Шартларны үтәмәгән
29 яшьлек Рәдис Фәйзиев белә торып сәламәтлеккә зыян китергән өчен суд карары белән 2 елга иреген чикләүгә хөкем ителә.
Мондый җәза аерым чикләүләрне күздә тота, аерым алганда, хөкем ителүченең җәза үтүенә күзәтчелек итә торган махсус дәүләт органы белән килештерелмичә конкрет район территориясеннән чыгарга, яшәү урынын үзгәртергә ярамый, шулай ук хөкем ителүче айга 1–4 тапкыр әлеге органга теркәлү өчен килергә бурычлы.
Әлеге шартлар үтәлмәгәндә закон суд карарын үтәүне тәэмин итү өчен өстәмә чикләүләр куллануны күздә тота. Фәйзиевка бу турыда аңлатылган, ул җәзаны иректән мәхрүм итү ихтималы турында кисәтелгән. Әмма ул чикләүләрне бозып торган, үз белдеге белән район территория- сеннән берничә тапкыр читкә чыккан, административ тәртип бозулар ясаган. Яшәү урынында да тискәре характерлана. Аңа карата моңа кадәр дә өстәмә чикләүләр билгеләнгән булган.
Арча район суды җинаять–башкару инспекциясе гаризасын карап, җәзаның үтәлмәгән өлешен (11 ай 4 көн) иректән мәхрүм итүгә алыштырып, Р.Фәйзиевне колония җирлегенә җибәрү турында карар кабул итте.
Радик ХӘБИБУЛЛИН