Без тарихта эзлебез

2016 елның 10 июне, җомга

Без тарихта эзлебез

Без Югары Курса сигезьеллык мәктәбендә дүрт ел укыдык. Өч катлы кирпеч бинаның идән астында да укыйлар иде әле ул вакытта. Әлеге бинаны Курсави дигән кеше салдыруын, Югары Курса авылында татар халкының иҗтимагый фикере тарихында сизелерлек эз калдырган, уннан артык фәнни хезмәт авторы, Г. Ибраһим “Туачак көн йолдызы” дип бәяләгән Габденнасыйр Курсави туганлыгы, биредә бик күп танылган мәгърифәтчеләрнең белем алуы яки укытуы турында безгә бернәрсә дә әйтмәделәр.

Курсави — дин эшлеклесе, дингә каршы аяусыз көрәш барган еллар. Укучыларны ураза тотмыйлармы дип, ашатып карыйлар иде...

Югары Курсадагы әлеге тарихи бина, ни гаҗәп, тарихи һәйкәлләр исемлегенә дә кертелмәгән. Шулай булгач, аны торгызырга дәүләт ярдәме дә бирелмәячәк. Район һәм җирле җитәкчеләр бу мәсьәләне күтәргәләп карадылар каравын. Әмма әлегә моңа тәвәккәлләп алынучы юк. Шушы урында: “Ярый әле якташыбыз Лотфулла Нурислам улы Шәфигуллин кебек кешеләр бар”, – дип куясың.

 – Узган кыш Лотфулла Нурисламович белән Югары Курсада булган идек, – дип сөйләде район башлыгы Илшат Нуриев. – Ул шунда үз фикерен әйтеп китте һәм менә аны тормышка да ашырды.

Бу көнне Югары Курсада Габденнасыйр Курсави истәлегенә мемориаль ачу тантанасы булды. Асфальт юл килгәч авыл икенче сулыш алган кебек. Кешеләренең дә кәефләре әйбәт. Иң күп терлек асраучы авыл бу. Әле менә яңа йортлар салу да планлаштырыла икән. Шушы авылда туып–үскән эшмәкәр Илһам Хисамиев мәһабәт мәчет төзетә. Тарихи бинаны да кертеп тимер койма тотканнар.

Мин бөек кешеләребез чыккан һәр урында тамга булырга тиеш дип саныйм, – диде Лотфулла Шәфигуллин. – Киләчәк буыннар алар турында белергә тиеш. Габденнасыйр Курсави (Габденнасыйр бине Ибраһим бине Ярмөхәммәд бине Иштирә) милләтебезнең бөек шәхесе моңа лаек.

Мемориальдә Г.Курсавиның биографиясе, аның эшен дәвам итүчеләрнең исем–фамилияләре язылган, рәсеме куелган.

Ильяс Фәттахов

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International