Курсавины беләбезме?

2016 елның 27 мае, җомга

Курсавины беләбезме?

Урта Курса мәдәният йортында I Россиякүләм фәнни-гамәли конференция “Курсави укулары” булды. Конференциягә галимнәр, дин әһелләре җыелды. Анда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов катнашты.

Башта “Казан арты” тарих-этнография музее хезмәткәрләре оештырган Габденнасыйр Курсави күргәзмәсе белән таныштылар. Музей директоры урынбасары Шәфигулла Гарипов кызыклы мәгълүматлар бирде.

Утырышны татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, КФУ профессоры Искәндәр Аяз улы Гыйләҗев алып барды.

– Габденнасыйр Курсави беренче булып татар җәмгыятен уята башлаган кеше, аңа авыр булган, – дип сөйләде Искәндәр Гыйләҗев.

Филология фәннәре докторы, Халыкара төрки Академия әгъзасы Нурмөхәммәд Хисамов:

– Габденнасыйр Курсави татар уянышында беренче һәм иң бөек йолдыз, Бохарада бирелеп дөньяви фәннәрне, дини мәгыйшәтне өйрәнә. Бохара руханилары белән гел бәхәстә була. Күп кенә постулатларны өр-яңадан карый. Төп фикерләренең берсе – дөньяви һәм дини белемнәрне бергә алып бару.

Габденнасыйр Курсави 1776 елда Югары Курса авылында туган. Әтисе вафатыннан соң бертуган апасы белән җизнәсе зирәк малайны Кукмара районы Мәчкәрә авылына алалар. Курсави Мәчкәрә мәдрәсәсендә укый. Аны тәмамлагач, сәүдәгәр абыйсына ияреп Бохарага китә. Ул ике тапкыр Бохарада була. Соңгысында Хаҗга сәфәр кылганда Истанбулда 37 яшендә үләт чиреннән бакыйлыкка күчә.

17 гасырдан башлап Бохара бөтен ислам дөньясында шөһрәт казанган мәгариф учагына әверелә. Курсавиның уку вакыты 1790нчы елларга туры килә. Әмма бу вакытта Бохара мәдрәсәләренең чәчәк аткан чоры үткән була инде. Бөтен уку тәртибе урта гасыр әсәрләренең күпсанлы аңлатмаларын ятлау, мәгънәсез бәхәсләшү, буш мәсьәләләр өчен сүз көрәштерүдән гыйбарәт. Бу торгынлык Курсавиның үткен зиһенен канәгатьләндерми. Кыю фикерләре өчен Бохарада үлем җәзасына тартылган кеше ул Курсави! Ярый әле туган ягына качып котыла.

Курсавиның гарәп теленнән татарчага тәрҗемә ителгән “Кешеләрне тугры юлга күндерү” китабы “Казан арты” тарих-этнография музеенда саклана. Китапны махсус укып чыктым. Бу китабында ул гыйлем киеменә төренеп, томаналыкка ябышып ятучы кешеләрнең үзләрендә булган бозыклыкларны ачып бирергә омтыла. Мөселман кешесен эшчән, актив булырга өнди. Җәмгыятьтәге җитешсезлекләрдән һәм наданлыктан котылу чарасын ул кешенең әхлакый һәм гыйльми яктан камилләшүендә күрә. Акыл һәм йөрәк, гыйлем һәм иманны берләштерергә омтыла.

Курсави Югары Курсага мәдрәсә салдыра, имам-хатыйб, мөдәррис булып, шәкертләр җыеп укыта. Ялкынланып эшли ул. Аның максаты туган халкын рухи яңарту, аңын уяту, бәхетле итү була. Ул елларда мәгърифәтче хәзрәт бик күп яза. Хөр акыл, фикер иреге таләп иткән мөдәррискә иске карашлылар үз җирендә дә тынычлык бирмиләр.

Курсави халыкның киләчәген прогресс һәм мәгърифәт юлында, фәнни белемнәр һәм мәдәният таратуда күрә. Аның бу фикерләре бүген дә әһәмиятле. Курсавиның кешене хакимнәр боерыгын сукырларча үтәүче хокуксыз һәм аңгыра хайванга әйләндерергә ярамый, дигән фикере дә бик кыю һәм үлемсез. Шунысы сөендерә, Габденнасыйр Курсави безнең көннәргә кадәр танылган шәхес булып килеп җитте һәм мәңгеләште.

Конфернециянең резолюция- сенә Югары Курсада Курсави укыткан мәдрәсәне яңадан торгызу һәм мондый укуларны даими оештыру мәсьәләләре кертелде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International