Рәхимсезлек күрсәткән

2016 елның 10 июне, җомга

Рәхимсезлек күрсәткән

Элек хөкем ителгән, 1973 елгы Владимир Николаев 2016 елның 12 февралендә кичке якта үзенең таныш хатын–кызы белән спиртлы эчемлек эчеп утыра.

Сыйлану вакытында ике арада гауга чыга. Исерек ир үз адресына әйтелгән сүзләрне бик агрессив кабул итә һәм бушаган аракы шешәсе белән хатын–кызның башына суга, шешә ватыла. Шешә ва- тыклары зыян күрүченең сул күзенә эләгә. Николаев моның белән туктап калмый, өстәлдән пычак алып хатын–кызның кулына яра ясый. Нәтиҗә күңелсез: 57 яшьлек хатын сул күзен югалта.

Николаев ике атнадан шул ук өйдә эчеп утырганда 37 яшьлек хатын–кыз белән ызгыша. Бу тагын шул ук юлны сайлый, шешә белән әлеге хатынның берничә тапкыр башына суга. Аңа хастаханәдә дәваланырга туры килә.

12 майда Арча район суды әлеге җинаять эшен карап В. Николаевны 2 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итте, ул бу срокны каты режимлы төзәтү колониясендә үтәчәк.

Хөкем ителүче суд залында сак астына алынды.

Радик Хәбибуллин,

Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесе

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International