Урак өсте җитә
Җиргә бәрәкәт иңдереп алтынга тиң яңгырлар явып үтте. Җәйге яңгырның бездә артыгы юк, һәр нәрсә өчен шифалы ул.
Әле сабан ашлык- ларның бөртекләре тую чорында. Бәрәңге чәчәктә, бүлбеләре ишле, уңышы мул булыр. Кукуруз, күпьеллык үләннәрнең икенче каты күзгә күренеп күтәрелә.
Арыш басуларына күз салсак, уракка төшәр көннәр якынлашуын күрәбез. 13–14 июль көннәрендә комбайн- нарны кабул иткәндә дә сүз шул турыда барды.
— Быел ашлык бик кадерле, әрәм–шәрәм итәргә ярамый, — диде район башлыгы Илшат Нуриев “Татарстан” ширкәте механизаторлары белән әңгәмә вакытында. — Комбайн- нардан ашлык коелып йөрергә тиеш түгел, машиналарны да әйбәтләп карап чыгарга кирәк.
Район җитәкчесе урып–җыю чорында түләү, кызыксындыру чаралары турында да сорашты. Узган елгы уракта 100 мең сумнан артык акча эшләүче комбайнчылар да булган. Быел да дәртләнеп эшләрлек. Мәсәлән, “Акрос” комбайнында 5 мең центнер ашлык суктырган өчен, төп түләүләрдән тыш, 2 мең сум премия. Аннан соңгы һәр 1 мең центнер өчен тагын 2шәр мең сум. Караңгы вакытта эшләгән өчен түләү 30 процентка арта.
Тагын комбайнның “яше”, бер үк комбайнда эшләгән еллар өчен өстәмә түләүләр бар. Суктырылган һәр тонна ашлык өчен бушка 4 килограмм икмәк бирелә.
Комбайнчыларга кабул итү вакытында әзерлеккә карап урын бирелде, җиңүчеләр шулай ук премия ала. “Арча” ширкәтендә Ренат Вәлиев комбайнын шундый итеп әзерләгән — контроль сугу вакытында бер бөртек ашлык коелмады, аңа беренче урын бирелде. Башка комбайнчылар да урып–җыюга әйбәт әзерләнгән.
— “Акчишмә” хуҗалыгының да әзерлеге ошады, — ди район авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәсе җитәкчесе Айдар Габбасов. — Ындыр табак- лары, киптергечләр, комбайннар тулы әзерлектә.
Менә шулай башка эшләргә урак өсте дә ялганып китәчәк. Бу көннәрдә азык әзерләү тулы көчкә дәвам итә. 14 июльгә район буенча бер шартлы терлеккә 14 центнер азык берәмлеге әзерләнде. Иң күп азык “Курса МТСы”нда — 25 центнер. Иң азы “Арча” ширкәтендә - 5 центнердан артык кына.
Ильяс Фәттахов