Ана капиталы алдылар
8 июльдә Россиядә гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелде. Бу көнне безнең районда да тантаналы чаралар узды.
Шундый чараларның берсе — район ЗАГС бүлегендә 5 гаиләгә ана капиталы сертификатын тапшыру булды. Чарада Арча һәм Әтнә районнары буенча пенсия фонды идарәсе җитәкчесе Рузия Нурмөхәммәтова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәридә Бәхтиярова катнашты. Үзенең чыгышында Рузия Нурмөхәммәтова ана капиталын кулланудагы төп юнәлешләр, капиталны нинди максатларда куллануны күрсәтте, электрон рәвештә гариза бирү өчен шәхси кабинет ачу мөмкинлеге, шулай ук сертификат хуҗасының җыелма пенсиясенә күчерү юллары турында сөйләде. Шулай ук 1 июльдән бер тапкыр бирелә торган 25000 сумга гаризалар кабул ителә башлавы, шулай ук инвалид балаларны дәвалауга да кулланып булуы турында әйтте.
Ана капиталына сертификат алучылар арасында иң яше Айван авылыннан Рамилә Зарипова, иң өлкәне Сикертәннән 33 яшьлек Рәйхана Хөсәенова.
Сертификат һәм бүләк тапшырганда Рузия Нурмөхәммәтова безнең районда баланың һәрьяктан камил булып үсүе һәм бәхетле балачагы өчен барлык шартлар тудырылганлыгын әйтеп үтте.
Розалия Сафина