Өебезнең нуры син

2016 елның 29 июле, җомга

Өебезнең нуры син

Сөрдедә яшәүче Насия Мөхәммәтгалиева 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны котларга район башлыгы урынбасары Любовь Осина килде. Ул юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын һәм бүләкләр тапшырды.

Нинди генә авырлык- лар күрмәгән дә, нәрсәләр генә башыннан кичермәгән өлкән апаларыбыз. Әмма бүген ник бер зарлану сүзе чыксын үзләреннән. Тормыштан канәгать алар, бар булганга сөенеп яшиләр. Шушы көннәрдә 90 яшен тутырган Сөрде авылында яшәүче Насия Мөхәммәтгалиева да шундыйлардан. Сугыш елларының бөтен ачысын татырга туры килә тыл ветеранына.

Балачагы турында матур хатирәләр генә сакланып калган Насия апа күңелендә. Әти–әниләре бик тырыш кешеләр булганга, ишле гаилә артык авырлык кичерми. Балалар да кечкенәдән хезмәт сөеп үсә. Насия 13 яшеннән басуга учма бәйләргә чыга. 1940нчы елны 7 сыйныф тәмамлый. Аннан Казан–Бөгелмә юлын төзергә җибәрәләр. Сугыш кызның яшьлек хыялларын җимерә дә ташлый.

– Бу хәбәрне мин тимер юлда эшләгән вакытта ишеттем. Сөт сатып йөрүче бер хатын безнең янга килде дә сугыш башлануы турында әйтте, – дип исенә төшерә Насия апа.

Хәер, кичәгене бик хәтерләмәсәләр дә, сугыш еллары турында бүген булгандай бәйнә–бәйнә сөйләп бирә ала өлкәннәр. Тәмам үзәкләренә үткән аларның бу чор.

– Сугыш башлану белән ике абыем да сугышка китте. Ә мине Апаска окоп казырга җибәрделәр. Кайткач, Шәмәрдән якларында урман кисәргә алдылар. Кырпак кар яуганда киткән идек, язгы ташуга кадәр урманнан Курса станциясенә агач чыгардык. Аннан Свердловскида торф чыгаруда эшләдем. Җиде ел гомерем шунда үтте. Авыр эш, ачлык, ялангачлык белән яшьлегем үткәнне сизми дә калдым, – ди тыл ветераны. – Җиңү турында да торфта эшләгәндә ишеттем. Җыелыш ясап, сугышның тәмамлануы турында әйттеләр.

1950 нче елда авылдашы Муллавәли Мөхәммәтгалиевка кияүгә чыга ул.

– Ул авылның бер очында, мин икенчесендә яшим. Күрәсең, күзгә чалынмаган инде. Балачакта кызыксынмаганмындадыр. Муллавәли сугыштан кайткач таныштык. Өйләнешеп тә куйдык. Тормышым бик әйбәт булды. Ирем белән дә тату гомер иттек. Мин гомер буе колхозда төрле эштә йөрдем. 40 еллык стажым бар. Муллавәли 10 ел амбарда, аннан 30 ел бригадир булып эшләде. Үз тырышлыгыбыз белән йорт җиткезеп чыктык. 4 кыз, бер малай тәрбияләп үстердек. 2010 елда олы кызым каты авырудан соң вафат булды. Бала кайгысы бик ачы икән. Берәүгә дә күрергә язмасын, – ди Насия апа. – Аңа кадәр 59 ел яшәгән иремне җирләгән идем. Бер–бер артлы ике зур югалту булды.

Тик Насия Мөхәммәтгалиева ялгыз түгел. Казанда яшәүче кызлары Фәния, Зөлфия, Түбән Камадан улы Хәмзә еш була авылда, кияүләре, килене дә бик якын итә үзен. Ә Мәскәүдә яшәгән кызы Фәгыйлә пенсиягә чыккач кияве Рафикъ белән махсус әнисен карарга дип авылга кайткан. 10 оныгы, 11 оныкчыгы гына бар Насия апаның. Баланың баласы балдан татлы, ди. Шулар өчен сөенеп яши хәзер ак әби.

– Мин гаиләдә иң төпчек кыз. Әни 43 яшендә генә тапкан. Иркәрәк тә булганмын, – ди Зөлфия. – Әти безнең корырак иде. Ә әни, киресенчә, йомшак кеше. Ул безне бөтен эшкә өйрәтте. Безнең якта шәл бәйләү бар. Шул һөнәрне дә үзләштердек. Үзе әле дә бәйли. Дөрес, шәл түгел, йон оекбашлар. Быел кыш 19 пар бәйләдем, ди.

Насия апа барына да өлгерә. Гәҗитләр, китап- лар да укый, намазын да калдырмый, урамга чыгып, бер–ике йорт аркылы гына торган кодагыйларның хәлен белеп килергә дә җитешә, бакчаларны да барлап керә.

– Шулай үз–үзен йөртә алуына, тормыштан тәм табып яшәвенә куанабыз, – диләр балалары. – Әниебез яшәгән төп нигез безнең өчен изге җир, туганнар белән очрашу урыны. Әнинең юбилеенда да барыбыз бергә 43 кеше җыелабыз. Өебезнең нуры булып, безне сөендереп яшәсен дә яшәсен әле.

Гөлсинә ЗиННӘТОва

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International