Балыкчылар иртә уяна

2016 елның 15 июле, җомга

Балыкчылар иртә уяна
Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Зиннур Сәгыйтовка рәхмәт — кышын да, җәен дә балыкчылар өчен бәйрәм ясый, очраштырып, ярыш үткәреп күңелләрен күреп тора.
— Мин үзем балыкка йөрер- гә бик яратам, — ди һәммәбезгә таныш спортчы, хөкемдар, ветеран педагог Ленар Заһидуллин. — Мондый ярышларны оештыручыларга зур рәхмәт, безнең өчен менә дигән кызыксындыру чарасы да. Оныгым Зөлфәткә 6 яшь тула. Өч ел инде ул иң яшь балыкчы буларак приз ала. 
Зөлфәтне балыклар да үз итә икән. “Бервакыт җыелышып балыкка бардык, — дип сөйли бабасы. — Барыбыз да тәҗрибәле балык- чылар инде без. Зөлфәткә дә кармак бирдек. Берзаман иң зур балык эләкмәсенме үзенә!”
Арча педагогика көллия- тенең иң абруйлы физкультура укытучыларының берсе Ягъфәр ага Шәмиев тә мондый ярышлардан читтә калмый. Сигезенче дистәне тутырып килүче ветеран үз машинасы белән Камага, Мишәгә балыкка йөри. Саф һавада булу, фикердәшләр белән очрашу — үзе менә дигән ял!
Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйм- мәт дигәндәй, бәйгедә катнашучылар һәммәсе дә канәгать иде. Җиңүчеләр дә билгеләнде. Арчадан Ингел Шакиров — беренче, Рөстәм Шәмсетдинов — икенче, Роберт Садыйков — өченче урында. Иң яшь балыкчы Зөлфәт Заһидуллин, иң өлкән балыкчы Ягъфәр Шәмиев, хатын–кыз балык- чы Алия Гафарова махсус призлар алдылар. Һәр катнашучы истәлекле бүләкләр алып китте. 
Балык темасына кереп киткәч белгеч фикерен дә тыңлап карыйк.
— Балык туклану өчен дә кыйммәтле продукт булып исәпләнә, — ди “Россельхознадзор”ның Татарстан Рес- публикасы буенча идарәсе дәүләт инспекторы Рим Фәйз- рахманов. — Балык итендә аксым, майлар, витаминнар, минераль матдәләр бар. — Әмма әзерли белмәгәндә кеше суалчаннар белән зарарланырга мөмкин. Шуңа күрә профилактик чараларны төгәл үтәргә кирәк. Балыкны чи килеш куллану тыела. Мондый хәлдә песи, этләргә дә ашатмагыз. Тиешсез урыннарда балык сатып алмагыз. Сатучыларда ветеринария документы булырга тиеш.
Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International