Юлга чыксаң аек бул

2016 елның 15 июле, җомга

Юлга чыксаң аек бул
10 июльдә төнге сәгать 12 тулып 5 минутта Күпербаш юлында караңгыда, өстәвенә кызу тизлек белән Күпербашка таба төшеп килгән “Лада Гранта” машинасы юлдан барган җәяүлене бәрдерә.
Нәтиҗәдә, алган тән җәрәхәтләреннән җәяүле шунда ук үлә. Анда караңгыда яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган.
Июль аенда яктылыкны кире кайтаргыч элементлар булмаган 4 кешегә беркетмә төзелде һәм 500 сум штраф салынды. 
Россия Федерациясе хөкүмәте карары белән, шәһәрдән читтәге юлларда тәүлекнең караңгы вакытында җәяүлеләрне күрүне арттыру максатында 2015 елның 1 июленнән юл хәрәкәте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелгән иде. Анда торак пунктлардан читтә тәүлекнең караңгы вакытында яки күрүчәнлек начар булган урыннарда юл кырыеннан барганда, юл аркылып чыкканда җәяүлеләр үзләре белән яктылык кайтаручы элементлар йөртергә тиеш, диелгән. Бу җәяүлеләрнең үзләренең куркынычсызлыгын тәэмин итү өчен кирәк. Чөнки иң күп юл–транспорт һәлакәте, гадәттә, караңгы вакытта була. 
Фәнни тикшерүләр күрсәткәнчә, яктылык кайтаргычлар куллану җәяүлене бәрдерү куркынычын 6,5 тапкырга киметә.Шулар ярдәмендә транспорт белән идарә итүче җәяүлене ерактан ук күреп ала һәм саклык чарасы күрә. Кичләрен юлларда йөрүчеләргә моны истә тотарга һәм яктылык кайтаргычлар алырга кирәк. Алар Арча кибетләрендә бар.
Июль аенда юлларда ике тапкыр рейд үткәрелгән һәм 12 көндә генә дә 297 юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу очрак- лары теркәлгән. Шуларның 22се вак, ягъни кешеләргә зыян килмәгән юл һәлакәтләре. Ә дүртесендә кешеләр тән җәрәхәтләре алган. Берсен алда әйтеп үттек. Икесе мотоцикл белән идарә итүчеләр тарафыннан килеп чыккан. 10 июльдә Казанбашта мотоцикл белән идарә итүче танык- лыгы да булмаган килеш юлга чыккан, кызу тизлек белән барып, идарәне югалткан. Нәтиҗәдә, үзе дә, пассажиры да тән җәрәхәтләре алган. 
Яңасала юлында да кызу тизлек белән барган мотоциклчы идарәне югалта һәм әйләнә. Йөртүчесенең мотоцикл белән идарә итү таныклыгы да, мотоциклның хәтта номеры да булмый. Үзе тән җәрәхәтләре ала.
Тагын бер һәлакәт исерек шофер тарафыннан эшләнә. Иске Чүриледәге АЗСка кергәндә ул машинасы белән баганага килеп бәрелә. 
Июль башыннан исерек килеш руль артына утырган 4 кеше тоткарлана. Берсе Кызыльярдан. Бер тапкыр танык- лыгын алдырган булган, яңадан юлга чыккан. Хәзер аңа 250–300 мең сум штраф салына, яисә ирегеннән мәхрүм ителә, яисә мәҗбүри эшкә җибәрелә. Анысын суд хәл итә. 
139 кешегә тизлекне арттырган, 50се куркынычсызлык кае- шын такмаган, 5се тиешсез урында узарга чыккан, 3 кешегә балаларын махсус җайланмасыз йөрткән өчен беркетмә төзелә.
Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International