Тукаебыз мирасы мәңгелек!

2016 елның 29 апреле, җомга

Тукаебыз мирасы мәңгелек!

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулуга багышланган бәйрәм турындагы язманы Сәгъди абзыйдан башлау дөрес булыр. Чөнки Яңа Кырлайны Тукайлы иткән кеше бит ул. Аларны бер–берсеннән аеру мөмкин дә түгел.

Яңа Кырлай авылының урта хәлле крестьяны Сәгъдетдин Салихов асрамага алырга ир бала барлыгын ишетеп Өчиле авылына килә, ятим Габдулланы алып китә: “Арба кузгалды. Сәгъди абзый белән без янәшә утырып киттек. Ул юлда миңа: “Менә хәзер Кырлайга кайтып җитәбез, анда әниең каршы чыгып көтеп тора торгандыр. Алла боерса, бездә катык, сөт, ипи күп, теләгәнчә ашарсың”, — дип, миңа барып җитәргә ике–өч кенә чакрым калган бәхетләр илә мине җуатып бара иде. Мин дә ачык йөзләрне бик күптән күрмәгәнгә күрә, эчемнән бик шатлана идем”, — дип яза шагыйрь “Исемдә калганнар”да.

Сәгъдетдин абзый белән кечкенә Габдулла бик тиз дуслашып китәләр. Әлеге гаиләдә ике кыз бала була, бердәнбер малайлары үлеп киткән. “Әти белән без бик–бик тату идек. Ул бер дә миңа каты сүз әйтми иде” — дип искә ала аны шагыйрь.

Сәгъдетдин Салихов 1904 елда 67 яшендә вафат була. “Таттелеком” җәмгыяте генераль директоры Лотфулла Шәфигуллин үзенең фикердәшләре белән Яңа Кырлай зиратында Сәгъди абзый истәлегенә мемориаль таш куйдылар. Бәйрәмдә катнашкан Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиев, Татарстан Президенты Аппараты җитәкчесе Әсхәт Сәфәров, ТР Дәүләт Советы депутаты Разил Вәлиев, Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләкләренә быел лаек булган Газинур Моратов, Нәҗип Исмәгыйлев, язучылар, шагыйрьләр Сәгъди абзый йортына барышлый шунда тукталып чәчәкләр салдылар.

Татарстан Республикасының Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев респуб- лика җитәкчесе вакытта районга килгәч басуларда тукталмый калмый иде. Бу юлы да ул эшне “Татарстан” ширкәтенең уҗым басуын караудан башлады һәм анда күргәннәрдән бик канәгать калды. Яңа Кырлайда халык алдында ясаган чыгышында: “Минем кышлап чыккан уҗымнарны күп күргәнем бар. Уҗымнарыгыз бик шәп, мондый еллар сирәк була”, — диде.

Минтимер Шәймиев Яңа Кырлайда юбилей уңаеннан төзекләндерелгән музейны карады. Ул музейга шагыйрьнең 130 еллыгына багышлап чыгарылган сувенир — Тукай, Шүрәле, Су анасы сүрәтләре ясалган тәңкәләр җыелмасының беренче данәсен бүләк итте.

Минтимер Шәймиев, Илшат Нуриев, башка кунаклар Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Аннан соң бәйрәмгә җыелган халык янына юнәлделәр.

— Без бүген бөек Тукае- бызның тууына 130 ел тулуны билгеләп үтәбез, — диде Илшат Нуриев. — Әлеге уңайдан районыбызда күп эш башкарылды: Яңа Кырлайда, Кушлавычта музейлар, Мәдәният йортлары, Сәгъди абзый йорты төзекләндерелде, әдәби сыннар паркы һ.б. эшләнде. Безгә күрсәткән зур ярдәме өчен Президентыбыз Рөстәм Нургалиевичка, үз өлешләрен керткән һәр кешегә зур рәхмәт!

Илшат Габделфәртович вакыт табып бәйрәмгә килгән Минтимер Шәриповичка да рәхмәтен әйтте.

— Быелгы бәйрәм, Тукаебызны шулай олылап искә алу Тукайны аңлавыбызны арттыра. Юбилейның иң зур кыйммәте дә шунда, киләчәк буыннар турында кайгырту юнәлешендә мөһим адым бу. Без Тукай хезмәтләрен буыннан буынга тулы кыйммәте белән тапшыра барырга тиешбез. Менә шушы игелекле эштә Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллинны күренекле үрнәк итеп әйтәсе килә, анда егетлек бар, рәхмәт аңа!

Нурислам Шәфигуллин һәм аның фикердәшләренең егетлек мисалын Сәгъди абзый йортына баргач та күрдек.

Сәгъди абзыйның йортын “Биектау–Сервис” оешмасы төзекләндерде. Ә менә әлеге йорт артындагы бакчада Лотфулла Шәфигуллин һәм фикердәшләре чын могҗиза тудырды.

Минтимер Шәймиев, Илшат Нуриев, Лотфулла Шәфигуллин ал тасманы кисеп әдәби–мемориаль комплексны ачтылар. Ә анда Габдулла Тукай шигырьләреннән өзекләр, әкият геройлары урын алган. Киң колачлы нарат (аны Сәгъди абзый кечкенә Габдулла белән бергә утырткан дигән риваять бар) янында...Сәгъди абзый белән нәни Тукай үзләре басып тора! Шундый осталар ясаган — чынлап та үзләре диярсең! Сәгъди абзый шундый сөйкемле, әйбәт кеше булуы йөзенә чыккан. Минтимер Шәрипович озак тукталып торды алар янында.

— Металлдан элекке осталар ысулы белән чокып ясалган, — дип аңлатма бирде “Таттелеком” җәмгыятенең матбугат үзәге җитәкчесе Рөстәм Зәкуанов. — Бу бакчада Тукайның каны тамган.

“Бервакыт шулай аякны күмеп, бәрәңге чүпләгән чагымда, теге бәрәңге казучы аксак Саҗидә апай яңлыш минем аякка тимер көрәк белән чапты.

Аяк шактый тирән җәрә- хәтләнде, мин урынымнан сикереп торып, бераз читкә барып утырып егъладым да, соңра җәрәхәткә балчык сибеп, янә хезмәтемне дәвам иттем, ләкин бу юлы аяклар никадәр туңсалар да, бал- чыкка күмәргә курыктым” (“Исемдә калганнар”).

Менә шулай адым саен Тукай рухы, истәлеге монда. Бакча башындагы бас-кычтан төшкәч тә Тукай су алган кое, су коенган, балык сөзгән инеш...

Боларның барысын да, һичшиксез, үз күзләрең белән күрү, йөрәк аша үткәрү кирәк. Лотфулла Нурисламовичка тагын бер тапкыр рәхмәт!

— Фикердәшләрем белән киңәштек, безнең идеяне Рөстәм Нургалиевич та хуп- лады, — диде ул.

“Таттелеком” җәмгыятенең Арча элемтә үзәге коллективының да хезмәте зур.

Бәйрәмдә катнашучы язу- чылар, шагыйрьләр Арчада һәм Кушлавычта Габдулла Тукай һәйкәлләренә, әтисе каберенә чәчәкләр салдылар, Кушлавычта музейда булдылар.

Яңа Кырлайда Габдулла Тукай музее каршында бу көнне әдәбият сөючеләр өчен зур шигырь бәйрәме гөрләде. Бөек шагыйребезнең юбилее уңаеннан аңа олы хөрмәт йөзеннән бирегә бер төркем язучылар, шагыйрьләр дә килгән иде. Татарстаннан гына түгел, чит республика, төбәкләрдән дә.

– Чит илләрдә дә һәр татар җәмгыятендә беренче урында Тукай тора, – диде Татарстан Республикасының Дәүләт Советы депутаты, язучы Разил Вәлиев. – “Без Тукаебыздан аерылмадык. Без–Тукай рухлы. Балаларыбызны да шуның белән тәрбиялибез”, – диде кунаклар.

Разил Вәлиев Яңа Кырлайдагы Габдулла Тукай музеена “Җыен” фонды тарафыннан тупланган Тукай турындагы язмалардан торган ике томлык китапны бүләк итте.

Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь, бик күп җырлар авторы, якташыбыз Наил Касыймовка Кырлай яклары аеруча якын.

– Минем әнием Яңа Иябаштан. Без әле басып торган урыннарда, күл буйларында минем балачагым, яшьлек елларым үтте, – диде ул үзенең Тукайга багышланган һәм җыр итеп язган шигырен укып.

Сәхнәгә шулай ук Татарстан Республикасы Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбанов, Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай бүләге иясе Роберт Миннуллин, шагыйрь Рифат Җамал һәм башкалар чыкты. Татарстанның атказанган укытучысы, хезмәт ветераны Фәрхат Зыятовның чыгышы искиткеч матур, йөрәккә ятышлы килеп чык-ты. Ул якташыбыз, үзешчән шагыйрь Солтан Гыйлемхановның Тукай турындагы шигырен бәян итте.

Арча үзәк китапханәсе каршындагы “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова Арчада яшәп иҗат итүче үзешчән шагыйрьләребез иҗатлары белән таныштырды. Аннан Факия Шәрәфетдинова, Минһаҗ Кашапов, Разил Камалов, Зиннур Тимергалиев һәм башкалар сәхнәгә чыгып үз шигырьләрен, ә авыллар китапханәләре җитәкчеләре Тукай әсәрләрен сәнгатьле укыды. Шигырь бәйрәме Арча Мәдәният йорты, сәнгать мәктәбе, педагогика көллияте үзешчәннәре җырлары, биюләре белән бизәлеп, шаулап үтте.

Шигырь һәм җыр бәйрәме Сәгъди абзый йорты янында дәвам итте.

Ильяс Фәттахов

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International