Мәчеттә–фестиваль

2016 елның 15 июле, җомга

Мәчеттә–фестиваль
Апаз авылы мәчете имам–хатыйбы Наил Мөхәммәтҗанов шимбә көн буласы балалар фестиваленә чакырды.
— Авылның 18 баласы узган кыш, яз мәчеткә укырга йөрде, — дип сөйләде ул. — Россия ислам университеты белән элемтә урнаштырдык, студентлар кайтып 1 майга кадәр укыттылар, өч укытучы иде. Үзем дә шунда укыдым, мин бу вазифада яңа кеше әле.
Беренче майда йомгаклау бәйрәме ясыйлар, бүләкләр өләшәләр. “Шушы балаларны Казанга алып барасы, шәһәрне күрсәтәсе килә дип район башлыгы Илшат Габделфәртовичка мөрәҗәгать иттем, — ди Наил хәзрәт. — Ул булышам, диде һәм сүзендә торды. Менә бу фестивальне уздыруга да ярдәме тиде, зур рәхмәт аңа!”
Изге ниятле кешеләргә гел әйбәт кешеләр очрап тора. “Арча АТПсы” акционерлык җәмгыяте җитәкчесе Рүзәл Гәрәев автобус бирә. Имам–хатыйб, дүрт ата–ана озатуында балалар Казанга юл тота. Ислам университетында аларны инде көтеп торалар, хәләл ризыклар ашаталар, Әниләр мәчетендә бергәләп намаз укыйлар. Шуннан зоопаркка алып китәләр. Аннан метрога төшәләр, җәяүләп Кол Шәриф мәчетенә баралар, Бауман урамы буйлап йөриләр, кино карап чыгалар. Университетка кайтып дога, намаз укыйлар. Казаннан кайтырга чыкканда кичке сәгать 7 була инде. Гомергә онытылмаслык нинди тәэсирләр алып кайта балалар!
1 июльдән 10 июльгә кадәр мәчет каршында җәйге лагерь эшли. Авылның үз балалары янына кунакка кайткан яшьтәшләре дә кушыла. “Ватан” ширкәте (җитәкчесе Мансур Әхмәтов) балаларны көнгә өч тапкыр бушлай ашата. “Лагерьның биш көне уразага туры килде, — ди Наил хәзрәт. — Без моны махсус шулай эшләдек. Балалар авыз ачканчы мәчеттә булдылар”. Гает көнне балаларга бүләк өләшәләр.
Наил хәзрәтнең рәхмәт әйтер кешеләре күп. “Аш пешерүчеләргә, ашханә мөдире Фирдиләгә, киңәшчем Гөлсинәгә, Сәриягә, Россия ислам университеты җитәкчесе Әхмәт хәзрәткә, укытучылар Рафаэль, Радмир, Ринатка зур рәхмәт! Авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйковка аерым рәхмәт, бик килешеп, аңлашып эшлибез”. 
Авыл җирлеге башлыгы Ринат Садыйков фестивальгә дә килгән иде.
— Укулар башка мәчетләрдә дә оештырылды, — ди ул. — Балалар бик теләп йөри.
Ә фестивальгә килсәк, бик кызыклы, мавыктыргыч итеп оештырылган иде ул. Апаз һәм Хәсәншәех балалары дини белемнәрне ничек үзләштерүләрен күрсәттеләр, төрле уеннарда ярыштылар. Хөкемдарлар — ислам университеты студентлары иде.
Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International