Ислам диненең шәмнәрен сүндермик
Районыбызда соңгы елларда йөзгә якын мәчет төзелде, шуның бишесе –шәһәрнең үзендә. Ә алар арасында иң өлкәне – Арча үзәк җәмигъ мәчете.
Мәчетнең имам-хатыйбы 1940 елгы Илгизәр хәзрәт Касыймов кызыклы әңгәмәдәш, һәр сүзен йотылып тыңлыйм аның: “1976 ел булгандыр, хәләл җефетем Сания үзебез дә динсез, балалар да динсез кала бит, Фәсәхәт апаларга гыйлем алырга төшик, дия башлады. Ну, аптырата торгач, ризалык бирдем инде. Бер төшәбез, ике, өч... Шулай итеп намаз укырга, ураза тотарга өйрәндек, хәреф таный, Коръән укый башладык...” – хәзрәт бу вакыйгаларны күңелле итеп сөйләсә дә, ул вакытта бу катгый тыелган эш өстендә эләктерсәләр, бер дә баштан сыйпамаганнар. “Фәсәхәт апа кабартмалар пешереп куя иде, без төшеп китәбез, имеш, кунакка, хәләл җефете Рәхим абый сакта тора, ул-бу була калса, хәбәр итә, китап-дәфтәрләрне алып куябыз да, кабартмаларга тотынабыз. Намазны да кеше-кара күрмәсен дип, хәтта чормага менеп укыган вакытлар бар иде”, – дип җылы итеп искә ала хәзрәт Фәсәхәт абыстай турында.
Заманалар үзгәрә, сәясәт тә бераз йомшара. Фәсәхәт абыстай Идрисова Казаннан мөгаллимнәр Габделхак абый Каюмовны, хәләл җефете Наҗия апаны белешеп, һәр ял саен үз йортында дин сабаклары оештыра башлый, тора-бара укырга теләүчеләрнең дә саны 30га җитә. Район җитәкчелеге дә мөселманнар карамагына вакытлыча мәчет итеп файдаланып торыр- га ДОСААФ бинасыннан бер бүлмә бирә – гаетләр, җомгалар шунда үтә. Габделхак хәзрәт белән Наҗия абыстайга да дин сабагы укытырга урын бүлеп бирелә – ремонт–механика заводының подвалында уку сыйныфлары оештырыла.
Ниһаять, Арча бистәсендә мәчет салдыру мәсьәләсе килеп туа. “Башта ишегалдындагы мәдрәсә бинасы сафка басты, – дип сөйли бу төзелештә үзе дә актив катнашкан Илгизәр хәзрәт. – Баштарак бабайлар, 2 катлы мәчеткә кем йөрер, чыгымы гына күп булыр, 1 катлысы да бик җиткән дип сүз килешкәннәр иде, әмма ул вакыттагы башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов: “Юк, җәмәгать, Арчага 2 катлы мәчет салабыз, Арча бит ул!” – дип безне җилкендереп җибәрде. Шулай итеп 1991 елның яз башында мәчет төзелеше башланып китте”.
Җитәкчелекнең, халыкның ярдәме белән күп эшләр башкарыла, шул елның ахырына мәчетнең беренче каты төзелеп тә бетә. 1992 елда Казаннан кайткан Заһретдин хәзрәт Фәйзуллин имам вазифаларын башкара, төзелеш белән җитәкчелек итә, дини дәресләр дә алып бара.
Арча мөселманнары өчен зур түземсезлек белән көтеп алынган мәчетне ачу тантанасы 1993 елның 18 июнь көненә билгеләнә. Хозур көн! Азан тавышы күңелләргә тула, күз яшьләре булып тәгәри, иманга сусаган җаннарны иркәли, көч вә дәрт бирә.
– Ярый әле 2 катлы итеп төзелгән мәчет, – дип сөенә хәзрәтебез. – Элек заманда җомгаларда 15-20 кешедән артмый иде, бер рәт чак-чак тула иде, бүген җомгада 100гә якын кеше, бигрәк тә яшьләр күп килә. Ә Арчада бер генә түгел, биш мәчет бит!
Әйе, мәчет тә, мәчет каршындагы мәдрәсә дә халыксыз тормый, кеше күп йөри. Мөгаллим–мөгаллимәләр үз вакытлары белән хисаплашмыйча, Аллаһ ризалыгы өчен ислам нурын тараталар. Мәдрәсә атнаның бер көнендә дә буш тормый – көндез һәм кич укулар бара. Ә районыбызда барысы 127 мөгаллим укыта. Шуларның күбесе әлеге мәдрәсәне тәмамлаган.
...1999 елның 2 июлендә Заһретдин хәзрәт вафат була, аннан соң берникадәр вакыт имам вазифаларын Илдус хәзрәт Юнысов башкара. 2001 елның 26 гыйнварында Арча мәчете мөселманнарының гомуми җыелышында имам-хатыйб итеп Илгизәр Кәрим улы Касыймов сайлана. Җиң сызганып эшкә керешә ул. Ә имамның вазифасы искиткеч катлаулы – гыйлем, тәрбия эшләреннән алып көндәлек хуҗалык эшләренә кадәр аның җилкәсендә. Кешеләр, яшьләр белән дә уртак тел таба алучы, җитәкчеләрнең дә игътибарын мәчет-мәдрәсә проблемаларына юнәлтә белүче дипломат та була белергә кирәк бит әле. Әнә бит, имамлык итүенең 15 елының берсе дә ремонтсыз узмаган – ә мәчет, мәдрәсә бинасында башкарылган барлык эшләр дә Аллаһның рәхмәте белән, изге күңелле кешеләр, иганәчеләр ярдәме белән тормышка ашырылган. Әйе, хәзрәтебезне яраталар, ихтирам итәләр.
Арча үзәк мәчете – Арча районы мөселманнарының дини–рухи үзәгенә әверелде. Мөхтәсиб Раил хәзрәт Гыйлаҗев җитәкчелегендә һәрдаим айга бер мәртәбә мөхтәсибәт җыелышлары үтә. Бирегә дин өлкәсендәге күренекле шәхесләр, Диния нәзарәте вәкилләре чакырыла, вәгазьләр укыла, проблемалар уртага салып сөйләшенә, хәл итү юллары табыла. Мәчеттә абыстайлар шурасы сайланган. Һәр абыстайга зоналап авыллар беркетелгән, алар һәрдаим әлеге авылларга барып, дәгъват эше белән шөгыльләнә, балалар, укытучылар, авыл халкы белән очрашулар, укулар үткәрәләр. Һәр ел Рамазан аенда бер көн дә калмый диярлек ифтар мәҗлесләре үтә. 2004 елдан мәчеттә балалар өчен җәйге лагерь оештырыла башлады. Балаларга әхлак дәресләре, намазга өйрәтү белән беррәттән, төрле уеннар да оештырыла. Мәчеттә һәрдаим шәкертләр, мөгаллим–мөгаллимәләр, имам–хәзрәтләребез өчен төрле бәйгеләр үткәрелә. Гөрли мәчет, тулы канлы тормыш белән яши.
Әйе, мәчетләребез – ислам диненең яктылык таратучы шәмнәре. Сүндермик аларны, яңаларын кабызыйк. Кешеләр эшләрен, мәшәкатьләрен калдырып мәчетләргә агылсын, Рәхимле вә Рәхмәтле булган Раббысына итагать итеп сәҗдәгә егылсын, имамнарын, мөгаллим-мөгаллимәләрен олыласын, хөрмәтләсен. Шулай булса, киләчәгебез якты, иманыбыз нык булыр.
Рәсилә ГАРИФУЛЛИНА