Алар күп эш башкара
Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үттеләр. Шул уңайдан район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев белән сөйләштек.
— Илдус Котдусович, тарихка күз салыйк әле, районда халыкка хезмәт күрсәтү системасының күптәннән эшләгәнен беләбез. Ә менә күпләр яратып өлгергән Мәрхәмәтлек үзәге кайчан оешты икән?
— 1991 елда социаль тәэмин итү бүлеге каршында өйгә барып социаль хезмәт күрсәтү буенча 5 бүлекчә эшли башлады. 2000 елның 1 июнендә Мәрхәмәтлек үзәге ачылды.
— Халыкка күрсәткән хезмәтләрегез барыбызга да таныш, аларны санап тормыйк. Ә менә коллектив турында сөйләшәсе килә.
— Безнең ишекләр һәркемгә ачык. Коллективта үз эшен яхшы белгән, теләсә кайсы проблеманы хәл итә ала торган белгечләр эшли. Соңгы елларда күп нәрсә үзгәрде. Социаль хезмәт күрсәтүгә таләпләр үсте, социаль хезмәткәрнең статусы күтәрелде. Әмма иң мөһиме үзгәрешсез калды: бездә бары тик, ярдәм сорап килгән кешеләрнең хәлен аңлап, аларга ничек тә ярдәм итәргә әзер торган белгечләр генә эшли ала.
— Матди ярдәм үзәге хезмәткәрләре башкарган эшне күзаллыйсы килә.
— Быелның 5 аенда гына да язмача 7540 гариза, 4530 телдән мөрәҗәгать керде. Халыкка 38 млн. сумга якын компенсация һәм пособие түләнде, субсидия–ташламалар 28 млн. сумнан артып китте, аз керемле гаиләләргә торак–коммуналь хезмәтләр өчен 7 млн. сумга якын субсидия бирелде.
— Без, журналистлар, әледән–әле хезмәткәрләрегез белән аралашып торабыз. Газета укучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар алабыз, бергәләп юбилярларга В. Путинның һәм район башлыгының Рәхмәт хатларын тапшыруда катнашабыз, авыр хәлле, имин булмаган гаиләләргә барабыз, яр-дәмгә мохтаҗ ялгызак- ларның хәлләрен беләбез. Мине белгечләрнең үз эшләрен яхшы белүләре, тыйнак һәм чит кеше кайгысын аңлый алулары сокландыра. Форсаттан файдаланып, бүлек консультанты Резедә Галиуллинага, район социаль яклау бүлеге каршындагы матди ярдәм үзәге мөдире Лилия Җәләлиева, Мәрхәмәтлек үзәге җитәкчесе Руфия Баһаветдинова, өйгә барып хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Эльвира Галимҗанова, гаилә һәм балаларга хезмәт күрсәтү бүлекчәсе җитәкчесе Нурсөя Дәүләтшина, газета укучыларны матур язмалары белән куандырып торган социаль хезмәткәр Гүзәлия Рәхмәтовага рәхмәт әйтәсе килә.
— Коллектив тарафыннан бик күп эш башкарыла. Алда әле башкарасы эшләр бихисап һәм ышанам, безнең бердәм коллектив теләсә кайсы проектны, эшне башкарып чыгарга сәләтле. Мин коллективны һәм ветераннарны Социаль хезмәткәрләр көне белән чын күңелемнән котлыйм! Һәркемгә сәламәтлек, сабырлык- лар һәм бәхет телим.
— Әңгәмә өчен рәхмәт. Уңышлар телибез!
Румия Надршина