Арча районы прокуроры урынбасары, юстиция киңәшчесеБыел “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм ХII гаилә республика фестивале була һәм ул традиция буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үтә. Сайлап алу турлары май–июньдә, ярымфиналы – Татарстан гаиләләре фестивале – 10 сентябрьдә, финалы – “Нечкәбил–2016” – 26 ноябрьдә була. Сайлап алу турлары старт алды инде. Беренчесе 1 июньдә “Казан ярминкәсе” күргәзмә үзәгендә үтте. Безнең Арча районы өчен сайлап алу туры 27–28 июньдә Казанда, “Казан” гаилә үзәгендә була. Анда безнең район белән бергә Әтнә, Балтач, Биектау, Яшел Үзән, Кукмара, Питрәч, Саба, Теләче һәм Казаннан аналар һәм гаиләләре дә катнаша. “Нечкәбил” ана матурлыгы һәм гаилә ХII республика фестивале Татарстан аналарын һәм аларның гаиләләрен сайлап алу турларында катнашырга чакыра. Гаризалар 1 июльгә кадәр кабул ителә. Тулырак мәгълүматны www.nechkebil.ru сайтында яки 8(843) 205–58–09 телефоны аша алырга була. Безнең районда шундый дәрәҗәле бәйгедә көч сынашырлык аналар һәм гаиләләр бик күп. Катнашып, сайлап алу турында гына түгел, хәтта финалында ук җиңеп кайтыгыз әле. Без сезгә ышанабыз.