Хат ташучы – арадашчы да
Кесә телефоны, компьютер, интернет тормышыбызны тулысынча диярлек биләп алуга карамастан, почта хезмәтен дә кире какмыйбыз әле.
Хатын да язабыз, котлау открыткаларын да юллыйбыз, иң мөһиме, газета–журналларны яратып алдырабыз. Интернет үз урынына булса, кулга газета яки журнал тотып укуга җитми. Ә аларга вакытында яздыру, өйләребезгә тарату – почта хезмәткәрләре эше.
Хәзер машина заманы, дибез, утырабыз да чабабыз. Әмма бу хат ташучыларга кагылмый. Алар нәкъ элеккечә сумка асып өйдән өйгә, авылдан авылга йөри. Бер ягы гына үзгәрде, сумкалар бераз юкарды. Искиткеч авыр, мәшәкатьле, шул ук вакытта мактау- лы аларның хезмәте. Хат ташучы ул газета–журнал өләшүче генә түгел, ә авыл, бигрәк тә өлкәннәр өчен, чын мәгънәсендә элемтә чарасы да. Алай гына да түгел, кайберләренә арадашчы, киңәшче, ярдәмче, сердәшче.
Почта хезмәткәрләре һөнәри бәйрәмнәрен елдагыча зурлап билгеләп үттеләр. Изге Болгар җиренә сәяхәткә китүчеләр дә булды, калганнары табигатькә чыкты, Яңа Кырлайда су буена җыелды.
– Тормыш белән бергә атлыйбыз, безнең эштә дә яңалык бик күп. Сафларыбыз да яшьләр белән тулылана. Шул ук вакытта үрнәк алырлык өлкәннәребез дә бар. Киләчәктә дә шулай дус, тату, бербөтен коллектив булып, яңалыкка омтылып, кешеләргә ихтирам күрсәтеп хезмәт итсәгез иде, – диде Арча районара почтамты җитәкчесе Ирек Фәйзрахманов.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан хезмәт алдынгыларына бүләкләр дә зурдан иде. “Россия почтасы”ның рәхмәт хаты белән Өчиледән тәҗрибәле хат ташучы Зөлфия Минһаҗиева, “Россия почтасы” филиалы (“Татарстан поч- тасы”) рәхмәт хаты белән Мөндештән Гөлсинә Гыйбадуллина, Үрнәктән Раилә Николаева, Яңасаладан Фәния Хаҗиәхмәтова, машина йөртүчеләр Руслан Сабиров, Радик Хәсәнҗанов, “Россия почтасы” филиалы (“Татарстан поч- тасы”) мактау грамотасы белән Урта Курсадан Резеда Зарипова, Россия элемтә министрының Мактау грамотасы белән Шушмабаштан Дилбәр Шәмсетдинова бүләкләнде.
Бәйрәмнең тантаналы өлешендә газетабызның баш мөхәррире Исрафил Насыйбуллин да катнашты.
– Почта хезмәте – иң борынгы хезмәтләрнең берсе. Башта күгәрчен очырганнар, атлар белән йөргәннәр. Хәзер электрон почта, Интернет көндәлек тормышыбызга керде. Әмма вакытлы матбугат та әһәмиятен югалтмый. Газета–журналларга яздыру җиңел эш түгел. Газетабызны никадәр кызыклы итеп чыгарырга тырышсак та, кеше беренче булып кесәсенең калынлыгына карый. Бәяләр бик нык артты. Кызганыч, без аңа тәэсир итә алмыйбыз. Тырышасыз, беләбез. Киләчәктә дә шулай бер–беребез белән аңлашып эшләргә язсын, – диде ул һәм район газетасын яздыруга зур өлеш керткән почта хезмәткәрләренә бүләкләр тапшырды.
Гөлсинә Зәкиева