Җир файда китерсен
Соңгы елларда күп кенә фермерлар, җир хуҗалары, арендаторлар финанс кыенлыкларын сылтау итеп, авыл хуҗалыгы продукциясе алу максатында бирелгән җир участокларын эшкәртмиләр яки өлешчә генә эшкәртә башладылар.
Республиканың кайбер районнарында 2-3 мең гектардан артык эшкәртелмичә яткан авыл хуҗалыгы җирләре барлыгы ачыкланды. Мондый җирләр бигрәк тә шәһәр тирәсендәге һәм нефть чыгарылучы районнарда күп. Алар арасында вак фермер хуҗалыклары да, шәхси эшмәкәрләр дә, эре инвесторлар да бар. Нәтиҗәдә җир ташландык хәлдә, чүп үләннәре, агач, куаклар басып киткән.
Ил хөкүмәте тарафыннан авыл хуҗалыгы җирләрен файдаланмау яки тиешле максатларда файдаланмауның билгеләрен күрсәтүче карар кабул ителде. Болар эченә түбәндәгеләр керә: сөрүлек җирләрендә җир эшкәртү, чәчү, уңыш алу буенча эшләр алып барылмый; вак агачлар, куаклар участокның 15 проценттан артыгын каплаган, үләннәр чабылмый, күпьеллык үлән басуларының 30 проценттан артыгын чүп үләннәре били, көтүлек җирләрендә көтүләр йөртелми.
Югарыда күрсәтелгән билгеләргә таяньп, “Россельхознадзор”ның Татарстан идарәсенә мондый категориягә кергән җирләрне ачыклау, хуҗаларын административ җаваплылыкка тарту бурычы куелды. Милекнең нинди төрдә булуына карамастан, авыл хуҗалыгы җирләре категориясенә кергән участоклар үз максатларында файдаланылмаса, административ җаваплылык каралган. 2014 елдан бу төр хокук бозулар буенча штраф күләме тагын да артты. Хәзер ул җир участогының кадастр бәясеннән чыгып исәпләнелә.
Гражданнарга штраф күләме җир участогының кадастр бәясенең 0,3-0,5 проценты (әмма 3 мең сумнан да ким түгел), вазифаи затларга кадастр бәясенең 0,5-1,5 проценты (әмма 50 мең сумнан да ким түгел), оешмаларга кадастр бәясенең 2-10 проценты (әмма 200 мең сумнан да ким түгел).
Җир участокларының кадастр бәясе артып торуы җир хуҗаларына кулланылмый торган авыл хуҗалыгы җирләрен сак- лауның мәгънәсе бармы соң, дигән сорау тудыра. Бу очракта җир файда түгел, зыян гына китерәчәк.
Арча районында да җирләрне тиешенчә файдаланмаучылар бар. Хәзерге вакытта шуларны ачыклау буенча эш алып барабыз.
Рафис Низамиев
“Россельхознадзор”ның җир күзәтчелеге буенча дәүләт инспекторы