Җирнең кадастр бәясе

2016 елның 29 июле, җомга

Җирнең кадастр бәясе

Билгеле булганча, 2016 елның беренче гыйнварыннан җир салымы участокның кадастр бәясеннән чыгып исәпләнә башлады.

“Россельхознадзор”ның Татарстан буенча идарәсе белгече Рафис Низамиев белән шул хакта сөйләштек.

— Гражданнар, авыл хуҗалыгы оешмалары, җир участоклары хуҗалары үз җирләренең кадастр бәясен ничек белә ала?

— Бүгенге көндә бу бик гади һәм матди чыгымнар сорамый торган эш. Моның өчен Интернет һәм кызыксындырган җир участогының кадастр номеры гына кирәк. Кадастр номерын җир участогының кадастр паспортыннан яки җиргә хуҗа булу таныклыгыннан табып була. Беренче эш итеп Интернетта “Росреестрның” кадастр картасы битенә керергә кирәк (Публичная кадастровая карта). Аннан соң кадастр номеры, адрес, координатлар битенә кызыксындырган җир участогының кадастр номерын кертергә һәм эзләргә кирәк. Килеп чыккан биттә әлеге җир участогы турында күп кенә мәгълүмат, шул исәптән кадастр бәясен дә белә аласыз.

— Җирнең кадастр бәясе нәрсәгә карап үзгәрә?

— Җиргә нинди кулланылышта файдалану өчен рөхсәт бирелүенә, кайда урнашуына карап төрле бәя куела. Шәһәр яны җирләре, төрле оешмалар, офислар астындагы җирләр, файдалы казылмалар булган җирләр авыл хуҗалыгы карамагындагы җирләрдән күпкә кыйммәтрәк йөри.

— Җир участогыңның кадастр бәясе белән килешмәсәң нишләргә?

— Бүгенге көндә кулланылыштагы закон нигезендә җир участоклары хуҗалары кадастр бәясе белән килешмәсә, алты ай эчендә дәгъва белдерә алалар. Ләкин күп очракта җир хуҗалары участокның яңа бәясен салым оешмаларыннан түләү кәгазе килгәч кенә беләләр һәм шуның белән законда каралган дәгъва срогын югалталар. Җирнең кадастр бәясеннән чыгып салым, аренда бәяләренең суммалары исәпләнә. Җир өчен яңа бәя кую закон нигезендә өч елдан да иртә, биш елдан да соңга калмыйча башкарылырга тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International