Үзең начарлык эшләмәсәң, кешеләргә карата изгелек кенә кылсаң, алар да сиңа шулай җавап кайтара. Сөенеп туя алмыйбыз, балаларыбыз балалар бакчасына бик яратып йөри. “Мин – татар”, ди әле берсе. Тамагыбыз тук, өстебездә ныклы түбә бар. Җитәкчеләр яхшы мөнәсәбәттә. Терлек асраган өчен башкалар белән беррәттән печәнен, фуражын бирәләр, соравым булды, хуҗалык җитәкчесе бушка ике машина ком китертте, полосаларны чистартканда мичкә ягу өчен агачларны алырга рөхсәт бирде. Беренче елны авыл имамы утын сатып алырга акчалата ярдәм күрсәткән иде. Марат Әхмәтов зират коймалары буяган өчен акча бирде һәм мин шуңа бүлмәне җылыттым, өйгә су керттем, балалар өчен уңайлык тудырдым.
– Утын сатып алдык, дисез, сезнең йортка газ кермәгәнмени?
– Юк. Йөз мең акча кирәк, диләр. Әлегә мөмкинлегебез юк.
– Җитәкчеләр белән сөйләшеп карарга кирәк. Бәлки, аз–азлап түли торган итеп эшләп буладыр.
– Һәр нәрсәнең үз җае бар бит. Газсыз торсам торам, әле салкында туңып утырган юк, Аллага шөкер, утын җитәрлек, әмма кат–кат сорап, туйдырып, җитәкчеләрнең үземә карата яхшы мөнәсәбәтләрен үзгәртәсем килми. Алар үзләре белә. Тиеш икән, эшләрләр, юк икән, димәк, алардан гына тормый. Сабырлык кирәк.
Фахрутдиновларның дүрт кызлары да Хәсәншәехка кайтып урнашкан. Өлкән кызы Кумринисо шушы авыл егетенә кияүгә чыккан.
– Беренче ирем белән аерылыштык. Бу ирем – алтын минем. Ике баламны үзенеке кебек тәрбияли, тормышыбыз гөрләп бара, ташландык кына йортка килеп урнашкан идек, хәзер шәһәр фатирыннан ким түгел. Дүрт сыерыбыз, бозаулар, сарыклар бар. Үзем “ГАЗель” машинасында йөрим. Күршеләрем искиткеч. Аеруча Тәслимә белән Нурулла, Ләлә апага бик рәхмәтле мин, – ди ул.
Шарафатхун белән Тухтахон да гаиләләре белән шушы авылда, аерым яшиләр. Шарафатхун теп- лицада эшли, ике бала үстерә. Тухтахон өйдә булса да, тик ятмый, үсентеләр үстереп сата. Биш ел эчендә һәрберсе үз тырышлыклары белән өр–яңадан тормыш корып чыккан. Бар да кешенең үзеннән тора шул.
– Татар авылында, татарлар арасында яшисез. Балаларыгыз татарча сөйләшә. Ана телен, үзегезнең гореф–гадәтләрне онытырлар дип курыкмыйсызмы?
– Татарлар арасында яшисең икән, ияләшергә, аларның гореф–гадәтләрен тотарга, шул ук вакытта үзеңнекен дә онытмаска кирәк, – ди Курбонали. – Балалар белән үзбәкчә сөйләшәбез. Милли традицияләрне дә сакларга тырышабыз. Нәүрүз бәйрәмендә ел да сумалак (яңа көн дигәнне аңлата) әзерлибез. Шыттырылган бодайны иттарткыч аша чыгарабыз, он кушабыз һәм шуннан баллы ботка ясыйбыз. Бу ел уңдырышлы булсын өчен эшләнә һәм бик тәмле әйбер була.
Аларда Нәүрүз бәйрәменә ике көн ял бирелә икән. Бездә әзерләнә торган карга боткасы турында белмиләр дә. Туйларына да теләге булган бар кеше килә ала. Хәсәншәехта да үз традицияләре буенча туй уздырмакчы булып караганнар. Урамда ике казан асып пылау, шурпа пешергәннәр, бөтен күршеләрне чакырганнар. Тик аларның бу традицияләре хакында авыл халкы хәбәрдар булмаган, күрәсең.
– Кабат торган урыныгызга китәр идегезме?
– Танк белән эттерсәләр дә кузгаласыбыз юк, – диде Зебинисо.
– Андый сорауны башка бирмәгез дә, –диде Курбонали хатыны сүзен җөпләп. – Сугыштан соң тормыш бик авыр булды. Кызым беренче сыйныфка бара иде. Икмәк алып кайттым. Ике көнгә бер ипи. Ярты икмәкне җидегә бүлдем. Үз сыныгымны балаларга бирдем. “Үскәч, үз сыныгыбызны сиңа бирербез, әти”, – дигәннәрен гомер онытасым юк.
Әнә шулай бик озак сөйләшеп утырдык. “Бездә кунакны чәй эчермичә җибәрмиләр”, –дип, чәйгә дәштеләр. Нәкъ үзбәкләр кебек идәнгә курпача (озынча корама) җәеп утырып, чаккә, куркут, җимешләр белән тәмләп чәй эчтек.
Гөлсинә Зәкиева