Мөнәвәрә апа икенче гасырга аяк басты
Шөкер, ул районыбызда икенче гасыр бусагасын атлап керүче бишенче әби инде.
Бүгенге көндә Мөнәвәрә Мөхәммәтҗанова кызы Рәдифә белән Арчада, сугыш ветераннарының тол хатыннарына биргән фатирда гомер кичерә. Бу бәхеткә тиенгәнче авырлык- ларны күрергә туры килгән дә соң үзенә!
Әти-әни назыннан мәхрүм булып үсә ул. Әнисе үлгәндә 11 айлык кына булып кала. 6 бала белән тол калган әтисе үги әни алып кайта. Ләкин бер бәхетсез, гел бәхетсез, дигәндәй, иң өлкәненә 13, Мөнәвәрә апага 2 яшь чакта әтиләре дә үлеп китә. Шуннан балалар кайсы-кая таралышырга мәҗбүр була: өлкәннәр интернат-йортларга китә, ә Мөнәвәрә апаны Сөрдедә бер гаилә тәрбиягә ала. Тик еллар узгач, һәммәсе булмаса да, туганнары белән табыша Мөнәвәрә апа. Бер апасы чакыргач инде балигъ булган балалары белән Таҗикстанга китеп урнаша. Һәм алар утыз елдан артык шунда яшәп кайта.
Мөнәвәрә апаны тәрбиягә алган гаиләнең язмышы да гыйбрәтле була: 14 баланы дөньяга китергән гаиләдә бары берсе генә үсә, калганнар өч яшькә кадәр дә җитми үлә бара. Шул исән калганы да сугыш кырында ятып кала. Тик монда да Мөнәвәрә апаны җиңел тормыш көтмәгән. Аңа 9 яшь чакта үги әтисе дә дөнья куя. “Әни радикулит белән авырый иде, әти үлеп киткәч авыртуы тагын да көчәйде. Шуңа, әле ныгып та җитмәгән, кечкенә килеш бар эшне эшләргә өйрәндем”, — дип искә төшерә әбекәй. 1933 елда колхозга кергәннәрен дә хәтерли ул. Шул елларда ат җигә башлаган инде. Кыз бала мин дип тормаган, атны да иярләгән. Урман кисү, юлда эшләүләре дә калмаган... Юлда эшләгән дигәннән, ул хезмәтнең авырлыгын 39нчы елда туган Рәдифә апа да яхшы хәтерли әле. Колхоз хезмәтендә вакыты булмаган әнисе урынына (синең колхозда тир түгүеңдә хөкүмәтнең эше юк, юлда да син атнага якын көнеңне эшләргә тиеш) Рәдифә апа бара торган булган.
Тырыш кыз Мөнәвәрәне беркөнне тракторчылыкка укырга җибәрәләр. Бара ул һәм яхшы гына укып та кайта. Менә шул тракторы таныштыра да инде аны Мирҗәм егете Сәйфулла Мөхәммәтҗанов белән. Бала тугач, икебез дә монда эшли алмыйбыз, дип Мөнәвәрә апа тракторны калдырырга мәҗбүр була. Их, шул сугыш афәте чыкмаган булса. Парлы булып яшисе дә яшисе иде бит...
Сәйфулла абыйның “Сугышка керәбез”, — дип язган бары бер хаты килеп кала. Икенчесе аның яу кырында хәбәрсез югалуы турында. И, язмыш... Сәйфулласының сугышка киткәндә, “Сыерны бетермә, Мөнәвәрә, балалар сыек сөтен булса да эчәр”, — дигән сүзләре аңа бик авыр чакларда да көч өстәп җибәрә. Алты чакрымлы урманнан печән, ягарга ботак ташыганда, бүреләр белән күзгә-күз очрашканда да. Бервакыт ат саклаганда (озак еллар ат караучы булып эшли ул) 6 бүре күтәрәмгә калган атка ябыша. Ул чакларда йөрәгендә ниләр кайнагандыр?! “Төн уртасында урманда ботак җыеп йөрүче мин идем инде. Иртән кеше белән эшкә китәр өчен төнлә барыр идем”, — дип искә төшерә. Таң атканда “уфалла”сын тартып үрне менгәндә башын күтәреп караса, ике-өч метр гына алда ике бүре утыра! “Балтамны алдым да, тәртә арасына кереп утырдым. Алланың рәхмәте, елларга тиң минутлар миңа төбәлеп утыргач, үз юлларына киттеләр тагын. Ә бервакыт кыш салам эскерте яннарын көрәгәндә эскерт астыннан бер бүре чыкты, — дип үткәннәрен сөйли. — Эшләп кеше үлми икән, менә мин моңа мисал, шушы яшемә кадәр яшәдем бит. Басуда эшләгәндә кеше ял иткәндә дә, шомырт җыя торган идем. Аны Рәдифә кызым күршедәге мари авылына тегермәнгә алып барып онга алмаштыра. Эштән кайтканда да урман аша печән җыеп кайтам. Бервакыт Нәкыйп Сафинның әтисе Сафа абзый капка төбендә тора икән. Килеп җиткәч, “Мөнәвәрә, синмени бу, мин эскерт килә дип торам. Ул эшләгәннәр ерак китмәгәндер, гел эчем авыртты. Хастахандә дә яттым, бер дә җиңеллек күренмәгәч, Дүшәнбедә яшәүче апам гел чакырып хат яза иде, аптырап, тәвәккәлләп чыгып киттек. Инде балалар да үсеп беткән иде. Монда хәерчелек, салам түбәле өй авылда бер бездә калды. Рәдифәмә рәхмәт, гомере буе минем белән булды. Аннан күргән игелекләр... Мин әти-әниемнең гомерен дә яшимдер, дим”. Бәхет дими ни дисең. Рәдифә апаның Таҗикстанда тапкан насыйп яры шунда эшкә киткән Иске Кенәр егете булып чыга. Туган якларга алар 34 елдан соң гына әйләнеп кайта.
Бүгенге тормышларына сөенеп туя алмый ана белән кыз, җәннәткә тиң тормыш нигъмәтләренә куанып көн итүләре. Шөкер, колагының ишетүе чамалырак булса да, күзе дөнья яктысын күрә, аяклары кирәк җиренә алып бара, зиһене дә менә дигән Мөнәвәрә апаның.
Өч баласы, 8 оныгы, оныкчык- лары гына да утызга якын җыела әбекәйнең. Туганнары, балалары өчен кайтып сыенырга газиз кешеләре бар. Аның җан җылысы һәммәсенә җитә. Бәхет өчен тагын ни кирәк?!
Розалия Зиннәтова