Сабыр иткән, морадына җиткән
Наласа халкы күптәннән юл булмаудан изаланды. Зарланып та карадылар, җитәкчеләргә дә мөрәҗәгать иттеләр. Башта авылның 500 еллык юбилеена булыр, дип өметләнделәр. Юбилей да үтте. Сабыр иткән — морадына җиткән, диләр бит. Ниһаять, өченче ел Вахитов урамына таш түшәделәр. Башы бар, ахыры да булыр, дип чын күңелдән сөенде авыл халкы.
Үзләре дә үзара салым акчасына, я акча җыеп авылның кайбер башка урамнарын да бераз рәткә керттеләр. Быел наласалылар шул максаттан үзара салым акчасын да 700шәр сум итеп җыярга килештеләр.
Ә беркөнне безгә шат- лыклы хәбәр килеп иреште – Арча–Олы Әтнә юлыннан Наласага илтүче юлны сала башлаганнар! Тиз генә машинага утырдык та шунда юнәлдек. Чыннан да зур–зур тракторлар юлда тулы көченә эшләп ята, “КамАЗ”лар ком ташый, бер–бер артлы килеп кенә тора. Эш барышын фотосүрәткә төшереп йөргәндә каршыга бер машина килеп туктады һәм аннан юлчылар киеменнән берәү төшеп безнең янга килеп басты. Прораб Ришат Шакиров булып чыкты ул.
– Наласа авылы кибете чатына кадәр, 1 километр 956 метр арага асфальт салыначак, – диде ул. – Акча җитсә, Вахитов урамына да (мәктәпкә кадәр) асфальт түшәү планлаштырыла.
Наласа юлын башка технология белән эшләргә яки тәҗрибә ясап карарга уйлыйлар. Юк, ул нәкъ башка юллар кебек була, 20шәр сантиметр калынлыкта ком һәм вак таш, аннан ике кат асфальт салына. Тик өске каты бик вак ташлы (ЩМА–5) асфальттан торачак һәм 2 сантиметр калынлыкта гына (башка юлларда беренче катның калынлыгы — 6, икенче катныкы 4–5 сантиметр) булачак.
– Бу технология белән Россиядә бер “Татавтодор” гына шөгыльләнә. Респуб- ликада ике урында гына җәелде әле. Авылларга керә торган, хәрәкәт азрак булган урыннарда. Әлегә сыйфаты зарланырлык түгел, – диде “Татавтодор” акционерлык җәмгыятенең Арча филиалы җитештерү–техник бүлеге җитәкчесе Назыйр Фәттахов. – Асфальт аз тотылу сәбәпле күбрәк юл салуны күздә тотып эшләнә ул.
Халык өчен технологиясе мөһим түгел, чыдамлы һәм сыйфатлы асфальт түшәлгән юл булсын. Юлсыз авыллар шактый әле. Авыллар гына түгел, асфальт салынмаган шәһәр урамнары да җитәрлек. Быел план буенча кайсы авыллар юллы булачак? Арчаның кайсы урамнары юллары каралачак? Бу сорауны без “Татавтодор” җәмгыятенең Арча филиа- лы җитәкчесе Альберт Сафиевка юлладык.
– Безнең филиал тарафыннан быел Арча, Әтнә, Теләче районнарында 50 километр юл төзеләчәк һәм төзекләндереләчәк. Шуның 22 километры Арча районына туры килә, – диде ул. – Башта республика программасы нигезендә башкарылачак эшләргә тукталыйк. Алда телгә алынган Наласа юлы шуңа керә. Арча–Теләче юлында (асфальт заводы турысыннан башлап “Арча нефть продуктлары” җәмгыятенә таба 2 километр 300 метр, Арча–Яңа Кенәр юлыннан Чиканаска таба 1 километр 53 метр, Ташкичү мәчетеннән Кыснага кадәр 2 километр 411 метр, Арча–Сеҗе юлыннан Яңа Чүриле интернатына кадәр 4 километр 370 метр арада асфальт, Урта Бирәзәдән Күкчә Бирәзәгә кадәр таш юл булачак. Беренче эш итеп Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Яңа Кырлай юлы (1 километр 700 метр) һәм авыл эчендәге мәйданчыклар төзекләндерелде. Арча эчендә берничә урам юлын төзекләндерү планлаштырыла. Көнбатыш микрорайонында кайбер урамнарга, Төбәк-Чокырчада 2 километр 600 метр арага вак таш салына. Моннан тыш муниципаль юл фонды (юл салымы) хисабына Кол Гали, Мәһдиев, Шаляпин, Бәширов урамнарына вак таш салу каралган.
Район юлларын ел дәвамында карап тору да “Тат- автодор” җәмгыятенең Арча филиалына йөкләнгән. Аңа Арча районы буенча 87 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Моңа билгеләр кую, юл кырыйларын чабу, юл билгеләре урнаштыру, асфальтны ямау, кышын кардан чистарту, тоз сибү (кыш буена 8 мең тонна ком–тоз катнашмасы гына сибелә икән) һәм башкалар керә.
Гөлсинә Зәкиева