Клиент һәрвакыт хаклы

2016 елның 15 июне, чәршәмбе

Клиент һәрвакыт хаклы

Районда социаль җыелмадан файдаланырга хокуклы 8426 кеше бар. Алар – Бөек Ватан сугышында, төрле сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар, инвалидлар һ.б. категориядәгеләр бушлай юл транспорты, санаторий, дарулардан файдалана ала. Без төгәл саннар алу максатыннан Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова белән сөйләштек.

– Районда социаль җыелмадан файдаланырга хокуклы 8426 кешенең 5908е бу төр хезмәтләрдән баш тартты, алар акчасын алуны кулайрак күрә, – дип сөйләде Рузия Нурмөхәммәтова. – Социаль җыелма 995 сум 23 тиен тәшкил итә, шуның даруларга каралганы – 766 сум 55 тиен, юлга – 110 сум 9 тиен, санаторий-курортларга – 118 сум 59 тиен.

Табиблар акчага кызыкмаска өнди. Авыру өчен социаль җыелмадан файдалану ул иртәгеге көнгә гарантия, ди алар. Барысы 7827 инвалид. Хәтта алар арасында да акчасын алучылар байтак.

– Бушлай дарудан файдаланырга хокуклылар арасында инсулинга калучылар бар, – дип сөйләде 29нчы дәүләт аптекасы мөдире Зөлфия Яруллина. – Ә инсулинның иң арзаны 1 мең сумлап тора. Социаль җыелманың акчасын алып барган авыру, шулай итеп, финанс яктан кыен хәлдә кала. Мондый хәлләр булып тора.

2016 елның беренче яртыеллыгында 12 млн. сумлык даруга гариза бирелгән, икенче яртыеллыкка 13 млн. сумга якын. Аллага тапшыр-дык, тонналап дару ашыйбыз... Кешенең тормышын саклап калу өчен әһәмиятле булган 7 төрле авыруга каралган дарулар исемлеге аерым. Хәтта районда ясалма бөер, бавыр белән яшәүчеләр бар! Районда бер айга 25ләп кеше гомерне саклап калучы кыйммәтле дарулардан (айга 1 млн. сумга якын) файдалана.

Кан басымы, шикәр чире, бронхиаль-астма, буын чиреннән интегүчеләр бушлай дарулардан күбрәк файдалана. 29нчы дәүләт аптекасына ташламалы даруга килүчеләрнең кайберләре белән сөйләштем. Бер ханым:

– Гомер бакый шушында дару булмас, – дип, дарулар алса да, аптекадан җенләнеп чыгып китте. Махсус кызыксындым, бу ханым ризасызлыгын урынлы белдерәме, әллә бу безнең канга сеңгән зарланумы? Әмма шуны истән чыгармыйк: клиент һәрвакыт хаклы! Аптека мөдире Зөлфия Яруллинада да бу мәсьәлә кызыксыну тудырды.

– Шикәр чире белән авыручы бу ханым 7 июньдә табибта булган, – дигән мәгълүмат бирде ул. – Ник ул шул ук көнне аптекага килмәгән? 7сендә безгә дарулар кайтты. Бүген (10 июнь) ул аптекадан 1 мең сумга якын өч төрле дару алды. Калган 2се шушы ук айның 17ләрендә булачак. Безгә даруга гаризаны район хастаханәсе бирә. Авыруның даруга булган соравын айныкын айга канәгатләндерергә тырышабыз. Препаратлар бер айга икегә бүленеп кайта. Клиентлар белән телефон аша да эшлибез. Менә бүген даруга кергән ханымның телефон номерын язып калдык, препарат кайткач, хәбәр итәчәкбез.

Ә менә кирәкле даруын алган Мәдинә ханым аптекадан риза булып чыгып китте.

Аптекага оныгы белән килгән Сания ханым:

– 12 ел шушы даруда инде мин, – дип көрсенде. – Рәхмәт, дарудан өзмиләр. Сатып ала башласаң, нишләр идең...

Бөерләре авырту Сания ханым 1135 сумлык 4 тартма дару алды. Ул алардан башка тора алмый. Әле аңа тагын 5әр мең сумлык 3 тартма дару кирәк булачак.

Ташламалы дарулардан даими файдаланып торучы Ниязның хәлен беләм.

– Миңа 34 яшь, дип сөйләде ул. – Авариядән соң минем авыртмаган җирем юк. Ярый әле дәүләт аптекасы бар.

Даруны, айныкы айга бетмәсә дә, өсте-өстенә алучылар да бар. Шундыйлардан берәү безгә буын чиреннән мазь калдырып китте.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International