Тагын да көтсәң, сыйфат югала
Ике тонналы тар көпчәкле, “җиңел машина” яңа салынган сенаж өстенә менеп туктады. Чыгып карыйбыз — артта эз дә калмаган, асфальт юлдан үткәнмени.
Иске Кырлайда менә шулай бөтен шартларын китереп салырга тырышалар сенажны. Хуҗалыкның алдынгы механизаторы Данил Рәхимов егәрләгән “К—700” тракторы үзе ун тоннадан артык авырлыкта, аңа дүрт тонналы каток тагылган.
Ферма мөдире, белгечлеге буенча ветеринария табибы Шамил Гыймадиев та шунда. Ильяс Кәлимуллин түгелгән, чәчелгәнне рәтләп тора.
— Дымлылык югарырак булганга, бүген масса кайтаруны туктатып тордылар әле, — ди Ш. Гыймадиев.
Күпьеллык үлән басуында да булдык. Бар техника, механизаторлар шунда, сигнал булуга кузгалырга әзерләр. Дымлылыкны даими тикшереп торалар, ә ул көне белән түгел, сәгате белән үзгәрә.
— Азык әзерләүгә сабантуйлар алдыннан ук керешергә киңәш иткән идек, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Аннан соң да күпме вакыт үтте, кайбер җитәкчеләр һаман да үлән бераз үссен инде, дип сөйләнеп йөри. Озакка сузган саен сыйфат югала, икенче каты үсү тоткарлана.
14 июньгә алынган мәгълүматларга караганда, 25868 гектардагы күпьеллык үләннәрнең 8998 гектары урылган. Барысы 2194 тонна печән әзерләнде. “Ватан”, “Курса МТСы”, “Игенче”, “Татарстан” ширкәтләре елдагыча печән әзерләү белән җитди шөгыльләнәләр.
Барысы 4733 тонна сенаж салынды. Шуның 1048 тоннасы “Игенче” ширкәтен дә. Бу хуҗалык- та, “Кырлай” ширкәтендәге кебек, технологиягә зур игътибар бирелә.
— Әлегә безгә тикшерү өчен азыкны “Игенче”, “Татарстан” ширкәтләре генә китерде, — ди район ветеринария лабораториясе җитәкчесе Рәкыйп Йосыпов. — Азык әзерләү чорында тикшерү бушлай. Әмма китергәннәрен көтеп утырып булмый, үзебез барып алабыз, менә бүген “Курса МТСы” ширкәтенә чыгып киттеләр.
“Северный” ширкәте, Айдар Сабировның гаилә фермасы төргән сенаж әзерләүгә керештеләр.
Авыл хуҗалыгында бүген тагын бер мөһим проб- леманың берсе — корткычларга каршы көрәш. Умартачылар шалтырата: урманнарда юкә яфрагын корт ашап бетерде, быел юкә балы булмаячак. Чыннан да, күзләрне ныклап ачып карасаң, бар дөнья корттан, беттән, тагын әллә нәрсәләрдән мыжгып тора кебек. Көрәшмәсәң, барын да ашап бетерәчәкләр.
— Бүгенге көндә һәр хуҗалыкта сиптергечләр эшли, — ди Россия авыл хуҗалыгы үзәге баш агрономы Әхмәт Хәкимҗанов. — Корткычлар гына түгел, төрле авырулар, чүп үләннәргә каршы көрәш чаралары үткәрелә. Рапска кәбестә көя күбәләге зур зыян китерергә мөмкин.
Берүк вакытта сиптергечләр белән яфрактан тукландыру кулланыла. “Северный”, “Ватан”, “Татарстан”, “Игенче”, “Кырлай” ширкәтләрендә күп күләмдә эш башкарылган.
Россия авыл хуҗалыгы үзәгенең Татарстан Республикасы буенча филиалы авыл хуҗалыгы культураларын саклауның биологик чараларын актив кулланган өчен “Ватан”, “Северный” ширкәтләре җитәкчеләре Мансур Әхмәтовны, Рөстәм Хәйруллинны, “Северный” ширкәте механизаторы Равил Габдрахмановны, агроном Таһир Әхмәтҗановны, Россия авыл хуҗалыгы үзәге филиалы баш агрономы Әхмәт Хәкимҗановны Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр белән бүләкләде.
Ильяс Фәттахов